Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Төш

Бәхетемне тапсам мин юлымда, саклар идем аны үз кулымда...

Мин төшемдә күрдем: имеш, минем

Яшьлек белән картлык очрашты.

Яшьлек балкып тора, сөйли-көйли,

Картлык тыныч кына сорашты:

 

«Беләсеңме кая барасыңны?

Бу дөньяда ниләр аласыңны?

Ни югалтып, ниләр табасыңны?

Эш башларга иртәрәкме, соңмы?

 

Сабый чагың инде үтеп киткән,

Җан сөярлек ярың кайда икән?

Һөнәреңне сайлар чак та җиткән,

Уйланырга вакыт инде күптән».

 

Яшьлек көлеп кенә җавап бирде:

«Бу дөньяда бәхет кирәк, – диде,

– Бәхетемне тапсам мин юлымда,

Саклар идем аны үз кулымда».

 

Картлык сорый: «Нәрсә соң ул бәхет?

Кирәкме соң сиңа биек тәхет?»

Яшьлек әйтә: «Хыялларым булсын,

Алар һәрчак чынга ашып торсын.

 

Яшәр өчен максатларым булсын,

Маяк сыман алга дәшеп торсын.

Дөнья киңлегендә очар өчен,

Пар канатым – сөйгән ярым булсын».

 

Картлык елмайды да җавап бирде:

«Синдә, миндә бер үк язмыш, – диде, –

Синең хыялларың, максатларың,

Тырышлыгың миңа бәхет бирде».

 

Лəйсəн Сафина

 
Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев