Логотип Казан Утлары
Баш мөхәррир сүзе

Сынмабыз, сынатмабыз!

Һәр алдагысы кебек үк, 2020 елга да шатлык-куанычларның, яңа табышларның күбрәк буласына, кайгы-борчуларның, югалтуларның урап узасына ышанып, аяк бастык.

Яңа елга зур өметләр баглап, кайсы шагыйрь генә ак теләкле шигырь юллары тудырмаган?! Яңа ел – Вакыт галиҗәнапларын болай бүлгәләү шартлы булса да – чуарланган кәгазь битен читкә куеп, чистасына – агына күчүгә, яңа китапны кулга алуга, ап-ак карга беренче эз салуга тиң бит ул!

 

Һәр алдагысы кебек үк, 2020 елга да шатлык-куанычларның, яңа табышларның күбрәк буласына, кайгы-борчуларның, югалтуларның урап узасына ышанып, аяк бастык. Бу ел – республикабыз, бигрәк тә халкыбыз өчен нәүбәттәге зур сыналу елы. ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан илкүләм мөһим чараларны тиешле дәрәҗәдә уздыру таләп ителсә, милләт тормышында, аеруча республикадан читтә яшәүче татарларны күздә тотканда, халык санын исәпкә алу төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татарстанда да татар мохитен тормышның һәр өлкәсендә саклап калу өчен көрәш барганда, чит өлкәләрдәге милләттәшләребезгә яңа буынны милли кыйблага тугры итеп үстерү икеләтә кыен. Без милли асылыбызны дөнья алдында горур рәвештә белдерергә тиешбез. Юкса күреп торабыз бит: татар дигән бөек халыкны төрле кавемнәргә парча-парча бүлгәләргә омтылучылар да шактый. Әлбәттә, татар язучылары милли үзаңны уяту җәһәтеннән һәрдаим тырыша. Ләкин нәтиҗәләр халык санын исәпкә алганда күренәчәк. Тик ята торган вакыт түгел! «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре үзләре генә дә 2019 елда берничә мәртәбә Башкортстан Республикасына, ике тапкыр Пермь краена һәм Оренбург өлкәсенә, Ульяновск, Мордовия өлкәләренә әдәбият сөючеләр белән очрашуларга барды. 2020 елда да андый сәфәрләребез күп булыр, төрле төбәкләрдәге укучыларыбызны куандырырбыз, шунда яшәп иҗат итүче авторларыбызны зурларбыз, җанисәп барышында милли бергәлекне, җаваплылыкны тоеп эш итәрбез, дип ышанам.

 

«Казан утлары» май аенда 98нче язын каршылый. Журнал нәшер ителә башлавының беренче көненнән үк милләтебезнең көзгесе кебек ул: яшәешебезнең һәр өлкәсе шагыйрьләребезнең – шигырь, поэмаларында, прозаикларыбызның – роман, повесть, хикәяләрендә, драматургларыбызның – пьесаларында, публицист, тәнкыйтьчеләребезнең − мәкаләләрендә чагылыш таба. Әлеге әсәрләрдән чыгып кына да, халкыбыз язмышының үткәненә бәя бирергә, бүгенге хәлен чамаларга, киләчәген фараз кылырга мөмкин. Бүгенге шартларда, әдәбият тарихына якты исемнәрен калдырган өлкән буын әдипләребез бер-бер артлы арабыздан киткәндә, телебезнең бар нечкәлеген тоеп, милли тарихыбызның олылыгын аңлап иҗат иткән язучыларыбызның сафы сирәгәйгәндә һәм әдәбият мәйданына яшь талант ияләре елдан-ел азрак аяк басканда, журналыбыз өчен һәр автор кадерле. «Казан утлары» журналында соңгы елларда яңа исемнәрнең күбрәк урын алуы, яшьләргә мәйданның киңрәк бирелүе, төрле әдәби конкурсларның даими оештырылуы – әдәби процессны хәлдән килгәнчә җанландырырга омтылудан килә. Һәрхәлдә, редакция яңа елда да үзенә йөкләнгән җаваплы вазифаны намус белән башкарып, автор белән укучы арасындагы арадашчы ролен тиешле дәрәҗәдә үтәргә тырышачак.

 

...Сыналулар халкыбыз өчен ят күренеш түгел, без гел сыналабыз. Моңарчы милли гамь безне берләштереп, саклап торды, зыялыларыбыз, язучыларыбыз аны халык күңеленә сеңдерүне тормыш максаты итте. Иң мөһиме – әнә шул бергәлек хисен җуймыйча, бер-беребезнең кадерен, кирәклеген тоеп, сыналуларда сынатмыйча, сыгылсак та сынмыйча, һәркайсыбызның уңышына сөенеп яшик!

 

Яңа елның тәүге санында һәммәбезгә дә шуны телим!

 

"КУ" 1, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев