Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Балтачта шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның юбилей кичәсе узды

18 октябрь Балтач районының төп мәдәният үзәгендә милли әдәбиятны, сәнгатебезне пропагандалаучы, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә зур оештыручы һәм гамәли эшләр алып баручы татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, СССР Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек юбилей тантанасы узды.

Әлеге күркәм чарада юбилярның хезмәтен бәяләгән мөхтәрәм кунаклар арасында, Балтач районы хакимиятенең чакыруы белән, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) та катнашты. Ул юбилярга "Яшьлегемнән мәңге китмәм" исемле шигъри тәлгәшләре яңа гына "Казан утлары" журналында басылып чыккан 10нчы сан белән бер рәттән, редакциянең "Рәхмәт хаты"н да тапшырды.

Гарифжан Мөхәммәтшинны түгәрәк датасы белән котлау өчен Казаннан шулай ук ТР Мәдәният Министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья Татар Конгрессы җитәкчесенең урынбасары Данис Шакиров, ТР Язучылар Союзы рәисе Данил Салихов, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Рөстәм Хәйруллин, Татарстанның Халык шагыйре Рәдиф Гаташ, шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова белән Асия Юнысова һ.б. килде.

Гарифҗан абыйга исәнлек-саулык, озын гомер, иҗат уңышлары телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев