Мизгел сере

Вакыт — зур сер, бу дөньяда иң көчледер,

Мизгел саен ул җиһанга ямь өстидер.

Ул ямьнәрне кайчак болыт каплап китә,

Күңел исә киләчәктән бәхет көтә.

Сизелми дә вакыт үтә, җәйләр җитә,

Кыш үткәндә, кар сулары агып китә.

Өмет белән иртәгесен күңел көтә,

Көтә-көтә гомерләр дә үтеп китә.

Бәхет-шатлык, борчулар да мизгел генә —

Кич була да, вакыт җиткәч, таң беленә.

Мизгел — өмет, дөньялыкның бер кояшы,

Гасырлар да шул мизгелләр җыелмасы.  

Сөмбел Әхмәтҗанова,

Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының филология факультеты студенты

 

"КУ" 1, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: