Каләм тибрәтү – бушану чарасы

Хәзерге заман язучылары турында сүз чыкса, күпчелек инде әдәбият мәйданында үз урынын тапкан, исемле әдипләребезне искә ала. Кызганыч, яшьләр күләгәдә кала. Ә алар әдәбият дәрьясында дулкын-дулкын булып күтәрелә дә үзләре турында аваз сала. Алар яшь, амбициоз, әйтер сүзләре бар. Шуларның берсе – күп бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган,  «Яңа дулкын» проекты катнашучысы Алинә Хәбибуллина. 
– Алинә, еш бирелә торган сорау: кайчан иҗат итә башладың?

– Төгәл шул вакытта яза башладым дип әйтә алмыйм. Каләмгә үрелүем китап укырга яратудан. Башлангыч сыйныфларда хикәяләр язарга тырышуымны хәтерлим. Кайбер дәфтәрләр әле дә өйдә тартмада саклана. Соңрак әдәби бәйгеләрдә катнаша башлагач, мин бу дөньяга чынлап тартылдым. Язучы абый-апалар белән очрашу, алар белән сөйләшү иң зур этәргеч булды. «Глаголица» бәйгесендә исә Рөстәм абый Галиуллин, Галимҗан абый Гыйльманов, Рифат абый Сәлах, Роберт абый Миңнуллинның киңәшләрен тыңлау һәм әсәрең буенча фикерләрен ишетү әдәбият дөньясына бөтереп алып кереп китте. Сихерле дөнья ул, аның белән бер танышкач, кат-кат тоясы килә. – Сиңа нинди темалар якын? Укучыга әйтер сүзең нинди?

– Таныш темага язу, үзең кичергән хисләрне тасвирлау җиңелрәк. Шуңа күрә дә мин моңа кадәр яшьләргә якын темаларга мөрәҗәгать итә идем. Дуслык, хыянәт, тугрылык, мәхәббәт һәм бәхет фәлсәфәсен бик яратам. Каләм тибрәтү – минем өчен күп очракта бушану чарасы. Идеяләргә килгәндә, һәр фильм яки әсәрдәге кебек үк иң соңгы сүзнең гадел һәм позитив булырга тиешлеген үзем өчен бер канун итеп кабул иттем. Тормышта күңелсезлекләр болай да җитәрлек, әсәрләр тормышка өмет уятырга тиеш.

– Татар әдәбияты мәйданына кереп китү сиңа ничек бирелде?

– Әдәбият мәйданына кереп киттем дип, авыз тутырып әйтмим әле мин. Әдәбиятка бәйгеләр аша килдем дип, еш әйтәм. Әгәр яшьләр язарга тели икән, аларга ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр бик күп. Мәктәптәге, югары уку йортындагы укытучыларым һәрвакыт канатландырып торгангадыр, мин һәрвакыт әлеге өлкәнең үземә якын булуын тойдым. Тик мин язучы яки шагыйрь булам дигән максатны алга куярга җөрьәт итмим, әйтер сүземне башкаларга җиткерәм һәм әлегә шуннан тәм табам.

– Белгәнемчә, син КФУның татар теле һәм әдәбияты, журналистикасы бүлегендә белем аласың.  Киләчәктә кайсы юл буенча китәргә уйлыйсың? 

– Әйе, хәзер өченче курска барырга әзерләнәм. Кайсыдыр бер юнәлешне сайлаячакмын, дип әйтү дөрес тә түгелдер инде, чөнки алар үзара тыгыз бәйләнгән һәм бер-берсеннән башка яши алмый торган юнәлешләр. Шулай да күңелгә иң якыны – әдәбият. – Алинә, хикәяләреңдә поэзия чалымнары сизелә. Гомумән әйткәндә, син чәчмә әсәрләрне якын итәсеңме, әллә тезмәме?

– Проза һәм шигъриятнең икесен дә бертигез яратам. Шигырьләрне 6-7 сыйныфлардан бирле язсам да, аларны башкаларга беренче курста гына күрсәтә, укыта башладым. Гомумән, шигърият минем өчен бик шәхси өлкә, шуңа күрә иҗат иткәндә көчәнеп язарга яратмыйм. Кирәк булса, рифмалы юллар тудырырга була, әлбәттә, ләкин хисләр һәм сүзләр үзләре тулып ташыганда, бар да табигый килеп чыга. Проза белән бераз башкачарак. Миңа анда үземне кирәкле бер халәткә кертү мөһим: үземне герой урынына куеп карыйм, ул кичергәннәрне йөрәгем аша үткәрәм. Андый вакытларда музыка ярдәмгә килә һәм, нинди булуына карап, теге яки бу хисне тоярга этәрә.
«Яңа дулкын»да

– «Яңа дулкын» проекты турында да сөйләшеп китәсем килә. Ничек әлеге дулкынга кереп киттең син?

– «Калеб» турында белсәм дә, «Яңа дулкын» турында ишеткәнем юк иде. Узган елның сентябрь аенда яшь шагыйрьләр кастингы булачак, дигән хәбәр таралды. Мин дә шигырьләремне җибәреп карарга булдым һәм Кариев театрында жюри катнашында узган  беренче этапка килеп эләктем. Минем өчен шактый яңа һәм кызыклы формат иде ул. Авторларын атамый гына, шигырьләрне сәхнәдән укыдылар һәм тавыш бирү белән алгы этапка үткәрделәр. Бәхәсле момент, әлбәттә. Ике шигырь буенча гына кешенең иҗатына бәя бирү бик үк дөрес түгелдер. Ләкин мөмкин кадәр объектив булырга тырышуларын күрдем, барысы да оешкан төстә узды.

– «Яңа дулкын» – шәхсән, минем өчен дә бәхәсле проект. Сораштыру буенча да бик күп татар яшьләренең бу агымны аңламавы, кабул итмәве яисә бөтенләй битараф икәнлеге ачыкланды. Син бу хакта нәрсә әйтә аласың?

– «Яңа дулкын»ның беренче этабыннан соң без – катнашучылар – Луиза апа Янсуар, Йолдыз апа Миңнуллина белән очрашып, шигырьләрне карап чыктык, бер-беребез белән таныштык. Анда чынлап та үзгә мохит. Бик тыныч. Гади тынычлык түгел ул, юк. Анда шом да, каядыр ашкыну да, бәргәләнү дә бар. Яшьләрнең күбесе үз стилен инде булдырган иде. Кичәгә әзерләнгән вакытта безгә атна саен күрешергә, очрашырга туры килде. Шуның йогынтысы булгандыр, без бер-беребезгә охшый башладык. Чөнки иптәшең сызгалаган юллар күңелеңә үтеп керә һәм синең дә шулай итеп (яхшы итеп) язасы килә башлый. Бу минем өчен иң авыры иде. Үземнең иҗат стилен югалтмау, үземне югалтмау мөһим иде минем өчен. «Яңа дулкын»ны аңлап булмый, диделәр. Тик мин бу җөмләне башкача төрле итеп әйтер идем: бүгенге көн шигъриятен аңлау авыр. Бу проблема әлеге проектка гына түгел, тулаем замана лирикасына кагыладыр, дип уйлыйм. Яшьләр күбрәк галәмгә, космик җисемнәргә мөрәҗәгать итә һәм үз дөньяларын булдырып, шунда кайнарга ярата. Андый шигырьләр бик матур яңгырый, ләкин аларны аңлау авыррак. Белмим, бәлки, бу зур өстенлек, ә бәлки, зур кимчелектер, тик ничек кенә булмасын, мин, укучыны хөрмәт итәргә һәм шигырьне аңлаешлы телдә җиткерергә кирәк, дигән фикер яклы.

– «Яңа дулкын»ны аңлар өчен нәрсә эшләргә кирәк? Аның «вайбы»1  нәрсәдә?

– Аны аңлар өчен бераз гына фәлсәфәче булырга, шигъриятнең яңа тенденцияләрен кабул итәргә кирәктер. «Вайбы» бик көчле аның. Яшь шагыйрьләрнең иҗаты белән танышып бару, кызыксыну шул энергетиканы тоярга ярдәм итәр иде кебек. Килешәм, проектның үзәгенә үтеп керү күпләр өчен авырлык тудыра, шуңа күрә кичәләрдә залга тамашачы җыю да беркадәр проблемалы иде. Ләкин шул дөньяда кайнаган кеше буларак әйтәсем килә: әлеге проектның эчтәлеге шактый тирән һәм анда үзең өчен, һичшиксез, яңалыкны табарга була. Кичәләр исә бик үзенчәлекле һәм җанлы узды. Тамашачылар тәкъдим иткән темага без сәхнәдә шигырь яздык һәм зур экранда чыгарып бардык. Мондый заманча формат яшьләрне генә түгел, өлкән яшьтәгеләрне җәлеп итү өчен дә менә дигән чара булды.
Инстаграм заманасы шагыйрьләре

– Хәзер инстаграм заманы. Син дә калышмыйсың, үзеңнең әсәрләреңне анда элеп барасың. Бу үзеңне танытуга ярдәм итәме?

– Шигырьләрне үземне таныту өчен куймыйм. Язылучыларым да алай ук күп димәс идем. Байтак өлешен үземнең танышларым, дусларым алып тора. Гомумән, шигырьләрне социаль челтәрләрдә тарату минем өчен максат түгел. Мәсәлән, инстаграмда «якын дуслар» исемлеген тәшкил иткән билгеле бер сандагы кешеләр бар. Шигырьләрне күп очракта шул аудитория белән генә бүлешәм. Хикәяләр ниндидер матбугат чарасында басылса, сылтамасын куя алам. Иҗат һәм социаль челтәрләрнең бәйләнеше шуның белән чикләнә, ахрысы.

– Ничек уйлыйсың, иҗат кешесенә инстаграмда иҗатын урнаштыру отышлымы? Яисә аңа журнал, газета кебек классик мәйданнарга мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

– Инстаграм – бик шәп мәйдан. Монда танылу күпкә җиңел һәм тиз. Шуңа күрә бу бик отышлы ысул икәнлекне инкарь итеп булмый. Әсәрне язып бетерү белән интернетка элеп кую мөмкинлеге бар бит. Ә газета яки журналга җибәрсәң, ул бер-ике ай, ел буена үз чиратын көтеп ятарга мөмкин. Ләкин традицион рәвештә басма чарада басылу кирәк, әлбәттә. Чөнки әсәрең газета-журнал битләрендә урын алсын өчен ул билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш. Димәк, үзеңнең хаталарыңны табу, аларны бетерү, бу өлкәдә камилләшү өчен менә дигән мөмкинлек бу.

– Алинә, синең авторлык хокукларыңны бозганнары булдымы?

– Юк кебек, андый очракны хәтерләмим. 


Җәһәт әңгәмә:

Топ-3кә кергән иң яраткан язучы-шагыйрьләрең?

– Илсөяр Иксанова, Равил Фәйзуллин, Ринат Вәлиуллин.

Синең иҗатыңны аңларга, аның белән танышырга ярдәм итәрлек 3 иң яхшы әсәрең?

– «Ристретто», «Чәчләреңдә шомырт исе» хикәяләре, «Арадагы чакрымнар» шигыре.

Әдәбият мәйданындагы 3 көндәшең?

– «Яңа дулкын» проекты катнашучылары.

Кайсы жанрда үзеңне сынап карыйсың килә?

– Фэнтези.

1  Вайб – инглиз теленнән: вибрация. Яшьләр сленгында ниндидер бер мохитнең атмосферасы, кәефе дигәнне аңлата.
 

Әңгәмәдәш – Айзилә САБИРОВА 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: архив

Теги: әңгәмә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: