Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Татар буласым килә!

Әлеге шигырьне бер ак яулык япкан татар апасының оныгы белән тырыша-тырыша, вата-җимерә русча сөйләшүен ишеткәннән соң тетрәнеп яздым.

Әлеге шигырьне бер ак яулык япкан татар апасының оныгы белән тырыша-тырыша, вата-җимерә русча сөйләшүен ишеткәннән соң тетрәнеп яздым.

Ирина буласым килми –

Иркә буласым килә

Галина буласым килми –

Гөлкәй буласым килә.

 

Маруся буласым килми –

Мәрьям буласым килә.

«Бабуся» буласым килми –

Оныгым үсеп килә.

 

Балаларга, оныкларга

Русча гына өйрәтсәң,

Күрше-күлән, дуслар белән

Русча гына сөйләшсәң,

 

«Мамаша» да булырсың,

«Папаша» да булырсың.

«Эй, бабуся!» — дип дәшкәндә,

Артка да борылырсың.

 

«Әбием», — дип дәшсен өчен

Оныгыма: «Балам! — дим.

– Әйдә әле минем белән,

Мин намазга барам», — дим.

 

Татар телем — туган телем

Шулкадәр хуш күңелгә!

...Урыс буласым килми шул,

Татар буласым килә!      

 

Раил Гатауллин
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев