Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды (фоторепортаж)

25 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел лауреат исеменә «Ак бүре» шигъри җыентыгы өчен Әлфия Хаҗиәхмәтова(Ситдикова), «Певчий кот» балалар шигырьләре җыентыгы өчен Борис Вайнер, «Ерактагы йолдызым» шигъри җыентыгы өчен Халисә Кузьмина(тәхәллүсе ШИРМӘН) лаек булды. Кызыксындыру премияләре «Слепая любовь» хикәяләр җыентыгы өчен Гөлфия Исхаковага, «Агымсу» шигъри җыентыгы өчен Рәвхат Имамиевка, «Хәят күгем» шигъри җыентыгы өчен Лениза Вәлиевага бирелде.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияләрне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан түбәндәге студентлар алды: Зөһрә Вилданова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институтының 3 курс студенты; Полина Пантелеймонова, Казан дәүләт медицина университеты дәвалау факультетының 6 курс студенты; Зилә Сабитова, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институты 3 курс студенты; Алсу Сәлахова, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институты 2 курс студенты; Йолдыз Хөрмәтуллина, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институты 3 курс студенты.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды.

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="8514,8515,8516,8517,8518,8519,8520"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев