Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Казанда Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" фестиваль-конкурсы узды

Казанда Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” татар җыры һәм музыка уен коралларының X төбәкара ачык фестиваль-конкурсы булып узды. 

Күптән түгел Казанда Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” татар җыры һәм музыка уен коралларының X төбәкара ачык фестиваль-конкурсы булып узды. 
Әлеге чара “Казан утлары” журналының күптәнге дусты – Казан шәһәре Киров районының 4 нче татар гимназиясе базасында, шулай ук бу районның 24 нче балалар музыка мәктәбендә һәм 4 нче төрек гимназия-интернаты мәйданнарында узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР композиторлар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының фатихасы белән узучы әлеге чара башлангычны нәкъ менә 4 гимназиядән алган, биредә Сара Садыйковага багышланган музей да эшләп килә.
"Беренче елларда бу бәйге ел саен оештырылып килгән булса, хәзер ул ике елга бер уздырыла," - ди 4 гимназия директоры Вахитова Илхания Абзалетдин кызы.
Фестивальдә мәктәп укучылары өч номинациядә (солистлар, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр) һәм яшь үзенчәлеге буенча өч төркемгә бүленеп катнаша. Быелгы фестивальдә 187 конкурсант катнашкан. Шулар арасында Казаннан тыш, Татарстанның 13 районыннан һәм Чувашстан, Башкортстан, Түбән Новгород кебек күрше республикалар вә өлкәләрдән дә булган. Гран-при номинациясенә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Кәрим Закирҗанов лаек булды. Әлеге чаралардан сезнең игътибарга да фоторепортаж тәкъдим итәбез.

 

Фото: Фәнил Гыйләҗев һәм Фирдәвес Хәйруллина

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев