Бүренең "туганлыгы"

ШИГЪРИ ӘКИЯТ

Бик якын бер заманда, моннан ерак урманда;

Сөйләем мин бер хәлне, булган, ди ул чыннан да.

 

Урман өсте Аллаһның рәхмәтеннән күгәргән,

Матур кошлар сайрашып, күңелләрне күтәргән.

 

Пешеп җиләк-җимеше, печәннәре өлгергән,

Шат-шадыман сикереп, киекләре йөгергән.

 

Төзеп урман канунын тәртип белән эшләгән,

Тынычлыкта һәрбер җан һичбер эштән бизмәгән.

 

Олы-кече хайваннар төркем булып яшәгән.

Куян да бер куркусыз йөргән, берни дәшмәгән.

 

Бер читендә урманның чал бүре дә яшәгән.

Ырылдашкан, сугышкан, иреннәрен тешләгән.

 

Юлсызлык, тәртипсезлек көннән-көнгә үрчегән,

Дуслыгы да бозылган, тирә-ягы – күршедән.

 

Көчлеләре көчсезләрен буып-талап ашаган,

Пычранган ди җир-сулар: гел чүплеккә охшаган.

 

Кемнән тартып алсам дип, кемгә көчем җитәр дип, –

Эзләп чыккан чал бүре, җим табарга кирәк бит!

 

Йөри торгач бер көнне килеп җиткән бер җиргә –

Үрчеп гөрләп яшәгән куяннарның иленә.

 

Матур гына, тын гына җайлашкан тау битенә,

Исе китеп караган: ышанмаслык ич менә!

 

Тонык сулы чишмәсе, бозылмаган һавасы,

Туып үскән җирендә уйный куян баласы.

 

Читтән карап чал бүре, аккан селәгәйләре,

Куяннар бит каршында, зуры-бәләкәйләре.

Куян нәселе үрчегәч, бетмәс ризык гомергә,

Бик рәхәт булыр иде, хуҗа булсаң бу җиргә.

 

Кем дә каршы килмәс, дип уйлаган да ялманып,

Таптым, диеп, чарасын, елмайган ул шатланып.

 

Уйлап кына куймаган, капкан куян баласын,

Эчкән тонык суларын, сулап чиста һавасын.

 

Куркып мескен куяннар, качып кергән өненә,

Нишләрбез, дип, тетрәнеп, ябышкан бер-беренә.

 

Тәмен тапкан бүре дә болай гына калмаган,

Бер көне дә булмаган куян тотып алмаган.

 

Каршылык итә алмыйча гаҗиз калган куяннар,

Гариза язганнар, ди, кулларын да куйганнар.

 

Куяннарның вәкиле әйткән урман ханына:

«Зәмин1 булды бүре, дип, күп куянның җанына!»

 

Килеп урман сакчысы кыргыйлыкны туктаткан,

Куяннарның җиреннән ул бүрене чыгарткан.

 

Чыкса да явыз бүре, китмәгән үз иленә,

Хуҗа булырга теләп, куяннарның җиренә.

 

Хәйлә эзләп эшенә, барган төлке каршына,

Төлке дә бик шатланган, план төзеп башында.

 

«Кушылып бу бүрегә, керсәм куян җиренә,

Аш-тамактан кайгы юк, рәхәт булыр гомергә!»

 

Киңәштән соң бергәләп, барган урман ханына,

Урман ханы баш чайкап, кушылмаган планга:

 

«Буйсынырга төзедек урман канунын бергә.

Тимә куян иленә, яшәсен үз җирендә!

 

Бозып урман канунын, карамасаң сүземә,

Хайваннарның барысы дошман булыр үзеңә».

 

Ишетсә дә хан сүзен, кайтмый бүре юлыннан,

Төшендә дә шул куян, көндез китми уеннан.

 

Уйлап таба соңында фетнә ясау чарасын,

Хәбәр сала урманга бозарга ил арасын:

 

«Белмисез бит, җәмәгать, куяннар бик хәтәр, ди,

Ясый алар яшерен бер дару – бик зәһәр, ди.

 

Сезнең эчкән суларга шул зәһәрне салмакчы,

Үзегезне үтереп, җирегезне алмакчы.

Барыгызны кол итеп, урманга хан булмакчы,

 

Туктатырга тиеш без менә хәзер боларны,

Кушылыгыз миңа сез, бастыраек аларны».

 

Ишетеп бу хәбәрне шаккаткан, ди хайваннар

Ничек эшли белсен дип, явызлыкны куяннар.

 

Бик күбесе ышанмый каршы фикер әйткәннәр,

Калганнарын һич кенә икеләнмәс иткәннәр.

 

Ялган түһмәт2 яудырган бүре-явыз тынмыйча,

Төлке дә шул ялганны илгә җәйгән армыйча.

 

Вәсвәсә салып урманга, хайваннарны куркыткан,

Башкаларны тыңламый куяннарга «ук аткан».

 

Басып, яньчеп, үтереп кереп киткән эчкәре,

Каршы чапкан куянны кискән үткен тешләре.

 

Бу рәхимсез һөҗүмнән коты чыккан куяннар,

Уңга-сулга йөгергән, урын тапмый җан куяр!

 

Бүре, төлке берләшеп, башларыннан капканнар,

Тыныч куян җирләре кан эченә батканнар.

 

Бала куян зар җылый кочып, үлгән анасын,

Эзли үлек арасыннан ана куян – баласын.

 

Шунда бүре уйнатып вәхши канлы күзләрен,

Үзен хаклы күрсәтеп, сөйли ялган сүзләрен:

 

«Мескен бала куяннар, миннән куркып качмагыз,

Менә без сезнең яклы, сезнең хакны сорарбыз.

 

Ата-ана золымыннан котылдырып без сезне,

Иркенлеккә чыгарып, ачырбыз күзегезне!

 

Сезне куркак иткән шул явыз әби-бабайлар...

Сезнең явыз дошман бит монда үлгән куяннар!

Инде бергә яшәрбез булып якын туганнар!..»

 

Инде нишләр куяннар?..

Айшә Маски

Австралия, Аделаида шәһәре.

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: