Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Иске Казан" фестивалендә

15-21-нчы август көннәрендә ТРның Биектау районында «Иске Казан» аланы узды. «Сәләт-Иске Казан» – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләр аланы. Дәресләрдә укучылар татар халкының килеп чыгышын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. «Иске Казан» тарихи музей-тыюлыгы җирлегендә яшәү исә аларны тарихи үткәнебезгә тагын да якынайта, узган гасырлар атмосферасын тою мөмкинлеге бирә. Аланның тагын бер үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәли остаханәләрдә укучылар эшче һөнәрләр белән танышалар, үзләрен төрле  һөнәрләрдә сынап карыйлар, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр. «Сәләт-Иске Казан» аланында Сәләт хәрәкәтенең төп өч бурычы үтәлә. Алар: - сәләтле балалар һәм үсмерләрне барлау, аларга тормыштагы юлларын сайларга булышу; - балаларның җәйге ялын оештыру; - эшче һөнәрләр белән танышу, кызыксындыру. «Сәләт-Иске Казан» аланы Биектау районында урнашкан Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлык җирлегендә Татарстаннан һәм күрше регионнардан җыелган сәләтле балалар өчен оештырыла. 20-нче август көнне алан кысаларында «Иске Казан» фестивале дә үткәрелде. Әлеге фестивальдә "Казан утлары" редакциясенең мөхәррирләре мастер-класс үткәрде. [gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="46911,46908,46912,46916,46917,46909,46920,46924,46910,46921,46925,46913,46914,46918,46915,46919,46923,46926,46922,46927"]

Фото: Наил Кадыйров

selet.biz

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев