Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Бәс

Ак чәчәктәй куаклар, Агачлар ак, ак авыл.

Ак чәчәктәй куаклар,

Агачлар ак, ак авыл.

Көмеш төсле бәс төшкән,

Үткән мәллә ак давыл?

Бәс – бабам сакалында,

Һәр мыек бөртегендә.

Кечкенә Сөмбелнең дә

Көмеш бәс керфегендә.

ВӘСИМӘ ХӘЙРУЛЛИНА

 

"КУ" 10,2018

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев