Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

8 март котлаулары

"Казан утлары"нда эшләүче кызларга багышлап, Фәнил Гыйләҗев такмаклары

 

Г апаСтатусыңны белеп кенә

оста тостымны тыңла!

«Казан утлары»ның уты

Синең бүлек кулында.

Әй, уңган кыз, Саба кызы,

Әй, уттай кыз, Гөлзада.

Тыел шигырь укуыңнан

Бүген генә булса да.

 

айгол а

Сценарист та, очеркист та,

Романист та син үзең.

Һич җитешмәгән җирең юк,

Казанда ике күзең.

“Казан утлары”нда пешеп

Тормый гына янасың.

Син бит, Айгөл, Чаллыдагы

                                       Безнең дә күз карасы.

 

минРәзиләсе, Рузиләсе,

Рәмзиясе, Алсуы.

Ничек диеп эндәшсәк тә

Басмый йөрәк ярсуын.

Яшел Үзәннән һәр көнне

Казаннарга киләсең.

“Исемемне дөрес әйт!”-  дип,

Үзәкләрне өзәсең.

 

Лилия апаҺәр җөмләдән хата эзләп

Үткәрәсең көнеңне,

Син, Лилия, хаталарның

Газраиле түгелме?

Әй, уңган кыз, үткер күзле

Арча кызы Лилия.

Хаталарың төшеңә дә

Керәдер шәт, кем белә.

 

IMG_6634-1

Ильич лампасы түгел син,

Син безгә дөнья нуры.

“Әулия” дибез үз итеп,

Исмең Элеонора.

Әй, уңган кыз, исемеңне

Кемнәр белеп кушкандыр.

Хөнәрең дә исемеңдәй –

Верстальщик-дизайнер.

 

DSC_0958-1

Аласың да кушасың син,

Тапкырлыйсың, бүләсең.

Кемгә ничә тиен тиеш

Барын да син беләсең.

Исемнәрең Советский,

Исемнәрең – Люция.

Хезмәт хакын арттырып бер

Яса революция!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев