Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Аяклар

Бөтен нәрсә аяклы. – Күптән түгел тәпи китте Сеңелем, Ләйсән атлы.

«Шунда гына куйдым», – диеп,
«Нигә тагын җуйдым?» – диеп,
Эзлим бөтен нәрсәне:
Дәрес карарга утырсам,
Китапларны, көндәлекне,
Каләм белән дәфтәрне.
Куям гына югалалар,
Әллә кая юл алалар,
Һич кенә дә аңлый алмыйм –
Нигә болай кыланалар?
Әллә соң канатланалар?
Әллә соң аякланалар?
Булмаса да канатлары,
Бар аларның аяклары.
Чөнки хәзер безнең өйдә,
Бөтен нәрсә аяклы. –
Күптән түгел тәпи китте
Сеңелем, Ләйсән атлы.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев