Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Бөреләр битен юа

Кояш менә югары, – Нурлары кышны куа.

Кыш сөяген сындырып,

Эретеп йә туңдырып,

Март килде кызып-кызып,

Юеш эзләрен сузып.

Пәкедәй үткен җиле

Карны чәрдәкли, тишә.

Тал кызларын уятып,

Билбау төенен чишә.

Түбәдән карлар шуа,

Бөреләр битен юа.

Кояш менә югары, –

Нурлары кышны куа.

Вәсилә Хәйруллина

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев