Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Афзал ага Шамов – иң кешелекле кешеләрнең берсе" - Г.Әпсәләмов

31нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең 5нче Татар гимназиясендә дүртенче тапкыр регионара Шамов Укулары узды.

************************************************************

афзал

ХХ йөз совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле, күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамов (Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов) 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. А.Шамов – татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре – хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган «Рәүфә» (1926), Гражданнар сугышы вакыйгаларына бәйле «Днепр буенда» (1927), «Бер мәхәббәт турында» (1933), тыныч тормыш шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Ана» (1933), «Госпитальдә» (1938), «Туйда» (1938) кебек повесть һәм хикәяләре XX йөз татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып санала. Язучының Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат иткән хикәя һәм повестьлары да, зур-зур документаль очерк китаплары һәм күпсанлы публицистик мәкаләләре дә заманны чагылдыруда әһәмиятле әдәби елъязма хезмәтен үти. 1949–1950 елларда А.Шамов «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналыбызның мөхәррире, 1958–1961 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе булып эшли. 1962 елдан башлап профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Татар халык иҗатын һәм язма әдәби мирасны өйрәнү-барлау, аларны бастырып чыгару буенча да А.Шамов зур, әһәмиятле, гыйльми эшләр башкара.

**************************************************************

Шамов Укуларына республикабызның 7 районыннан 83 эш кабул ителгән. Регионнар белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә, гимназия быел Курган өлкәсендә яшәүче татар балалары белән дә турыдан-туры эшләгән. Шамов Укуларына Курганның үзеннән 26 эш килгән. Шуларның 6сы (Шадрин, Шатров, Сафакүл районнарында яшәүче укучыларның хезмәтләре) бик уңышлы дип табылып, призлы урыннарга лаек булды.

Әлеге чарада "Казан утлары" журналы мөхәррирләре Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Бәйрәмова Гөлзада Әүхәди кызы һәм Хәйретдинова Рәзилә Рафаил кызы да катнашты. Алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы  Мирхәйдәрова Әлфия Хәбировна, Афзал Шамовның кызы Шамова Әлфия Афзал кызы; язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни премиясе лауреаты Госман Гомәр; язучы, ТАССР һәм РФның  атказанган мәдәният хезмәткәре,  Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты  Рәфкать Кәрами; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе Рифат Сәлах белән бергә бәйгедә катнашучыларга бәя бирде.

Шамов Укуларыннан Сезгә дә видео һәм фотолар тәкъдим итәбез.

  https://www.youtube.com/watch?v=9Q7G7RR_W5g https://www.youtube.com/watch?v=kS9FL62-vNE https://www.youtube.com/watch?v=TWbYbROCI1k https://www.youtube.com/watch?v=AO7cDdPiEfg https://www.youtube.com/watch?v=YW0_bCocYms [gallery link="file" ids="23609,23410,23400,23418,23412,23411,23419,23407,23406,23405,23404,23402,23403,23401,23409,23415,23417,23416"]  

Фото, видео: РӘЗИЛӘ ХӘЙРЕТДИНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев