Айгөл Әхмәтгалиева."Кичке таң"

Хөрмәтле укучылар! «Казан утлары» журналы «Җәһәт тәнкыйть» сәхифәсе янәшәсендә журналда басылып чыккан яңа әсәрләргә тәнкыйть формасындагы «Бергәләп укыйбыз» сәхифәсен ачып җибәрә. Тәнкыйть материалларына куела торган төп таләп – текстның һәм уңай һәм җитешмәгән якларын күрсәтү; әсәрне язучының үз иҗаты һәм татар әдәбияты, дөнья әдәбияты контекстында бәяләү. Журнал укучыларыбызны сайланган әсәр хакында сөйләшүгә кушылырга чакырабыз.


АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА. «КИЧКЕ ТАҢ».


«Җәһәт тәнкыйть» сәхифәсе 2018 елның башында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» повестена анализ белән башланган иде. Яраткан һәм татар әдәбиятының киләчәген аның белән бәйли торган авторларымнан ул. Әсәрләрен укый башласаң, җырлап торган аһәңе-яңгырашы, чиста һәм бай сөйләме үзенә тарта. Персонажларының күңел матурлыгы һәм олы җанлылыгы сокландыра. «Туташ» романы белән исә Айгөл олы драматик характерлар тудырырга да, татар халкы тарихын колачлап бәяләргә дә сәләтле булуын күрсәтте.
Инде менә журналның 4 нче санында аның яңа повесте басылып чыкты – «Кичке таң». Аерыла алмыйча укып чыктым, татар әдәбиятында яңа бер күренеш – синтетизмның югарырак төре формалашу билгесе кебек кабул иттем. Әйдәгез, әсәрне бергәләп «укып» карыйк әле.
А.Әхмәтгалиеваның төп иҗат юнәлеше – романтизм. Бу әсәрдә дә шулай. Асылда, повесть мәхәббәт, кешеләргә ярдәм итеп яшәү, мәрхәмәтлелек турында булып чыккан. Романтизм таләбенә буйсынып, язучы тудырган ике төрле тормыш моделенең берсе – «башка (башкалар) өчен яшәү»; икенчесе – «үзең өчен яшәү» (Динара, Мария Петровна) кебек аңлашыла. «Тимур – Чулпан – Илһам» мәхәббәт өчпочмагы ярдәмендә язучы беренче модельне идеаллаштыра: башкалар өчен яшәгәндә генә, теләгеңә, бәхетеңә ирешергә була дигән фикерне ныгыта.
Шушы романтизм юнәлешенә язучы дин фәлсәфәсен урнаштыра. Моңа әсәргә эпиграф итеп алынган «Аллаһка кайта торган көннән куркыгыз...» дигән «Бәкара» сүрәсенең 281 нче аяте үк юнәлтеп тора. Повесть дәвамында дин фәлсәфәсен укучыга җиткерү төп герой Тимур Айдарович образы аша башкарыла. Дин-имандагы, намаз укый торган кешенең уй-кичерешләре агымында, «аң агышы» алымы ярдәмендә җиткерелгән бу фәлсәфә әсәр тукымасына табигый кереп урнашкан, үз чиратында, мондый язу рәвеше татар әдәбиятының ХХI гасырда дөньяви һәм дини дөнья сурәтен бербөтен тасвирлый алу мөмкинлеген, юлын тапканлыгы турында сөйли. Әгәр ХХ гасыр ахыры татар әдәбиятында дини тематика – дөньяви тематикадан аерылып, хәтта каршы куелса, үз чиратында, дини фәлсәфә нәсыйхәт формасына өстенлек бирсә, бүген инде милли әдәбиятыбыз бу берьяклылыктан котыла бара. Дини күзаллау-фикерләр аерым бер персонажларның рухи дөньясы сурәтендә әсәр тукымасына кушыла һәм гомуми дөнья сурәтенең аерылгысыз бер өлешенә әверелә. Ф.Бәйрәмова прозасы, Т.Миңнуллин драмалары артыннан әдәбият мәйданына чыккан бүгенге әсәрләр моның аерым күренеш булмыйча, тенденциягә әйләнүен дәлилли.
Инде мәхәббәт өчпочмагы янындагы тарихка күз салыйк. Ул табиблар хезмәтен 
үзәккә куя, повестьның икенче эпиграфы аның реаль нигезе дә булуга ишарә ясый. Төп герой – нейрохирург Тимур Айдарович, язучы безгә аның кешеләргә ярдәм итү – башкаларга хезмәт итү тарихын да, Чулпан белән Илһамга ярдәмгә килү тарихын да, эпиграфтагы «уникаль очрак» – Чулпанга ясалган операция тарихын да бер үремтәдә ышандырырлык итеп җиткерә.
Повесть тәэсирле, урыны белән күздән яшь чыгарыр дәрәҗәдә нечкә-эмоциональ килеп чыккан. А.Әхмәтгалиева моңа «күптавышлылык» ярдәмендә ирешә. Повестьта, нигездә, дүрт: хикәяләүче; Тимур Айдарович, Илһам һәм Чулпан «тавышы» әйдәп бара. Төп геройның кичерешләре һәм фикерләре, хәтерендә калыккан күренешләр артыннан бару – ягъни «аң агышы» алымы аның психологик сурәтен шактый тулы тасвирларга мөмкинлек бирсә, урыны белән Чулпанга һәм Илһамга карата шушы алымны куллану вакыйгаларга эмоциональ бәя булып яңгырый. Айгөлнең үз геройлары эчке дөньясын, фикер-кичерешләр агышын тасвирлый белү сәләте сокланырлык. Бу өлкәдә ул – чын оста, остаз! Иң яшерен, иң нечкә тойгылар да, рухи халәт-омтылышлар да чигү чиккәндәй кәгазь өстенә төшерелә, шуның белән язучы үз геройларына, гомумән, кеше дигән җан иясенең күңел тирәнлегенә, ярата, соклана-кичерә белү сәләтенә гаҗәпләндерә. Повестьның чын мәгънәсендә бизәге булган гаять матур табигать сурәтләренең кеше күңеленә аваздаш тасвирлануы да психологизмны тирәнәйтү чарасына әверелә. Аеруча Тимур Айдарович «күргән» кереш өлештәге – көз башы рәсеме, ялгыз яфрак; повесть ахырындагы җәй сурәте; Чулпанның Илһамын югалткан мәлдәге кыш рәсеме шундыйлардан.
Әмма повестьның иң олы кимчелеге дә шуның белән бәйле: Тимур Айдаровичның эчке дөньясы сурәтендә көчле кеше башлангычы – хирург өчен, һәр мизгелдә башкалар тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тиешле шәхес өчен җитәрлек дәрәҗәдә булып чыкмый. Аның психологиясе – хатын-кыз позициясеннән чыгып язылган дигән тәэсир кала. Төп героеның тормыш кредосын аның үз уйларында язучы болай калкыта: «...сәгатьләр буе операция өстәле янында басып торулар да, вакыт белән исәпләшмичә, авыруның кыл өстендәге гомере өчен көрәшүләр дә – үзеңнең бу дөньяда кемгәдер кирәклегеңне, кемгәдер ярдәм итә алуыңны раслау бит ул. Яшәеш шуннан тора. Яратудан тора. Кешеләрне, тормышны яратудан». Бу ышандыра, дөрес, тәэсирле. Әмма ялгыз, намуслы, ярдәмчел геройны тагын бер ягы белән – көчле, катлаулы-каршылыклы, әмма үз холкындагы каршылыкларны җиңә алучы характер буларак та күрәсе килә. Чөнки үз-үзен җиңгән шәхес кенә башкалар хакына үлем белән тартышырга чыга аладыр, тормышын тулысынча үз һөнәренә багышлый аладыр. Мондый «көчле кешеләрнең» узганында аларның йөрәк буынын һәм холкын ныгыткан, билгеле бер юлны сайларга мәҗбүр иткән вакыйгалар булмый калмас! Югалтуларсыз, хата-ялгышларсыз гомер юлын узып булмаганны укучы да аңлый, белә бит.
Әлбәттә, «көчле кеше» амплуасының берьяклы, гел уңай сәхифәләрдән торган биография иясе итеп тудырылуы – безнең әдәбиятта совет идеологиясеннән калган традиция. Ул А.Әхмәтгалиева иҗатына гына түгел, әйдәп баручы күп кенә прозаикларыбыз иҗатына да хас бер күренеш булудан туктамады.
Бу урында, темасы, төп герой бирелеше, мәхәббәт өчпочмагы ягыннан аваздаш булган, татар әдәбиятындагы билгеле әсәрләрдән Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» (1966) романы хәтергә килә. Роман герое профессор Әбүзәр Таһиров та яшәвенең төп максатын «халыкка хезмәт итүдә» дип саный. Шушы сыйфатны калкуландырып, Г.Әпсәләмов ике төрле дөнья моделен «халыкка хезмәт итү» һәм «үзең өчен яшәү» кебек төзи: Әбүзәр Гиреевич, Чалдаев, Мансур, Юматша кебекләрнең эш-гамәлләрендә дә, эчке дөньяларында да авыруларга ярдәм итү сыйфатын беренче планга чыгара; Фазылҗан Яңгура, Илһамия, Сәлах Саматов, Клавдия Сергеевна кебекләрнең гамәлләрендә дә, күңелләрендә дә үзләрен өстен итеп күрсәтү, көнчелек, эгоизм, кешеләргә кимсетеп карау тоемлана. Г.Әпсәләмов үзәккә куйган романтик геройлар (Гөлшаһидә, Мансур, Таһиров) без сүз алып бара торган «көчле кеше» амплуасында сурәтләнә, язучы моның өчен тарихи-иҗтимагый, сәяси проблематикага мөрәҗәгать 
итә, совет чорында язылуына карамастан, шәхес культы кебек проблемага да кагыла, геройларын хата-ялгышулар аша уздыра.
А.Әхмәтгалиеваның «Ак читек» повестена күзәтү ясаганда, мин әсәрдә сурәтләнгән тарих янәшәсендә башка тарихлар уралып-үрелеп барганны күрәсем килү турында әйткән идем. «Кичке таң»да шулай килеп чыккан да. Романтик мәхәббәт, башкаларга ярдәм итү тарихларына дин фәлсәфәсе килеп тоташкан. Болар янәшәсендә экзистенциаль табигатьле курку фәлсәфәсе мотив буларак күренә башлый, әмма йомгакланмый, дини күзаллау эчендә югалып кала. Төп геройны яңа яктан ачарлык орлык шушы мотивта бар, бөреләнгән, һәм ул, үстерелеп, тагын бер тарих рәвешен ала алыр иде.
Повестьның тагын бер отышлы ягы төсендә мин язучының персонажларны рухи үсеш халәтендә, кискен үзгәрү барышында, билгеле бер рухи «тупсаларны» атлап үтү вакытында сурәтли алуын күрсәтер идем. Бу үзенчәлекне татар әдәбиятына Ә.Еники кайтарды, психологизм алымыннан – язу рәвеше биеклегенә күтәрде. А.Әхмәтгалиева әсәрләрендә дә, язмыш китергән сынаулар никадәр авыр, никадәр ачы булмасын, аның геройларының тормышы, дөньяга карашы, эш-гамәлләре кеше дигән бөек исемгә тап төшермәслек итеп сурәтләнә. Әсәрдән-әсәргә Айгөлнең үз иҗаты контекстында геройларның фикри дөньясы киңәя баруны да күрмәү мөмкин түгел.
Айгөлнең сөйләм теле йөгерек һәм сыгылмалы – моны инде әдәби тәнкыйть гел кабатлап тора. Бу әсәрдә дә әлеге сыйфатка хилафлык килмәгән. «Кичке таң» дип әсәр исеменә чыккан символ, табигать күренешләренең символлаштырылуы, җыр кулланылу – мәгънәви-ассоциатив тирәнлеккә дәгъва итә.
Язманың башында Айгөл Әхмәтгалиеваның яраткан һәм татар әдәбиятының киләчәген аның белән бәйли торган авторларымнан булуын әйткән идем. Шуңа күрә тагын берничә сорауга җавап эзләп карыйсым килде. Бу әсәр башка телле укучыга кай ягы белән кызыклы була ала? Кеше психологиясен кабат тергезә алу сыйфаты белән. Шул ук вакытта татар язучысының һәр әсәре – татар дөньясы, көнкүреше, ментальлеге турында күпмедер яңа мәгълүмат алып килергә мөмкин һәм тиеш: повестьта моны җитәрлек дип булмас. Әсәр милләтара никахларга кагылып үтә – әмма бу очракта проблема йомгакланмый, ябылмый кала. Мәдәниятләр төрле булса да – кешенең асылы бер бит! Һәм тагын бер күзәтү – повесть кешелек асылы турында сөйли, аны ярату, мәрхәмәт, ихласлылык белән бәйли. Әмма шушы асылны сакларга нәрсә ярдәм итә? Повесть бер төркем кешеләр өчен моның – дин, иман булуын раслый. Бу фәлсәфә гомумкешелек киңлегендә дә дөресме? Мондый сораулар әлегә минем өчен җавапсыз кала. Әмма аларны күңелдә уяткан өчен Айгөл Әхмәтгалиевага рәхмәт әйтеп, сөйләшүнең дәвамын көтеп калам.

 

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА,
академик, филология фәннәре докторы

"Кичке таң" әсәреннән өзекне монда басып укырга мөмкин.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: