Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Телне саклыйк

Татар теле, җандай якын Анам теле – Милләтемнең шиңү белмәс назлы гөле.

Татар теле, җандай якын Анам теле –

Милләтемнең шиңү белмәс назлы гөле.

Җир шарында күп телләр бар, төрле-төрле,

Иң ачысы, иң татлысы татар теле!

 

Татар теле, бик борынгы бабам теле,

Сакчысы син милләтемнең, нык терәге.

Саклыйк телне, яклыйк телне, әй милләтем!

Бу бит бөек Тукайның да зур теләге.

 

Халкым минем! Издермик без татар телен!

Саклыйк, яклыйк һәм көрәшик аның өчен,

Тап төшермик без бабалар мирасына,

Бай хәзинә итеп саклыйк алар эшен!  

Гөлзилә Гафурова, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев