Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Туган як

Хәтта бер йотым суың да гомердәй кыйммәт синең!

Һәр карыш җирең кадерле,

Сөйкемле халкың миңа.

Һәр талың, һәрбер камышың

Тугандай якын шуңа.

 

Һәр елың – чиксез куаныч,

Зур бәхет – һәрбер көнең.

Хәтта бер йотым суың да

Гомердәй кыйммәт синең!

 

Иркен сулышыңны тоеп

Үсә күк хәтта чирәм...

Яхшы җырга тиң яшәвең,

И газиз Туган җирем!

Илүзә Гыйльметдинова. Яңа Чишмә районы Чертуш авылы

 
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев