Логотип Казан Утлары
Баш мөхәррир сүзе

Яңа елда яңа ниятләр

Яңа елда күңелегезнең имин булуын, ак ышанычлы һәм якты өметле теләкләрегезнең чынга ашуын телим!

Бу юлы без яңа елга аеруча ашкынып, ак ышаныч һәм якты өмет белән аяк бастык. Теләкләр дә алдагы еллардан бераз үзгәрәк: 2021 елга күчкән төндә матди байлыкка ирешү турындагы уйларны, мөгаен, күпчелек халык иң ахырдан гына искә алгандыр. Һәркем үзенең, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының гына түгел, гомумән, кешелек дөньясының сәламәт, имин булуына бәйле теләкләрне кабатлагандыр, дип уйлыйм.
Әйе, 2020 ел чын мәгънәсендә сыналу елы иде. Кешелек нинди генә яңа технологияләргә ирешмәсен, фән һәм техника өлкәсендә алга китмәсен, тәкъдир алдында көчсезлеген тагын бер кат танырга мәҗбүр булды. Көтелмәгән һәм Җир йөзендә яшәүче барча халыкларны куркуга, пошаманга салган бу чир күпләрне якыннарыннан мәхрүм итү белән беррәттән, бер-береңнең кадерен белү; иң мөһиме, исәнлек һәм газиз кешеләрең белән бергә булу кебек хисләрне калкытып куйды. Коронавирус чире башлануга, якыннар, туганнар, дуслар гына бер-берсенең кирәклеген тоеп калмады, илләр-дәүләтләр дә чикләрен ябып, үз ватандашларын саклау юлына басты. Менә шул шартларда үз республикаңа, үз милләтеңә, үз халкыңа карата булган бердәмлек тойгысы аерата мөһим, аерата кадерле.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында, 2021 елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү көндәлек тормышта еш кына артка чигерелгән рухи хәзинәләрне барлау, аларга лаек мөнәсәбәтне рәсмиләштерү кебек кабул ителә.
Бу бердәмлекне ныгыту безнең республика чикләрен үтеп, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезгә дә аркадашлыкны тоярга этәргеч бирсен иде. 2020 елның октябрендә узарга тиеш булып та, быелның апрель аена күчерелгән җанисәп халкыбызның милли үзаңын көчәйтүгә, рухи берлегебезне тагын да ныгытуга үз өлешен кертер дип өметләнәм.
Редакциябез, традициягә тугры калып, быел да республикабыз чикләрендә генә түгел, ә бәлки, Россия төбәкләрендә, аеруча милләттәшләребез күпләп яшәгән, халкыбызга бик күп талантлы язучыларны биргән һәм бүген дә тудырып торган Башкортстанда яшәүче авторларыбызга һәрвакыттагыча игътибарлы булачак.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелү хәвефле 2020 елның якты бер вакыйгасы булды. Өзлексез югалтуларга, чигенүләргә дучар булган һәм иң аянычы – яшь буында җуела барган ана телебез мәсьәләләре буенча теләк-тәкъдимнәрне җиткерердәй, соңгы елларда кыерсытылган мәгариф системасына карата булган борчулы уйлар белән уртаклашырдай, эшлекле фикерләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итәрдәй абруйлы Комиссиябез бар хәзер. Тормышның төрле тармакларында күтәрәмгә калган татар телен төрле чаралар ярдәмендә кузгатып җибәреп, Комиссия үз эшен системалы итеп коруга күчә бара. Милләт өчен файдалы булуын телибез икән, аның эшчәнлегенә һәммәбез дә уртак көчебезне салырга тиешбез.
Язучыларыбызны рухландыру, илһамландыру максатыннан әлеге Комиссия белән берлектә журналыбыз «Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган яңа конкурс игълан итте. Яңа әсәрләр иҗат ителү белән бергә яңа язучылар да пәйда булыр дип өметләнәбез. Татар халкының тарихына, язмышына мөрәҗәгать итеп һәм бүгенге хәятын да әдәби яктан мөкәммәл тасвирлап, милли темага язылган әсәрләре белән әдипләребез хәзерге рухи торгынлыгыбызның сәбәпләрен ачып бирерләр, аннан чыгу юлын да күрсәтә алырлар дип ышанам.
«21 нче ел» дигәндә, ничә буыннар алмашынса да, онытылмаган, һәр нәселгә диярлек кара шәүләсе белән кагылып узган 1921 ел ачлыгы хәтергә килә. Икътисади яктан тотрыклы республикабызда мондый хәлләр кабатланмас, иншалла. Әллә кайдан искән сәмум җилләре моңа кадәр тупланган рухи байлыгыбызны корытмасын да, яңа шытып килгән рухи хәзинәләребезне көйдермәсен иде!
Яңа елда күңелегезнең имин булуын, ак ышанычлы һәм якты өметле теләкләрегезнең чынга ашуын телим!

 

"КУ" 01, 2021

Фото: "Казан утлары"

журналы архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев