Мизгел (хикәя)

...Мин инде үзем өлкән кеше. Тирә-ягымда бөтерелеп йөргән оныкларыма карыйм да гомернең үтүенә шаккатам. Үземнең дә шундый сабый чакларым әле генә иде бит... Кыш та шундый ук, карлар да мамыктай, тавыбыз да, безнең бала чактагыдай, аклыкка күмелеп тора, тик бүген инде нәрсәдер башкача, нидер үзгә...

...Чаңгы эзе сузылып киткән тар юлны сикереп үттем дә, чанамның бавын кулыма урап, өйгә юнәлдем. Артта, биек тау башында, яшьтәшләрем буран туздырып калды. Кала инде, җилдән җитез җилдергән озын чаңгылары бар шул аларның. Таяклары белән бер генә этәләр – шунда ук түбәнгә, күз иярмәс тизлек белән тау итәгенә кадәр төшеп җитәләр бит. Кире күтәрелгәндә дә, ак карда чыршы эзләре калдырып, оста гына өскә үрмәлиләр.

Еракта калган дусларыма карадым, аннан карашым арттан «ияргән» кызыл чанама күчте. Их, минем дә чаңгым булса иде! Бу елны, аркама букча асып, мәктәпкә йөри башладым бит югыйсә. Ә кулымда – келәт өстендә ятып искереп беткән чана бавы... Күңелемне кытыклаган көнчелектән һәм гарьләнүдән башымны түбән иеп, тыкрыктан борылганда, чанам, бармас булып, кинәт кенә төртелеп калды. Борылып карасам, астына кечкенә төргәк кергән. Аптырау катыш кызыксыну белән, аны сак кына иелеп алдым да, төйнәлгән авызын ачсам, ни күрим?! Тимер акчалар! Әйе, нәкъ шулай! Чыңлап торган тәңкәләр иде. Тирә-юньдә беркем күренми, кемнеке булырга мөмкин, дип, бер мәлгә аптырап калдым. Кая алып барырга, кемгә тапшырырга? Шулчак каршымдагы кечкенә тәрәзәле йортлар гүя ак кар төсе белән кушылды, томан эченә кереп югалды да, күз алдыма, ап-ачык булып, өр-яңа, сары ялтыравык чаңгы килеп басты. Татлы хыял, аңымны томалап, күңелемдә үземә дә әйтергә курыккан теләк тудырды. Чыннан да, төргәкнең иясе юк, күренми дә, кемгә бирим аны? Хуҗасының кем булуы билгеле түгел ич... Үзем дә сизмәстән, акрын гына кибеткә таба юнәлдем. Нәрсәдер мине эчемнән корт кебек кимерсә дә, ниятем нык иде. Кинәт ишелеп төшкән табыш минем башымны әйләндереп җибәрде. Адымнарымны икенче якка борырга кирәклеген аңладым да кебек. Әмма ниндидер бер көч мине нәкъ менә кибеткә таба тартты. Ишеген ышанычсыз гына ачып керсәм дә, кулыма шыңгырдап торган агач чаңгылар тигәч, түбәм күккә тиде инде. Күзләремне йома төшеп, агачның хуш исен тоюдан тәм табып, берникадәр онытылып тордым. Сыйныфташлар бүтән көлмәсләр, тау шуганда «эх» дигәнче узып китәрмен әле үзләрен! Урамда салмак кына ява башлаган кар да, яңа пешкән икмәк өстенә ягылган бал кебек, бәхет өстенә бәхет өстәде. Мондый уйларымнан минем тизрәк өйгә кайтасым, мичтә пешкән ипи белән тамак ялгап алганнан соң, яңа табышымны тауга алып чыгасым килә иде. Шундый ымсындыргыч уйлардан күңелемә шатлык тулды, аякларым өйгә таба элдертте. Чана өстенә яткырып салынган чаңгыма әледән-әле борылып карап, аның төш кенә түгел, ә чынбарлык икәнен кат-кат тикшердем. Салкын кар өстеннән үпкәле бер сызгыру белән шуып барган чана тавышы гына, бәхетемнең бер читен китеп, минем күңелемә шом сала иде. Алай да тукталмадым, чаңгыларның хәзерге мизгелдә үк аягымда булуын күз алдына китереп, алга таба, үзебезнең өйгә йөгердем...

Чаңгыларны ишек төбендәге кар көртенә кадап куйдым да атылып диярлек өй эченә үттем. Әмма... Ишекне ачкач ук, күңелем әллә нишләп китте. Өйдәгеләрне алыштырып куйганнар диярсең: әти йомшак урындыкта гәҗит укып утыра, тик йөзендә ниндидер борчу бар. Гадәттә, ул һәрчак елмаеп йөри. Мондый халәт аңа бөтенләй хас түгел. Әнинең өстәл янында яңа пешкән ипине кисәргә азаплануында да ниндидер чарасызлык сизелә. Әби кабат күзлеген югалткан. Шкафларны ачып, киштәләрне тикшереп йөри. Тагын уку өстәлендә калдыргандыр инде. Эче пошкан чакта шунда куя да оныта... Бабай исә ишекле-түрле йөренә. Иң борчылганы ул бугай. Күзләрендәге газаплы үкенечне сизми мөмкин түгел. Ара-тирә үзалдына сөйләнгәләп куя: 

– Хәтерсез, диген! Кайда калдырдым икән соң?! Түш кесәмә генә тыккан булсам инде...

Шулчак әти гәҗитеннән башын күтәреп карады да:

– Ярый, хәерлегә булсын. Юкка кайгырма, әткәй. Мәрхәмәтлесе булса, кайтармый калмас, – дип, бабайга эндәште.

Барысы да балталарын суга төшергән шикелле. Өйдә болай күңелсез булганын һич хәтерләмим. Бозланып беткән йон бияләйләремне сала-сала, бабайга эндәштем:

– Бабакай, бабакай! Ни булды?

Ул урамга караган тәрәзә буена әкрен генә килде дә, челтәрне бераз күтәрә төшеп:

Бүреккә дип җыйган акчамны төшереп калдырганмын. Кайда икәнен генә белмим. Кара әле, улым, ак кулъяулыкка төрелгән акчалар иде ул. Сиңа, яки дусларыңа очрамады микән? – диде. 

Кинәт кенә йөзем кызышып китте. Кулларым ут яна башлады. Кесәмә салып куйган ак кулъяулыкны учыма кыстым да урамга атылдым. Күземә ак-кара күренмәс, колагым берни ишетмәс булды. Ишек ябылганда, әни нидер кычкырып калды. Кулларыңа ки, диде бугай... Оятымнан җир тишегенә кереп китәр дәрәҗәгә җитеп, кибеткә йөгердем. Тизрәк, тизрәк... Кулга җиңел генә килеп кергән чаңгылар хәзер мине бер тамчы да җәлеп итми иде инде. Әтине, әнине, бабайны, әбине борчуга салган чаңгы... Юк, чынлыкта мин үзем гаепле идем. Бик начар эш эшләгәнемне аңлап, артка борылып карадым. Көн яктысын каплый башлаган караңгылык та минем бу оятымны яшереп калырга тырышкан кебек тоелды... Акчаны кире кайтарып, өйгә кергәч, күңелем тынычланып калды. Өстемне дә салмыйча, ак кулъяулыкка төрелгән акчаларны өстәлгә китереп куйдым. Җиңел сулап, урындыкка утыруым булды, шунда ук күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек йөгерде. Мин чаңгыларсыз да бик бәхетле идем!

Моннан соң байтак карлар яуды, биек-биек таулар өелде. Чаңгыларның да төрлесендә шудым. Һәр яңасын кулга алуга, иң беренче, күз алдыма урланган «бәхет» мизгеле килеп баса, агач исе борыныма бәрелгәндәй була. Шул чагында әле һаман да элгечтән төшмәгән бүреккә карыйм. Бабай инде күптән юк, ә бүреге исән. Иске булса да, җылы ул: анда бабай җылысы белән бергә минем бала чагымның «бәхет» мизгеле җылысы да бар...
 

Алинә Хәбибуллина,

Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы

"КУ" 6 (июнь), 2018

Фото: pinterest

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: