Логотип Казан Утлары
Бергәләп укыйбыз

Яшьләр татар әдәбиятын укыймы? 

“Яшьләр татарча сөйләшми. Яшьләр милли әдәбиятны укымый. Яшьләр татар авторларын белми!”- дип, мөһер сугарга яраталар. Әйе, бүгенге татар әдәбиятын яшьләр арасында популярлаштыру бик тә кыен, тик проблема яшьләрнең үзләрендә генәме соң?

“Яшьләр татарча сөйләшми. Яшьләр милли әдәбиятны укымый. Яшьләр татар авторларын белми!”- дип, мөһер сугарга яраталар. Әйе, бүгенге татар әдәбиятын яшьләр арасында популярлаштыру бик тә кыен, тик проблема яшьләрнең үзләрендә генәме соң? Без боларны аларның үзләреннән сораштырырга булдык.  Алар татарча әдәби әсәрләрне укыйлармы? Нинди авторларны аеруча яраталар? Бүгенге көн татар әдәбиятына нәрсә җитми дип уйлыйлар? 


Регина Габдрахманова, 18 яшь.
Яраткан татар авторлары: Гамил Афзал, Мөхәммәт Мирза, Әнгам Атнабаев.

Татар әдәбиятын укыйм. Әмма еш дип әйтә алмыйм. Вакыт вә илһам кебек ресурслар булган чакта мин үзем язу ягын карыйм.Мин күбрәк шагыйрьләребез иҗатын үз итәм. 
Бүген безнең милли әдәбиятыбыз үзгәрешләргә мохтаҗ, мөгаен. Дөнья әдәби барышында иң мөһим роль уйный торган сыйфатлар: интеллектуальлек, фәлсәфилекнең үзәктә торуы, тормышны күп хакыйкатьләр кисешкән урын буларак тасвирлау, язучының үз язу стилен булдыру мәҗбүрлеге һ.б. - болар безнең милли әдәбиятыбызга җиткенкерәми. Безнең әдәбият тыйнак. Оялчан. Татар хатын-кызы кебек. Әмма бүгенгенең татары икенче булган кебек әдәбияты да башка булырга тиештер сыман. Башка милләтләр әдәбияты күптән авыз тутырып сөйләгәннәрнең олы бер өлешен без исә яктыртмыйбыз. Әдәп, әхлак кануннарына буйсынып та тормышның үзе турында язып буладыр кебек.

 

Сәйдәш Мифтахов, 19 яшь
Яраткан татар авторлары: юк.

Рус телендә дә, татарча да әдәби әсәрләр бер тирә укыла, тик соңгы 2-3 елда, гомумән, бик аз укылды. Елга берәрне булса да, татарча әдәби әсәрләр укыштыргалыйм. Аудиоәсәрләрне ешрак тыңлыйм. Быел 3-4 китапка җыелгандыр. Соңгы 20 елда язылган әсәрләрне укыганым юк. Ни өченме?  Бәлки, маркетинг җитеп бетмидер... 
Минемчә, татар әдәбиятының үзенчәлеге аның авылча, үзебезчә рухта язылуында. Авыл белән күпчелек очракта бәйләнә, халыкның нечкәлекләре яхшы чагыла… Нәрсә җитми дигәндә, яхшы реклама һәм заманчарак әсәрләрдер.

Алинә Хәбибуллина, 19 яшь.
Яраткан татар авторлары: Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Вакыйф Нуруллин.

Мин татар филологиясе бүлегендә укыйм, шуңа күрә татарча әдәби әсәрләр еш укыйм дип жавап бирә алам. Гомумән, татар әдәбиятына булган кызыксынуым зур, кирәк булганга гына түгел, күңелем таләп иткәнгә күрә китапка мөрәжәгать итәм. Рус яки чит ил әдәбиятына да битараф түгелмен, ләкин татар телендәге әсәрләргә игътибарны күбрәк бирәм. 
Татар әдәбиятының төп үзенчәлеге - милли темаларга мөрәжәгать итү кебек тоела. Бүгенге көн язучылары да традицияләргә таяна, әхлак, тәрбия мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Тик милли әдәбиятка яңалыкка бай булган әсәрләр житми. Әби-бабай образлары аша авыл тормышын чагылдырган әсәрләр (алар кирәк, әлбәттә!) өлкән буын өчен кызыклы булса да, яшьләрне жәлеп итәрлек дәрәжәгә күтәрелә алмый. 21 нче гасыр кешесе һәрвакыт яңалыкка омтыла. Укучылар бүгенге көн проблемаларының чишелү юлын заманча караш аша эзлиләр. Шуңа күрә үзләрен борчыган сорауларга жавапны чит ил әдәбиятында табалар. Яшь укучы букчасында дөнья бестселлеры булган китап белән беррәттән татар әсәрен дә йөртсен өчен, милли әдәбиятка яңалыкка омтылырга кирәктер, мөгаен.

 

Зөлфия Ибләминова, 24 яшь.
Яраткан татар авторлары: Марсель Галиев, Аяз Гыйләҗев, Марат Кәбиров, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова.

Татарча әдәби әсәрләрне һәрвакыт укып торам. Берсен тәмамлагач, икенчесен башлыйм, ләкин алар арасында рус телендәгеләр дә бар. Рус телендәге китап укысам да, шул ук вакытта журналданмы, яисә башка җирдән татарча хикәя укыйм. Бүгенге көндә иҗат итүче яшьләрнең әсәрләре белән дә "Идел", "Казан утлары" журналларыннан танышып барам.
Татар теленең байлыгы, матурлыгы әсәрләрдә чагыла: халыкның үзенә генә хас сыйфатлары, милли үзенчәлекләре әсәрләрендә урын ала. Минем өчен татар әдәбияты шуның белән кыйммәтле.
Милли әдәбиятны популярлаштыру - бик катлаулы мәсьәлә. Бу бик күп факторлардан тора, минемчә. Бүгенге көндә башка телдә китаплар күп укыйлар, дибез. Күбесенчә якындагы кешеләрнең матур әдәбият түгел, ә үстерә торган әдәбият, психология укуларын күрәм. Шулай да телне куллану, яшь буынның татар телен белмәү проблемасы да бар бит. Шуның белән дә бәйледер дип уйлыйм. Яшьләр арасында телнең популярлыгы кимеде. Бәлки, ниндидер фантастик әсәрләр аларны кызыксындыра да алыр. "Гарри Поттер" кебек, мәсәлән.


Илгиз Шәкүров, 22 яшь.
Яраткан татар авторлары: Мөхәммәт Мәһдиев, Роберт Миңнуллин, Эльмира Җәлилова, Халисә Ширмән, Зифа Кадыйрова.

Соңгы арада, дөресен әйтәм, әдәби әсәрләр бик аз укыла. Күбрәк эш буенча кирәк булган текстлар укырга туры килә. Вакыт ягы кысан булудан тора инде ул, бәлки, кызыксындырырлык әсәрләр дә юктыр. Ләкин буш вакыт килеп чыкса, киштәдә торган китапны алып укырга мөмкинмен. Күбрәк татарча укыйм, чөнки татар журналистикасы факультетында белем алам, мәктәптә дә татар теле, әдәбияты белән күбрәк кызыксындым. 
Татар әдәбиятының үзенчәлеге аның телендә: татар теленең матурлыгының әсәрләрдә ничек чагылуында, кулланылуында. Шулай ук, татар әдәбиятының тагын бер үзенчәлеге - миллилектер. Милли әдәбиятта ниндидер бер җылылык бар, бәлки, безгә, татар кешесе булганга гына, шулай тоеладыр. 
Татар әдәбиятына нәрсә җитми дигәндә, заманчалылыкны әйтер идем. Бүген дөньяда актуаль булган темаларга әсәрләр күбрәк кирәк. Шулай ук, мин шәхсән татарча детективлар яисә татарча “Гарри Поттерны” укыр идем. Милли әдәбиятның популярлыгы кимү сәбәбен мин интернеттан күрәм. Кешеләрнең хәзер озаклап, рәхәтләнеп китаплар укып утырырга вакытлары да, теләкләре дә юк, минемчә. 


Илүзә Садриева, 21 яшь.
Яраткан татар авторлары: Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники, Шәриф Камал.

Татарча әдәби китаплар бик еш укыла, татар филологиясендә белем алганга да, татарча әсәрләр укырга яратканга да. Татар филологиясендә өч ел уку дәверендә ничә том китап укылды икән инде? 
Бүгенге көндә яшьләрнең күбесе: “Татарча әдәби әсәрләрнең барысы да бер үк эчтәлеккә ия, аларны уку кызык түгел”, - дисәләр дә, мин моның белән килешмим. Миңа калса, татар әдәбиятындагы һәрбер әсәрдә үзенә курә бер мәгънә, үгет-нәсыйхәт салынган.
 Әдәби әсәрләрне мин үземә ниндидер үгет-нәсыйхәт, гыйбрәт алыр өчен укыйм. Һәм татар әдәбиятының үзенчәлеген дә шунда күрәм.
Татар әдәбияты тарихының башлангычларына кайтып карасак, элеккеге язучыларыбыз татар әдәби әсәрләрендә арадашчы ролен үтәгәннәр. Алар киләчәк буыннарга тарихны, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен җиткерүчеләр булып торганнар. Ә бүгенге көн әдәбияты әсәрләре, күбесенчә, шул мәхәббәт, аерылышу, хыянәт кебек темаларга кайтып кала. Бу проблемаларны гына чагылдыру бик үк кызыклы түгел, минемчә. Әгәр дә алар элеккеге тарих белән бәйләп, гореф-гадәтләрне әсәрләрендә чагылдырып, шул ук вакытта үзенчәлекле, заманча темаларны яктыртсалар, хәзерге яшьләргә татар әдәбияты кызыклырак булыр иде.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев