Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Габдулла Тукай: "Шигырь башка, дөньяны әйләндергән шыгыр башка..."

Аның мәкамен башка берәү белән бервакытта да бутап булмаячак. Студент елларыннан ук хәтердә, ашыга-ашыга Тукай һәйкәле янына килгәндә Рәдиф Гаташ инде көр тавыш белән шигырь сөйли. Бәйрәм башланган!

Габдулла Тукай – ХХ гасыр башында үз иҗаты белән татар халкын уяткан һәм уйлаткан шагыйрь. Ул һәр татарга якын һәм терәк. Нәкъ менә бүген – 26 апрель Тукаебызның туган көнендә без телебез, тарихыбыз, әдәбиятыбыз, киләчәгебез турында уйланып алабыз. Кем без, кая барабыз, милләтебез нинди? Бу сорауларга җавап табар өчен күпләребез Тукай шигъриятен укый башлыйдыр. Кечкенәдән, сабый чагыбыздан ук шулай каныбызга сеңгән. Рухи юлбашчыбызның туган көнен аеруча мәгънәле һәм бердәм булып уздырабыз. Чыннан да Тукайны һәр татар олылый. Гасырлар буе татар язмышы төпкелләрендә буылып яткан аң чишмәсе Тукай иҗаты аша иреккә ургылган. Шифасы һәр татарга кирәк аның.

Татарларның мәркәзе – Казан шәһәренең үзәгендә бу көнне татар теле, әдәбиятына багышлап, һәр елны зур бәйрәм оештырыла иде. Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, ул уздырылмый калды. Әмма, барыберкүңелләрдә әдипләребезнең тавышы яңгырый кебек, һәр татар Тукайны искә ала бүген.

Шушы бәйрәмдә халык шагыйре Рәдиф Гаташның тавышы аеруча көчле яңгырый иде кебек. Ул шулкадәр рухланып, романтик хискә бирелеп халыкка мөрәҗәгать итә. Аның мәкамен башка берәү белән бервакытта да бутап булмаячак. Студент елларыннан ук хәтердә, ашыга-ашыга Тукай һәйкәле янына килгәндә Рәдиф Гаташ инде көр тавыш белән шигырь сөйли. Бәйрәм башланган!

Бүген, менә Тукай көнендә дә өйдә генә утырырга тиеш булган Рәдиф Гаташ нинди хисләр кичерә, нинди уйлар уйлый икән?

- Хәерле көн, Рәдиф абый. Хәлләргез ничек?

- Хәлләр беркилеш. Әмма менә Тукай туган көнендә тыныч кына өйдә утыру үзе бер газап инде ул. Шушы олы мәгънәле бәйрәмдә 1966 елдан бирле катнашып киләм һәм бер тапкыр да аның уздырылмый калганы юк иде.

- Быел бу бәйрәм күңелләрдә генә уза дип тынычлансак кына инде. Интернет аша да ниндидер чаралар уздырылмый калмас.

- Әйе, Татарстан язучылар берлегенә бер шигырьне видеога яздырып җибәрдем. Алар сайтлары аша бәйрәм рухын сиздерергә ниятлиләр.

- Рәдиф абый, хәзерге вәзгыятькә карашыгыз нинди?

- Кешеләр белән аралашмыйча йөрү бик кыен икән. Бу чыннан да зур сынау.

- Бәлки иҗатыгызда бүгенге халәт чагылып өлгергәндер?

- Язам. Әмма ачылып китеп булмый. Миңа илһам кешеләр белән аралашудан килә. Түл җыйганнан соң гына яза алам. Кешеләр ничек яши, дөнья ничек кайный? Кешеләр күзгә күз карап сөйләшергә, аралашырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, Тукай: “Шигырь башка, дөньяны әйләндергән шыгыр башка” дип әйтеп калдырган. Шигырьне чынбарлыктан аерылган, аерым бер дөньяда яшәгән кеше генә яза ала.

Бүгенге көндә барлык нәрсә ничектер үз урыныннан күчте кебек. Без аңлый торган әйбер түгел бу.

- Рәхмәт Рәдиф абый. Киләсе елда сезнең тавыш тагын Казан үзәген яңгыратыр әле. Иң мөһиме, йөрәкләребездә илһам уты беркайчан да сүнмәсен!

 

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев