Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"КУ" "Казан" Агропаркында (фоторепортаж)

Узган шимбәдә "Казан утлары" журналының иҗат төркеме "Казан" Агропаркында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте оештырган "Кил, языл һәм радиосәлам юлла" акциясендә катнашты. Ит, сөт, бал, балык һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары белән беррәттән газета-журнал редакцияләренең дә шимбә саен базарга чыгуына биредә инде ияләшә дә башлаганнар ахры. Ярминкәгә килгән казанлылар арасында: "Бу юлы лемитыбызны бетердек инде, киләсе атнага килгәч язылырбыз әле!" - дип китүчеләр дә булгалады. Редакцияләрдән килүчеләр исә, үзләренең махсус бүләкләрен тапшыру белән генә чикләнеп калмыйча, юморескалар, шигырьләр сөйләп, викториналар оештырып, газета-журнал яздыручыларның күңелләрен күрде. Әлеге чарада  "Казан утлары" журналының вәкилләре буларак баш мөхәрриребез, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь  Илфак Ибраһимов (тәхәллүсе Мөхәммәт МИРЗА) һәм журналыбызның бүлек мөхәррирләре -  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Гөлзада Бәйрәмова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ф.Хөсни, Г.Авзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, романист, сатирик язучы Камил Кәримов, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев катнашты.

  [gallery link="file" ids="12605,12602,12603,12628,12630,12598,12629,12604,12599,12607,12600,12608,12606,12610,12609,12611,12627,12613,12615,12612,12626,12616,12619,12617,12620,12625,12618,12622,12623,12624"]  

Фәнил Гыйләҗев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев