Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Йолдызлы төн

Исеңдәме, җәйге серле төндә йолдызларны уйнап санадык?

Даһи тынлык, ап-ак кары белән

Көн дә инде кичкә авышкан.

Акрын гына атлап кайтып киләм

Ай яктысы сибелгән юлдан...

 

Ай нурында ак бөртекләр ялтырый,

Әйтерсең лә алар йолдызлар...

Һәм шулвакыт аем телгә килә:

«Күктә сиңа таныш йолдыз бар!»

 

Исеңдәме, җәйге серле төндә

Йолдызларны уйнап санадык?

Ике йолдыз, пар булсыннар диеп,

Хыял белән күккә карадык...

 

Ә хәзер кыш, алар һаман күктә,

Бәлки әле бергә булырлар...

Әйе, көтәм, вакыт кына үтә,

Тик язларга якты өмет бар...

 

Шушы тыныч, серле күгебездә

Йолдызлар күп... чикләрен белмим...

Ләкин беләм ике йолдыз барын:

Аларның бит исеме – «Син» һәм «Мин»...

Алисә Мәгъдәнурова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев