Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Игътибар! "Хәзинә" дигән ачык әдәби конкурс!

Татар әдәбиятында нефть сәнәгате үсешен пропагандалауга багышланган повесть һәм хикәя жанрларын камилләштерү, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, иҗатта яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясе, «ТАТНЕФТЬ» ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә, Татарстанда кара алтын чыга башлауга 75 ел тулу уңаеннан, нефть промышленносте тарихы һәм хезмәтчәннәре турында иң яхшы повестька, хикәягә «Хәзинә» дигән ачык әдәби конкурс игълан итә. Конкурс бер турда 2018 елның 1 мартыннан 2018 елның 15 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2018 елның 25 декабрендә. Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Әсәрләрнең саны чикләнми. Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша җибәрә яки «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә. Конкурска килгән әсәрләр 10 баллы система буенча бәяләнә. Беренче чиратта, сюжет яңалыгы, язучынының зәвыгы, тел, сурәтләү чаралары, композиция, авторның үзенә генә хас булган стиль күздә тотыла.

ПРЕМИЯЛӘР

«Повесть» номинациясендә: I урын – 100 000 сум (бер премия); II урын – 80 000 сум (бер премия); III урын – 50 000 сум (бер премия). Һәркайсы 25 000 сумлык өч кызыксындыру премиясе. «Хикәя» номинациясендә: I урын – 70 000 сум (бер премия); II урын – 50 000 сум (бер премия); III урын – 25 000 сум (бер премия); Һәркайсы 15 000 сумлык өч кызыксындыру премиясе.

Мәктәп укучылары арасында премияләр

«Хикәя» номинациясендә: I урын – 15 000 сум (бер премия); II урын – 12 000 сум (бер премия); III урын – 8000 сум (бер премия); Ун кызыксындыру премиясе (өчәр меңнән). «Шигырь» номинациясендә: I урын – 15 000 сум (бер премия); II урын – 12 000 сум (бер премия); III урын – 8 000 сум (бер премия); Ун кызыксындыру премиясе (өчәр меңнән). Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак. Мәктәп укучыларының иң яхшы әсәрләре «Казан утлары» журналы сайтына эленәчәк. Конкурсның гомуми фонды – 800 000 сум. Конкурс йомгаклары турында мәгълүмат «Казан утлары» журналы сайтында урнаштырыла. Әсәрләр, авторның фотосы һәм анкеталар электрон почта аша җибәрелә. Электрон адрес: kazanutlari@yandeх.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев