Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Көзге

Көзгедән карыймын, Үземне танымыйм. Авыз кыек, күз кысык, Борынны да аңлап булмый – Җәенке, әллә почык?

Көзгедән карыймын,
Үземне танымыйм.
Авыз кыек, күз кысык,
Борынны да аңлап булмый –
Җәенке, әллә почык?
Шактый озак карадым
Һәм, ниһаять, аңладым:
Тапланган икән көзге.
Шуңа шулай ямьсез итеп
Күрсәтә икән йөзне.
Чүпрәк алдым да сөрттем.
Көзгем көлде, ялт итте.
Күзләрем ялтырады,
Борын да үз урынында.
Аңлагансыздыр, шигырем
Көзге хакында түгел лә,
Эш ярату турында.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев