Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Кем теле?

Сүзләрендә бар хата. Әни белми татарча, Исеме дә – Наташа. Әти генә ипи-тозлык Бераз сөйләп маташа.

«Ана телең, бел!» – диеп,
Апа шигырь ятлата.
Укытучы апаның
Сүзләрендә бар хата.
Әни белми татарча,
Исеме дә – Наташа.
Әти генә ипи-тозлык
Бераз сөйләп маташа.

Ничек ул татар теле
Булсын әнием теле?!
Дөрес итеп әйткән чакта
Ул ич әбием теле.
Урысчаны начар белә –
Әби килгән авылдан.
Сөйләшүе бөтенләй юк,
Аңлавы да авырдан.
Туган телемне өйрәнәм:
Тукайны сөйлим яттан.
Әбием сөенсен диеп,
Гел «биш»ле алып кайтам.
Татарча сөйләшәм өйдә,
Хөрмәтем – дәү әнигә.
«Балаң теле бу!» – дип әле
Өйрәтермен әнигә.
Әллә булмас дисезме?
Ә нигә?!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев