Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Алабуга шәһәрендә язучылар белән очрашу оештырылды (фото)

Алабуга шәһәрендә “Мин сөйлим анам телендә” дип аталган яшьләр иҗат фестивале узды.

Узган атнада Алабуга шәһәрендә “Мин сөйлим анам телендә” дип аталган яшьләр иҗат фестивале узды. Аны, бүгенге вакытта Алабуга шәһәрендә яшәүче язучы-прозаик ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лира Кадим кызы Ибраһимова оештырды. 
Фестиваль ике бүлектән торды. Көннең беренче яртысында ул КФУның Алабуга филиалы һәм Алабуганың 1 татар гимназиясендә мастер-класслар һәм язучылар белән фикер алышулар, ә көннең икенче яртысында “Иллюзион” кинотеатры бинасында әдәби музыкаль кичә форматында үтте. 
Уку йортларының һәрберсе килгән кунакларны җылы каршы алдылар. Һәр вакыт ачык йөзле, кунакчыл 1нче татар гимназиясе – милли белем бирү үзәгенә башка мәктәпләрдән дә әдәбият сөюче укучылар килгән иде. Язучыларга җавап итеп алар үз шигырьләрен сөйләделәр һәм профессиональ язучылардан төпле киңәшләр алдылар. КФУның Алабуга филиалында очрашу сорау-җавап, фикер алышу форматында узды. Ул бик кызыклы үтте һәм анда да студентлар актив, теләп катнашты. 
Көннең икенче яртысында фестиваль “Иллюзион” кинотеатрында әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Ул шагыйрьләрнең яңа матур шигырьләре һәм шәһәребез талантлары чыгышлары белән уралып барды. Кичә барышында без тагын бер тапкыр әдәбиятыбыз хазинәләренә мөрәҗәгать иттек, иң матур шигырьләребезне сөйләп ишеттердек, милли биюләребезне карап сокландык. 
Чараның абруен, дәрәҗәсен минем көчемә ышанып төрлечә рухи ярдәм күрсәткән иң беренче чиратта ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов һәм кунак булып килгән каләмдәшләрем Казан шәһәреннән Марат Закир, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәниль Гыйләҗев, Яр Чаллы шәһәреннән Факил Сафин, Айрат Суфиянов, Сирин Талипова күтәрде. 
Аларга чиксез зур рәхмәт. 
КФУның Алабуга филиалы филология һәм тарих факультеты, татар филология кафедрасы коллективы һәм шәхсән кафедра мөдире Гомәр Даутовка, АМР башкарма комитеты мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методисты Балобанова Айсылу Әхсән кызына һәм 1 нче гиназия – милли белем бирү үзәге коллективына да рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. 
Мондый чара Алабуга шәһрендә һәрдаим узып торырга тиеш дип уйлыйм. Татар телендэ эш итүче язучылар, укытучылар, гомумән һәр кеше үзебезнең туган телебезне саклап калуга кулдан килгән кадәр үз өлешен кертергә тиештер дип уйлыйм. 
Чара барышында бер генә кеше күңелендә үз туган теленә карата мәхәббәт, әдәбиятына хөрмәт һәм үз теле өчен горурлык хисе уята алганбыз икән, без үз алдыбызга куйган бурычыбызны үтәгәнбез, дип санар идек. 




 

Язучы-прозаик, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лира Кадим кызы Ибраһимова

Фото: Фәнил Гыйләҗев, Гөлзадә Бәйрәмова

Галерея

Теги: сәяхәт Алабуга Язучылар берлеге Язучылар союзы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев