Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Тукайга

Балачактан – ятимлектә, иркәләү, наз күрмәдең...

Балачактан – ятимлектә,

Иркәләү, наз күрмәдең.

Күтәрүчең булмаса да,

Югарыга үрләдең.

 

Үз халкыңа хезмәт иттең,

Ару-талу белмәдең.

Бу дөньядан яшьли киттең,

Кыска булды гомерең.

 

Шагыйрь йөргән юллар буйлап,

Кырлайларга барабыз.

«Әллүки»не көйли-көйли,

Аны искә алабыз.

 

Син тудырган матур җырлар

Илһам бирә күңелгә.

Олуг шагыйребезне без

Онытмабыз гомергә!

 

Роза Шәфиева,

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты

 

"КУ" 4, 2016

Фото: tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев