Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Башлык

Яңа башлыгым югалган, Белмисезме кем алган? Апам әйтә: «Әйбәтләп Җыеп куясың калган!»

Яңа башлыгым югалган,
Белмисезме кем алган?
Апам әйтә: «Әйбәтләп
Җыеп куясың калган!»
Әйе, шулай эшләр идем,
Әгәр дә белсәм алдан.
Әби әйтә: «Мин беләм,
Алгандыр йорт иясе.
Аның да яңа башлыкны
Килгәндер бик киясе...»
Матур иде башлыгым
Әбием бәйләп бирде:
– Улым, башың эшләсен
һәм өшемәсен! – диде.
Әбинең җылы бүләген
Бик тә кидем яратып.
Күрше кызы Алияне
Куйдым үземә каратып.
Шул башлыгым югалган бит,
Йорт иясе, ди, алган.
Ялынып та, ялварып та
Сорыймын менә аннан:
– Зинһар, димен, йорт иясе,
Булма бүтән тиясе.
Башлыгымны бир миңа!
Әбиемә әйтермен,
Бәйләп бирер ул сиңа.
Алдан килешик шуны –
Булсын аның урыны.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев