Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"КУ" журналының бүлек мөхәррире комиссия әгъзасы буларак сайлауларда катнашты

18 сентябрь көнне, мин, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев Мәскәу районының 149 нчы санлы сайлау участогында комиссия әгъзасы буларак катнаштым. Сайлауларда катнашуны тәэмин иту өчен, өйләреннән чыга алмаган 9 сайлаучының ишеген шакырга да туры килде.

Без булган йортларның купчелегендә лифтлар икенче катка хәтле генә ясалган, ә баскычлар текә, пандуслар, коляска белән төшү җайланмалары көйләнмәгән. Аяклары сызлаган карт-корының сайлауларда катнашу теләге булса да, моңа һәммәсенең дә физик мөмкинлекләре юклыгы аңлашыла. Ә өйләренә чит кешене кабул итү өчен һәркемнең дә батырчылыгы җитми. Ялгызы яшәүчеләр кулыннан эше киткәч өйләренә кеше кабул итергә ояла да торгандыр. Шөкер, без йөреп чыккан өйләрдән быел көзге муллык исләре генә килеп тора иде. Берәүләр груша кайнатмасы ясап ятса, икенчеләре яшелчә банкалары яба...

DSC_045376 яшьлек Геннадий Яковлевич Логинов колакка да сак, 2011, 2015 елларда бер-бер артлы ике аягыннан да мәхрүм калган. Шуңа да карамастан хөр күңеллелеген югалтмаган карт бүген дә үзенең гражданлык бурычын үтәүгә хыянәт итмәс булган. "Гомердә дә сайлауларны калдырганым булмады, соңгысында култык таягы белән килгән идем,"- диде ул.

DSC_045068 яшьлек Виктор Михайлович Уточкин инде 28 ел паркенсон авыруыннан иза чигә. ТАССР МВДсынын Медицина бүлеге җитәкчесе, отставкадагы подполковник, пенсиядәге хирург өчен бюллетендә уз кандидатын билгеләү авырлык белән бирелсә дә, ул сайлауларда катнашуны үзе өчен утә җаваплы бурыч итеп кабул-итә икән. "Без мәктәп партасыннан алып, инде 56 ел таныш, шуның 48ен Ир белән хатын булып гомер итәбез. Улларыбыз да әтиләре юлын сайлады. Берсе подполковник, икенчесе майор. Ул бит минем телевизордан бар яңалык белән танышып бара. Гәүдәсен тота алмаса да башы эшли. Уҗәтлеге җитү. Сезне өйгә чакыртмасам миңа тынгы бирмәячәк, үрмәләп булса да сайлауларга барачак,"- ди аның хатыны. DSC_0447Ирле-хатынлы Михаил белән Мария Митиннарның исә, шактый гомер бергә яшәп картайган булсалар да, сәяси карашлары төрле булып чыкты. Биленә шәл бөркәнгән, аякларына киез итек кигән 79 яшьлек Матвеева Валентина Сергеевна йортларына хаман җылылык бирмәуләренә сукранып, 42 ел заводта диспетчер булып эшләвен искә тошерде.

DSC_0442Ә 67 яшьлек Галина Васильевна Афанасьева фотога төшәсен белгәч, аякларын көчкә атлап булса да, иренен буяп килергә ашыкты. Ничә яшькә җитсә дә хатын-кыз хатын-кыз шул.

Ә сайлау участогының үзендә исә, иртәнге сәгатьләрдә халык аеруча күп булды. Яшьләр - "эшкә киткәнче", ә өлкәнрәк буын  - "бакчага барганчы" дип, сайлау участогына ашыкты. Култык таякларына таянучылар да, чиләк-кәрзиннәрен күтәреп килүчеләр дә очрады биредә. Хәер, узган сайлаулардан аермалы буларак, быел төштән соң да көн дәвамында сайлауга килүчеләр саны күп булды.

DSC_0467

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев