Якты таңнан кем туйган?

Башкортстанда да даими укучылары булган «Казан утлары» журналының 4 нче санында дөнья күргән «Кичке таң» повесте – Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗат йөзен, каләм үзенчәлекләрен калку ачкан әсәр. Тик әйтергә ашыгыйм: кызыклы вакыйгалар, низаг, бәрелешләр тарафдары булган укучы монда артык хисләнмәс, хәтта ваемсыз калырга да мөмкин, чөнки автор сюжет маһирлыгына битараф...
Сугыш арты баласы буларак, ындыр, бакчаларны үгезләр белән сөргән еллар шаһитымын. Хәтта башына кидерелгән йөгәннән тотып, буразналар сыздырган чагым да булды. Тамагы тук булса, агач сука да, тимер төрәнле сабан да йон кебек кенә аңа, салмак кына теркелди бирә малкай. Акрын-акрын буразналар сызыла. Инде кишәрлек башына чыгып, сука, сабанны борганда, үгезнең авыз-борыны татлы яшеллеккә тисә, эш харап. Йөгәнне күпме генә тартма, хет камчы белән кизән яисә олыларча сүген- кырыл – кымшанмый үгез, бары үлән белән хушлангач кына, янә буразнага төшә... Айгөлнең каләмендә дә шуңа тартым хәл-мәрәкә бар. Сюжет җебен тартудан, корудан бигрәк каләм күзе авторны кызыксындырган геройга, күренешкә, тамашага текәлә, алардан үзенчә гыйбрәтле берәр кызык-мызык таба һәм сүз-сурәттә мәгънә бөтенлеген тудырырга омтыла ул. «Бөтенлек», «бербөтен» – Әхмәтгалиеваның үз сүзләре. «Гармония» төшенчәсенә аваздаш инде алар... Кыскасы, каләм үз тукталышында кәгазьдәге текстта хис гармониясенә ирешкәч кенә, янә сюжет буразнасына килеп төшә. Бу язучы шулай кул, аяк эшчәнлеген түгел, ә җан хәрәкәтен тасвирлауны үзәккә куя. Әлеге юнәлештә иҗат иткән каләм ияләрен «лирик проза» яисә «интеллектуаль проза» вәкилләре дип атау гадәткә кергән. Мин аны үз телебез табигатенә туры китереп, «зиһенле проза» дип атар идем.
Бездә аның Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Мөхәммәт Мәһдиев сыман бик мәшһүр осталары бар. Минемчә, Айгөл дә шулар рәтенә аяк басарга җыена.
Зиһенле проза тормышны сурәтләүдә таркаулыгы, эзмә-эзлекле булмавы һәм чуарлыгы белән еш кына канәгатьсезлек уятса да, ул язучының ассоциатив уй-фикер йөртү куәтен, хис байлыгын күзәтү маһирлыгын ачып, укучының күңелен кузгата, баета, аның тормышка булган карашын үткенләндерә.
«Кичке таң»... Татар әдәбиятында мондый оксюморонны ишеткәнем юк иде. Әмма мотивы яхшы аңлашыла: соң булса да, тормышыңа эңгер-меңгер төшеп килсә дә, өметеңне өзмә, көт син, яктырып, таң атар!
Тормыш диалектикасын хасил итүче чаралар: антитеза, конфликт, низаг, бәрелеш, көйсезлек повесть геройларын тасвирлауда да үзәктә тора. Айгөл образларны каршылыклы төсләрдә һәм үсә, көчәя баручы сыйфатларда сурәтләүне төп иҗат принцибы иткән. Җан хәрәкәте барысына да кагыла. Һәркайсы бу чуалчык тормыштан ямь, мәгънә, бөтенлек табарга омтыла. Нейрохирург дигән һөнәр кешесе булса да, төп герой Тимур Айдаровичка башта укучының ис-һушы китми: «Чәчен кыз бала кебек баш түбәсенә җыеп куйган, бер колагына көмеш алка таккан егет»... Чегән сыман зат, ниткән нейрохирург инде бу?
Кемнәргәдер алиһә, «буй җитмәс йолдыз» булып күренгән Чулпан да беренче карашка һич тә Мөхәммәт өммәтендәге гүзәл зат түгел: «Шәфталу төсендәге футболкасы да, тез башлары ертык джинсы чалбары да гади генә булып, озын, зифа буена, нәзек гәүдәсенә бик килешә иде».
Ромео һәм Джульетта сыман халык каршында һич тайчынмыйча бер-берсен яратудан, иркәләүдән тыелмаган яшь пар – Чулпан белән Илһамның кыланышлары да ничектер күңелгә ятмый. Татар балалары бит, тыйнаклык кирәк!
Аерылышырга, өй бүлешергә торган Тимур белән Динараның Испаниягә диңгез курортына барулары да язучы каләменә шик-шөбһәне көчәйтә төшә. Күрегез, татар да Европача яши белә дип саташу түгелме соң бу? Чынлап та, каләм иясенең акка кара 
белән язылган сүзләре дә бар: «Күзне алдаган бизәкләр, ялтыравык утлар, каннарны уйната торган испан шәраблары, дәртле биюләр акылны җуйдырта, тилертә, үзеңнең бу корабта вакытлыча гына, кунак кына икәнеңне тәмам оныттыра, күзеңне томалый...» Әйе, танымый булмый, ерак Барселона бизәкләренә, Европа стандартларына карап, үз асылын истән чыгару һәм иллюзияләргә, романтик хисләргә бирелү бар «Кичке таң» геройларында. Ярар, Тимур Айдарович хатыны белән аерылышу сәяхәте ясасын да инде, ә менә сәүдә үзәгендә әле берничә ай гына кассир булып эшләгән Чулпан һәм гади каравылчы Илһам, авыл гидайлары, ничек Барселона курортына барырлык акча туплаганнар соң? Сурәтләрне көчәйтәбез, бизибез дип, милли әдәбиятны үз җирлегеннән аермыйк инде без!
Шөкер, шикле юлдан каләм вакытында тайчынган. Геройларның чын тормышына кайтып, ихлас эчке дөньяларына күз салгач, аларның бик тормышчан, үтә гамьле һәм милли хисле замана кешеләре икәнлегенә ышанабыз. Әсәрнең үзәгендә торган табиблар һәм авырулар мохитенең язучы тарафыннан ныклап өйрәнелүе ачык. Әсәрдән яшәү өчен көрәш кискенлеге бөркелә, фәлсәфи югарылыкта гомерне бәяләү, аның кадерен белергә чакыру пафосы бар. Шул фонда Тимур Айдарович үтә тырыш, фидакяр һәм кеше гомере өчен көрәштә хәтта үз-үзен аямаучы, арыслан йөрәкле хирург буларак тасвирлана.
Язучы намуслы табиб абруе өчен көрәш кирәклеген аңлый, чөнки Мария Петровна сыман шом таратучы гайбәтчеләр җәмгыятьтә шактый: «Бөтен врач түләүле клиникага күчеп бетте. Үзенә акча эшләргә дип. Газеталар гел язып тора, кайсы врач нишләгәнне. Кайсысына барсаң да, башта кесәсенә салырга кирәк, шунсыз синең ягыңа борылып та карамыйлар».
Шәфкатьле, кешелекле Тимур Айдаровичның рухи дөньясы, төзелеш эшчесе Камалов, химия терапиясе могҗизасы белән генә яшәп килгән Илһам һәм баш миенә кан савып авырган Чулпан образларына мөнәсәбәттә бик ачык һәм дулкынландыргыч итеп күрсәтелә. Бу геройны А.Әхмәтгалиеваның җитди уңышы дип танырга кирәк!
Нейрохирург алдына үтә катлаулы, уникаль очрак килеп баскан. Кемне коткарырга: ананымы, әллә карындагы сабыйнымы? Хәзерге медицина фәненең алгы сафында торган үтә сәләтле, алтын куллы белгеч, кешелекле йөрәк иясе ике җанга да яшәү бәхетен бирүгә ирешә.
Чулпан да – укучы күңеленә керерлек гүзәл зат. Үз рухына якын булган хатын хакында автор болай дип искәртә: «Кулында укытучы дипломы булса да, нишләптер мәктәпкә күңеле тартмады шул Чулпанның. Бухгалтерлар өчен курсларда укып алгач, тотты да сәүдә үзәгендәге азык-төлек бүлегенә кассир булып урнашты».
Юк, Тимур мәхәббәтен казанган хатын асылы белән укытучы, мораль-әхлак кешесе. Әгәр дә исап-хисапка бирелүчән аумакай зат булса, ул ире вафат булгач та, үз канаты астына алырга җыенган Тимур Айдарович тәкъдимен кабул итәр иде. Чулпан – минемчә, ислам, шәригатъ кануннарына тугрылыклы булып яшәргә омтылучы һәм бала мәнфәгатьләрен алга куйган ана заты. Шуңа күрә ул хәтта кызып китә: «Мин ялгыз түгел хәзер! Китегез! Тимур абый, зинһар, китегез!» Әмма куса да, Чулпан белән буйдак ир рухи кардәшләр, тормыш бөтенлеген табарга тырышучы зыялы затлар. Язучы урынлы искәртә: «Кешеләрнең күбесе белән курку хисе идарә итә. Адәм баласы үзенең гомере өчен курка». Аңардан тик Алла кодрәтенә сыгыну һәм мәхәббәткә табыну хисләре генә аралый ала. Һәм нәкъ шул бөек хакыйкатькә төшенү аларны янә бер-берсенә якынайта, язмышларын бәйли. Инде кич булса да, иртәме-соңмы, барыбер яктырып таң атачагына ышаныч тудыра... Ә рухи терәк, гармонияле яшәү дәрте авыр көннәр кичергән замандашларның һәркайсына бик тә кирәк! Якты таңнан кем туйган?
Гүзәл затның кыю, үткер, зирәк каләме безне киләчәктә тагын да матур әсәрләр белән сөендерер дип өметләник.


Сәгыйдулла Хафизов,
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан язучыларының әдәби тәнкыйть өлкәсендә Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты

 

"КУ" 6,  2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: