Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Балачак хатирәләре

Көтмәгәндә әнкәй җитез генә урыныннан торды. — Хәзер казыйм мин аларны...

Кем казый?

Безнең әткәй мәктәптә утызынчы елларда белем алган. Нәкъ шул елларда татар «Яңалиф»кә күчәргә омтылыш ясаган бит инде. Ул заманда мәктәпләрдә дүртәр-бишәр тел, өчәр графика өйрәнгәннәр. Кирилл, гарәп, латин графикасында әткәй иркен укый һәм аның телендә без аңламаган сүзләр дә бик күп була иде. Ни хикмәттер, сүзләр еш кына кискен бәхәс, көрәшкөрмәкләшү мәлләрендә әйтеләләр. Әткәй әйткән сүзне аңламый торып ни бәхәсне, ни көрәшне дәвам итеп булмый.

Әнә тагы дүрт ир-ат — әткәй үзенең өч улы белән идән тутырып көрмәкләшә. Аларның шахмат тактасындагы сугышлары шулай идән тактасына күчә дә китә шул. Кайсы кайчанрак елый башлар икән дигәндәй, әнкәй үзенең сынаулы карашын «сугыш кырына» төбәгән. Бәйләм бәйләгән булып утыра ул, ә чынлыкта бар нәрсәне ишетеп-күреп тора.

Эш елауга барып җиткәнче, әткәй кинәт сикереп торды да күтәренке тавыш белән: «Казыйны тыңла!» — дип аваз салды. Абый шунда сәерсенеп: «Кем казый? Нәрсәне казый тагы?» — дип аптырап калды.

Әткәй исә бертөрле мәгърур кыяфәткә кереп: «Мин — казый! Мин әйткәнчә булырга тиеш!» — дип кулын күтәрүе булды, Назыйм кинәт кенә сикереп, әткәй кулындагы фирзене эләктереп алды... Китте тагы көрәш-көрмәкләшү!..

Мине шул «казый» сүзе генә кызыксындыра бит инде. Чынлап та, нәрсә казый? Ә ник әткәй — казый? Көрәшчеләр мине ишетерлек хәлдә түгел. Аптырагач, әнкәй янына килеп, аның күзенә карыйм:

— Ни-нәрсә була икән соң ул «казый»? — дим.

Көтмәгәндә әнкәй җитез генә урыныннан торды.

— Хәзер казыйм мин аларны...

Әнкәй кып-кызыл булып кызган тимер кисәүне мичтән тартып кына алды да көрәшчеләр өстенә килеп туктады:

— Куегыз шахматны!

Бер караганда бик тыныч кына күренгән әнкәйнең дуамаллыгын барыбыз да беләбез.

Баш өсләрендәге кызыл кисәүне күрүгә, «батырлар» төрле якка сибелде. Әнкәй шахмат фигураларын иркенләп кенә тартмасына тутырды да дөрләп янган мичкә китереп тыкты. Котлары очкан малайларның шахматлары артыннан мичкә керердәй булып тартылып куюларын да, әткәйнең күзләрендә ялтырап киткән мут елмаю чаткысын да искәреп калдым мин.

— Мәсьәлә хәл ителде. Бу юлы әнкәгез үзе казый, үзе җәллад булды, — дип куйды әткәй. Ә мин исә тагы аның теленнән төшкән икенче таныш булмаган сүзгә аптырап калдым. «Җәллад»? Жәлләп түгелдер инде. Кая, жәлләдемени әнкәй?..

Көрәшчеләр кичке мал карау вакытын истән үк чыгарганнар икән. Әнкәй юкка гына кызмый инде ул. Беркемнең дә әйткәнен көтеп тормыйча, чыгып шылдылар. Әткәй малларга дип мичкәдән ашлы су бушата башлауга, мин аның кулына үрелдем:

— Үзем, әткәй, түлке теге «казый» белән «җәллад»ны гына әйт тә...

Әткәй бишмәтен кия-кия генә әйтеп салды:

— Әнкәң хөкем итүчесе дә, җәза үтәүчесе дә булды.

— Ә ник соң шулай гына дип әйтмисең?

Әткәй бер мизгелдә икенче яссылыкка күчте. Монысын каян беләмме? Читтән карап торган кешегә ул әле генә киртәдән кычкырып төшкән әтәчнең канатларын җыеп куюын хәтерләтер иде. Бер мизгелдә күзләренең төсенә кадәр үзгәреп китте аның.

— Ни бит, кызым, — диде ул, инде мәктәп тактасы янында торган укытучыга охшап, — җанда кадимие тирәнрәк утыра. Аннары...

Минем сабырым сынып төште:

— Әткәй, син миңа үч итәсеңме соң? Аңламыйм мин ул «кадими»не, аңла-мыйм, — дип елап ук җибәрдем.

Әткәй кия торган бишмәтен салып ук куйды да:

— Тукта, шулкадәр үк булдымыни соң әле? — диде. — Кызып кителгән шул. Җиденче сыйныфка күчкән кыз шулай елап торамыни, — дип аркамнан сыйпамакчы булган иде дә, кулын этеп үк җибәрдем:

— Мин «сыйныфны» да белмим, «сыйнфый көрәш»не генә беләм...

Әткәйнең күзләре «Ачы күл» өсте кебегрәк шомланып китте һәм ул салкын акыл көче генә җитмәгәндә куллана торган коралына — шигырьгә мөрәҗәгать итте:

Син дә хаклы, мин дә хаклы —

Аерыйк кара-акны.

Җәдидие — якындарак,

Сагынам кадими чакны.

Шулай такмаклап алды әткәй. Җитдилектән качасы итсә дә, җитдилеккә кайтасы итсә дә, шулай шигырь белән сөйләшә ул. Миңа иң охшаганы да шул инде.

— Димәк, яшьлегеңне сагынасың, — дим, аңлавыма шатланып.

Әткәй тагы тынып торды да:

— Әйе, синең бу сүзләреңдә хаклык бар. — Безгә карата кадими — борынгы, элекке булса, кешелек җәмгыятенең яшьлеге генә әле ул. Җәдиди — хәзерге, яңарак була. Тик үткәнеңне, тамырыңны тоймасаң, бүгенгең бер мизгелдә җимерелеп төшәргә мөмкин. Үткәннәрен онытып, үз тамырларын үзләре кисүчеләр дә аз түгел...

Әткәй ул чакта бер кинофильмдагы геройларны (әллә «Долина красных тюльпанов» диде инде) мисалга китерде. Үз улын үзе танымыйча, хәнҗәр белән кадап үтергән әтисе турында икән ул фильм, ә аның язмышына меңнәр язмышы бәйләнгән булган шул.

Малайлар малларга дигән ашлы суны да берәм-берәм кереп ала тордылар. Инде шахмат янган мичтә ипи дә пешеп чыкты. Өйгә ипи исе таралды. Искиткеч «тәртипле малайлар» — көрәшчеләр өйгә кереп, кулларын юдылар да өстәл янына килеп утырдылар. Яңа пешкән ипине әнкәй икегә генә ярып, өсләренә сары май салган. Әткәй табак белән селкенчәк китереп утыртты. Җиде кашык шәп-шәп йөреп алуга, табак та бушады. Бөтен ипиләрнең икесе дә юк булды.

Әткәй амин тотарга онытып утырган энекәшнең башын догага күтәрелгән кулы белән «ялгыш кына» өтеп алды, һәм барыбыз бергә аш кайтардык. Шуннан соң әткәй, бая урнашкан тынлыкны бозып, әйтеп куйды: «Эшкә! Иртәгә сәнәгати сәнгать белән шөгыльләнәсе булыр».

Юк икән, бу әткәйне мәңге төзәтеп булмас. Менә тагы әйтте дә куйды: сәнәгати сәнгать, имеш!

Ни белән шөгыльләнгәннәрен иртәгә генә күреп була инде. Әле сүз куертырга вакыт та юк, һәркем дәрес хәзерли.

Сәнәгати сәнгать

Шахмат «һәлак булганнан» соң, икенче, өченче, аннан соңгы көннәрдә дә безнең малайлар майлаган каештай йөреп тордылар. Өй эшләре дә, өйгә эшләр (дәресләр) дә бернинди искәртеп торусыз, һичнинди ярдәмсез башкарылды. Әткәй дә әллә ниләр сызып-кисеп, үзенең «Зөләйха»сын көйли-көйли, шахмат командасыннан башка гына яшәде. Мич аслары, мич башлары, хәтта кирәгеннән артык итеп, утын белән тутырылды. Инде суны да чана белән малайлар алып кайта, ипине дә алар баса, хәтта сыерны да алар сава башлагач, әнкәй йомшарды һәм, дүрт сум җитмеш тиен акчасын кызганмыйча, кибеттән яңа шахмат алып чыгып бирде. Тик шуның белән шул икән дип уйлый күрмәгез тагы. Шахматчылар өстендә утлы кисәү ай саен уйнап торды һәм теге дүрт сум да җитмеш тиенне ай саен мич йота барды. Егетләр тәмам азды. Әнкәй дә инде мәңге йомшармаслык булып кырысланды. Ә җиңелүне кичерә алмый иде егетләр. Уйнар өчен ниндидер җай табарга тиеш иде алар һәм тапкан да булып чыктылар. Беркөнне, безне шаклар катырып, шахмат уйнарга утырмасыннармы! Каян алганнар?

Юк, беркаян да алмаганнар. Әткәй дә акча бирмәгән. Егетләр шахматны агачтан пычак белән юнып үзләре ясаган! Тактасы аңлашыла. Анысын сызасы да шакмаклыйсы, алар сыннарны да үз куллары белән ясаганнар. Менә бит, бөтенләй чын кебекләр. Атының ялына кадәр бар, билләһи!

— Менә, — диде әткәй, — минем авызымны ябалмыйча торуымны күреп, — шушы инде ул сәнәгати сәнгать...

— Ничек шушы,—дидем мин, аптырап — кайсысы сәнәгати?

Әткәй рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә:

— Дүрт сум җитмеш тиен дә янга кала, янмый кала, — диде... — Агач сәнгатенә дә, ягъни агачтан матурлык ясарга да өйрәнәләр. Җәдиди итеп әйтсәк, «экономика искусствосы» була инде. Тик болар безнең үз сүзләребез түгел. Бурычка алганчы, борылып кара, кара сакалың артыңнан бара. Үз сүзләребезне, тарихыбызны рәнҗетеп, нигә бурычка сүзләр алырга соң? — дип, моңсуланып калды ул.

Казанда 90нчы елларда күп татарлар яңа ишетәсе үз сүзләребезнең мәгънәләрен әткәй миңа 60нчы елларда ук шулай аңлаткан иде инде.

Шушы аңлашудан соң әткәй үзенең малайлары белән тимер кыргыч станда агачтан да, металлдан да әллә ничә тартма шахмат ясады. Агачлары шул ук мичтә һәлак була бардылар. Металлдан ясалганнары әнкәйнең теңкәсенә озак кына тиделәр әле.

Бер шахмат «командасы» күңелгә аеруча якын булып кереп калган — сатирик образлар итеп ясалганнар иде алар. Туркалар — корсаклы, офицерлар — челән кебек нечкә, король — бөкре, атлары — арбалы, солдатлары — ишәк. Әткәй монысын да бик нечкә, бик нәфис сәнгать дип атады. «Урынлы көлке үргә меңгерә, урынсыз көлке гүргә иңдерә», — дип моңсу гына елмаеп карап торды ул ошбу сыннарга.

Бу төр сәнгатьнең файдасы да бик тиде. Безнең гаиләдә урындык-өстәл, диван-карават ише җиһаз ясау гадәти нәрсә дип санала. Ә менә сервант кадәр сервантны да үз кулы белән ясады бит абый. Хәтта тактасыз-нисез өйне тышларга да алынды алар. Кибет янында ешрак йөри торган әнкәй башына килгән фикер барысына да ошады. Аракыдан бушаган агач тартмаларны сүтеп, шомартып, пар киртәләргә чыршысыман итеп тезделәр дә бастырып кактылар, тезделәр дә кактылар бүрәнә өйгә. Буяп та җибәргәч, өебез әкият өе кебек булды инде менә. Өйнең верандасын да үзләре корып, үзләре бизәде, карлыгачлы-күгәрченле, чәчәкле тәрәз йөзлекләрен дә үзләре ясады алар. Мунчасын да, абзар-курасын да... Кирпечен дә үзебез суктык, үзебез яндырып чыныктырдык. Шул кирпечләрдән чыгарган мичләр гомер буена хезмәт иттеләр һәм... боларның барысы да безнең нәни «дәүләтебезнең» сәнәгати сәнгате булган икән!

Бүген таң калып уйланып утырам: шундый дәүләтчекләр, авыл-дәүләтләрне җимерү акылга сыя торган хәлме? Җаннардан төзелгән дәүләтләр ләбаса алар! Тиктормастай чабып йөргән тамырсыз кешеләргә, җимерелгән язмышларга карыйм да, авылсызлык, дәүләтсезлек фаҗигасе бу дигән нәтиҗәгә киләм.

"КУ" 12, 2015

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев