Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

12 гимназия кызлары язучы Марат Әмирхан белән очрашты

"Казан утлары" журналы редакциясе Татар телендә белем бирүче Фатиха Аитова исемендәге 12нче санлы кызлар гимназиясендә әдәби очрашу үткәрде. Бу юлы кызлар "КУ"ның даими авторы, Ф. Хөсни, Х. Ямашев, Г. Афзал премияләренә лаек булган  танылган язучы Марат Әмирхан белән аралашты.

Күп еллар "Сөембикә" журналында эшләгән Марат абый: "Гомерем буе хатын-кызлар турында язарга туры килде", - дип сүз башлады һәм үзе иҗат иткән әсәрләр, Казан ханлыгы белән бәйле тарихи романнары, аларның төп каһарманнары белән таныштырырга кереште.

Быел "КУ"ның апрель санында дөнья күргән "Бибимәмдүдә" бәяны, аның ни рәвешле язылуы хакында аеруча тәфсилләп сөйләде. Тукайны ятим итүдә Бибимәмдүдә абыстайны һәм Зиннәтулла картны гаепләргә тырышучылар белән килешмәвен, әлеге шәхесләрнең һәр адымы Тукайның җанын саклап калу өчен эшләнгәнлеген ассызыклап үтте. Укучылар белән аралашу тәмамлангач, язучыны мәктәп китапханәсе, Т. Миңнуллин истәлегенә ясалган күргәзмә, Фатиха Аитова истәлегенә җыелган музей экспонатлары белән таныштырдылар.

  [gallery link="file" ids="5951,5912,5913,5911,5920,5910,5914,5915,5916,5917,5918,5919,5922,5923,5925,5926,5921,5924,5927,5928,5929,5930,5931,5932,5933,5934,5935,5936,5937,5938,5939,5940,5941,5942,5943,5944,5945,5946,5947,5948,5949,5950"]

Фәнил Гыйләҗев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев