Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Чаллыда әдәби очрашуларда...

30 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында "Казан утлары" журналы мөхәррирләре әдәби очрашулар оештырды. Әлеге чаралар Чаллы педагогика көллиятендә, Чаллы Үзәк китапханәсендә, Тукай районының Күзкәй авылы мәктәбендә һәм Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче санлы гимназиясендә узды. "Казан утлары" журналының баш мөххәрире Илфак Ибраһимов, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, сатирик, язучы, Г.Авзал, Ф.Хөсни әдәби премияләре лауреаты Камил Кәримов, Халыкара Мәхмүт Кашгарый исемендәге әдәби премия лауреаты, язучы Айгөл Әхмәтгалиева һәм шагыйрь Фәнил Гыйләҗевтан торган иҗат төркеме иң әүвәл көллияттә укучы студентлар каршында чыгыш ясады. Соңрак ике төркемгә бүленеп, Күзкәй авылындагы һәм Чаллы Китапханәсендәге журнал укучылары белән аралашты, ахырдан 2 нче санлы гимназиядә укучы балаларның ата-аналары белән күрешеп аралашты. Әлеге гимназиядә ата-аналар белән әдәбият-сәнгать әһелләре арасында оештырылган очрашулар беренчесе генә түгел һәм дәвамлы булачагына ышандырдылар.

https://www.youtube.com/watch?v=HMtzVND7xXM https://www.youtube.com/watch?v=btduafXvll0 https://www.youtube.com/watch?v=rxlOq-R_Db0 https://www.youtube.com/watch?v=xq4-mrxXEHE [gallery link="file" ids="37334,37345,37338,37343,37335,37336,37348,37339,37347,37341,37344,37346,37349,37351,37352,37353,37354,37355,37366,37360,37361,37368,37369,37362,37363,37365,37364,37371,37367,37372,37370,37373,37374,37375,37377,37378,37376,37379,37380,37381,37382,37383,37385,37389,37391,37390,37392,37393,37394,37395,37396,37397,37403,37401,37404,37399,37406,37405,37407,37409,37414,37417,37421,37420,37422,37425,37432,37438,37446,37475,37462,37476,37453,37497,37490,37500,37495,37508,37503,37505,37510,37514,37518,37522,37524,37531,37532,37533,37535,37537,37536,37538,37540,37542,37541,37544,37543,37545,37547,37546,37551,37548"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ фото һәм видеолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев