Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Ни өчен икмәк агачта үсми?

Борын-борын заманда яшәгән ди Җирдә Табигать белән Халык.

Борын-борын заманда яшәгән ди Җирдә Табигать белән Халык. Алар бик дус булганнар, җәен бергә уйнаганнар, бергәләп балыкка йөргәннәр. Ә салкын көннәр җиткәч, бер-берсен җылытканнар. Табигать ул бик акыллы һәм бик тырыш булган. Көн дә таңнан торып эшкә керешкән, караңгы төнгә кадәр тир түккән. Шул сәбәпле агачларында тәмле ипиләр пешкән, урманнарында җиләк-җимеш өлгергән. Бу нигъмәтләрен ул якын дусты белән бүлешкән. Тик Халык Табигатьнең бүләген кадерләмәгән, ул үзен бик әдәпсез һәм артык иркен тоткан, хәтта агачтан җиргә коелган ипиләрне аягы белән тибеп йөргән! Күп ашаганга, аңа ризыклар әче булып тоелган, үзе дә нык кына тазарып киткән...

Табигатькә бу хәл бер дә ошамаган һәм ул Халыкка ачуланып, барлык нигъмәтләрен Җир эченә качырган. Халык ни булганын башта аңламаган. Аның бик нык ашыйсы килгән. Аннан ул Табигать янына килгән һәм ни булганын сораган. Табигать исә: «Күп ашасаң, бал да ачы була», – дигән...

Ачлы-туклы яшәү Халыкка ошамаган, һәм ул Табигать качырган хәзинәне эзләргә керешкән. Тик ипине тапканчы аңа бик күп тир түгәргә кирәк булган. Ул аны Җирдән озак эшләп тапкан. Үзе тапкан икмәк Халыкка бик тәмле булып тоелган. Гаебен таныган, Табигать белән яңадан дуслашкан. Шуннан бирле Табигать белән Халык тату яши башлаган, чөнки «тату аш татлы булыр», ди. Ә Халык хәзер дә икмәкне тырышып җир астыннан таба икән...

Камилла ДАВЫДОВА,

Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучысы

"КУ" 6 (июнь), 2016

Фото: pixabay

Теги: әкият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев