Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Дуслар

Икесен дә яратам: шуны һич аңламыйлар.

Көчегем белән песи

Һич дуслаша алмыйлар.

Икесен дә яратам:

Шуны һич аңламыйлар.

Бергәләп уйнамыйлар,

Бер-берсен санламыйлар.

Әллә инде дус булу

Кирәк дип санамыйлар?

Песием Мыраубикә

Көн-төн диванда ята.

Ялкауның да ялкавы,

Ул йокларга ярата.

Юлдаш, имеш, сакчыбыз,

Урыны ишек төбендә.

Өреп тә куя үзе,

Карак күрсә төшендә.

Хәзер генә төшендем:

Тормышлары түгәрәк.

Икесе дә бер өйдә

Ял итәләр бергәләп.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь балалар китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X