Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Иделем акчарлагы- 2018" бәйгесе быел да егермедән артык яшь каләм иясен бер түбәгә туплады

Бу көннәрдә "Волга" лагерендә "Иделем Акчарлагы - 2018" яшь язучылар әдәби бәйгесенең финалистлары белән очрашулар, мастер-класслар, остаханәләр уза. Чираттагы очрашуларның берсе "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррирләре, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм прозаик Айсылу Имсамиева белән үтте. Кайчандыр үзләре дә "Иделем акчарлагы" бәйгесендә катнашкан язучылар үз хәтирәләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты, яшьләргә редакция тормышы|щм эшчәнлеге хакында сөйләде, әдәбият, журналистика, редактура белән бәйле фикерләре белән бүлеште. Иртәгә бәйгедә җиңү яулаучыларның исемнәре дә билгеле булачак. Яшь иҗатчыларның һәркайсына уңышлар телик! [gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="49353,49354,49355,49357,49359,49360,49362,49364,49365,49369,49370,49373,49375,49376,49378,49379"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев