Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Ак яулыклы дәү әнием" бәйгесе

Өлкән кешенең гаилә кыйммәтен саклаудагы әһәмиятен күтәрү, рухи-әхлакый һәм милли традицияләрне яңарту, яшь буынны халкыбыз традицияләре нигезендә тәрбияләүне күздә тотып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Яшь ТНВ" телеканалы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге, "Елга аръягы" балаларга өстәмә белем бирү үзәге белән берлектә 12 октябрьдә Казан шәһәренең 135 нче мәктәбендә "Ак яулыклы дәү әнием" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар чыгышын җөмһүриятебезнең танылган сәнгать әһелләре, Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре бәялде. Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. Әлеге мәртәбәле чарада "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррирләре шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова һәм шагыйрь Фәнил Гыйләҗев тә бәяләүче буларак катнаштылар. Алар җиңүчеләргә үзләренең китапларын бүләк иттеләр, халкыбызның бер гасырлык тарихы булган "Казан утлары" журналларын тараттылар, балаларыбызның милли рухлы булып үсүендә матур әдәбиятыбызның зур урын алып торуын ассызыклап аңлаттылар. Буыннар чылбырын тоташтырып торуны яктыртучы, өлкән кешенең гаиләдәге урынын, дәрәҗәсен күрсәтүче әлеге бәйгедә дәү әниләр үзләренең оныклары белән берлектә чыгыш ясадылар. Кичәдән алган тәэсирләрдән һәркем зур кичерешләр белән таралды.

https://www.youtube.com/watch?v=rr_kSh4x_cM https://www.youtube.com/watch?v=nk0Vler4y-k https://www.youtube.com/watch?v=xgZSsclbDBI https://www.youtube.com/watch?v=nk9zUGYsIYA https://www.youtube.com/watch?v=HgGfvHVLLk8 [gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="34948,34949,34950,34952,34951,34953,34954,34957,34955,34959,34956,34960,34958,34961,34967,34965,34963,34964,34962,34966,34968,34970,34969,34971,34972,34973,34974,34975,34976,34977,34978,34979,34980,34981,34982,34983,34984,34990,34986,34991,34985,34988,34987,34996,34989,34992,34997,34993,35000,34994,34995,34999,35002,34998,35006,35001,35003,35020,35004,35010,35015,35011,35008,35017,35009,35019,35013,35018,35014,35016"]    

Видео һәм фото: ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев