Фатихалы гомер (хикәя)

1940 елның кышында Əмирхан белəн Əминəнең тормышын тулыландырып,

гаилəгə шатлык өстəп, зəңгəр күзле, сары чəчле кыз дөньяга аваз салды.

Нəни иреннəре янында җилəккə охшаган кечкенə генə миңе бар. Əминəнең

үзендə дə бар андый миң. Ул аңа сөйкемлелек өсти, елмаюын мəгънəле итə.

Баласында нəкъ шундый миңне беренче тапкыр күргəндə, Əмирхан сөенечен

яшерə алмады: «Җилəк кебек тəмле кызым», — дип сөйде.

Балага исем кушкан көннəн Əминə бик каты авырый башлады. Əмирхан хатынын

тəрбияли, тизрəк аякка бастыру өчен тырыша. Кызын əнисе куенына күтəреп сала

да, читкəрəк китеп, сабыеның əнисе кочагында назлануын күзəтеп тора. Яшь ананың

аяк-куллары сызлавына түзə алмаслык вакытлары була иде. Көчле авыртулар

башланганда, Əмирхан күкрəк сөте имеп яткан сабыен тизрəк кулына ала, Əминəгə

ничек ярдəм итəргə белми чарасыз кала. Кечкенə Миңсылу, əтисенə үпкəлəгəн

кебек, нəни иреннəрен турсайтып ала да, аңлыйм хəлегезне дигəн кебек, тыныч

кына йокыга китə. Бик тере, хəрəкəтчəн булса да, сабыр иде Миңсылу.

Əминəнең бəбидəн соң өзлегеп китүе турындагы хəбəр беркемне дə

битараф калдырмады. Күршедə ялгыз гомер итеп ятучы Сəрби əби һəр көн

саен яңа сауган кəҗə сөте алып керə. Аллага тапшырып, борынгылардан

ишетеп белгəн алымнар белəн яшь хатынны мунчада дегет сабыны белəн

сылый, төрле дəвалау чараларын сынап карый башлады. Əминə Сəрби əбинең

шифалы кулларының дəвасына өметлəнə иде.

***

1941 елның җəйге бер иртəсендə бөтен ил өстенə кайгылы хəбəр таралды.

Август аенда хат ташучы Əмирханга повестка китерде. Əмирхан, авыру

хатынын, яшь баласын калдырып, сугышка китте.

Əминə үзе генə Миңсылуны карарлык хəлдə түгел иде. Сəрби əби үзенең

кирəкле əйберлəрен төенчеккə төйнəде дə, ишегенə йозак салып, кəҗəсен

ияртеп, Əминəлəргə яшəргə күченде. Карчык олы яшьтə булса да, җитез

хəрəкəтле, бөтерчек кебек иде. Əминəгə үлəн сулары эчерде, иртəнге чыкта

аунатты, кəҗə сөте кайнатып эчерде. Сəрби əбинең тырышлыгы бушка

китмəде. Əминə күзгə күренеп тернəклəнде. Миңсылуны кулына алып күкрəгенə

кысканда, күзенə яшь килде. Əминə өчен үз аягыңда йөрү зур бəхет иде. Бераз

хəл кергəч, Сəрби əбигə əкренлəп хуҗалыктагы вак-төяк эшлəрне башкарырга

булышты. Озакламый Миңсылу да «эшкə» ярый башлады. Аякка баскач, Сəрби

əбигə ияреп, лапаска кəҗə саварга чыкты, ике тавык һəм əтəчкə җим салды.

***

Əминəгə Əмирхансыз бик авыр иде. Миңсылу əтисен сорап җанга тия. Фронттан

җибəргəн сурəтен кочаклап, Миңсылу аңа матур сүзлəр əйтə. Яшь хатынның

үзəклəрен өзеп, бəгырьлəрен өтеп ала иде бу күренеш. «Сабыебыз бəхетеннəн,

берүк исəн-сау гына кайтырга язсын инде», – дип үзалдына сөйлəнеп куя Əминə.

Юк, аямады сугыш аларны...

1944 елның буранлы кышында хат ташучы, Əминəгə туры карарга кыймыйча

гына, өчпочмаклы хат тоттырды. Хатны ачып укымаса да, Əминə анда яхшы

хəбəр түгеллеген чамалады. Хат «Өлкəн лейтенант Хəбиров Əмирхан Сабир

улы сугышта батырларча һəлак булды...» дигəн сүзлəр белəн башланган иде.

Əминə, күз яшьлəрен Миңсылуга күрсəтмəс өчен, чоланга чыгып, каһəр суккан

сугышны каргый-каргый елады.

...Бер-бер артлы көннəр үтə торды. Миңсылуга дə биш яшь тулды. Сəрби əби

авырып урын өстенə калды. Ул елларда колхозда эш бик каты иде, Əминə колхоз

эшеннəн кайтып кермəде. Сəрби əбине карау кечкенə Миңсылуга йөклəнде.

Миңсылу əбисенə үлəн чəе эчертте, урын-җирен рəтлəде, аны бер минутка да

ялгыз калдырмады. Көн буена Сəрби əби янында аның кəефен күтəрергə тырышып,

ягымлы сүзлəр сөйлəп, олыларча кайгыртып йөрде. Сəрби əби үзен бу гаилəнең үз

кешесенə əверелгәндәй хис итə иде. Миңсылуның шифалы кулларында ниндидер

тылсым тоя, йомшак теленнəн дəва таба иде карчык. Ул Миңсылуны рəхмəт

фəрештəлəренə тиңли, кешелəрне дəваларга сəлəтле булуын күреп сөенə иде.

Үз хəлен аңлап, Миңсылуга белгəн дəвалау серлəрен өйрəтергə ашыга. Сəрби

əби озак авырмады: авыз эченнəн генə догаларын укып яткан җирдəн, бу йортка

бəрəкəт телəп, хəер-фатыйхасын калдырып, бакыйлыкка күчте.

***

Сугыш үткəн урыннарда урнашкан балалар йортларын тылга күчергəн

вакытта, Əминə украин кызы Оксананы тəрбиягə алды. Ап-ак йөзле, үтə ябык,

гəүдəгə Миңсылудан əллəни артык булмаган бу кызчык, аны күрүгə: «Мамочка,

милая, пойдём домой!» – дип, кочагына сарылды. Əминəдə үз анасының

чалымнарын тапкандыр, күрəсең. Иреннəре өстендə Оксананың да нəни генə

миңе бар икəн. Бөтенлəй үз кызы диярсең... Авыл кешелəренең: «Башыңа тай

типмəгəндер бит, үз тамагыңны көчкə асраганда, ятим бала карарга ничек

йөрəгең җитə?» – дигəн сүзлəреннəн соң шиклəнеп тə калган иде югыйсə.

Əминə баланы кире кагарга үзендə көч таба алмады. Тиз арада документлар

əзерлəп, рəсмилəштереп тə куйды.

Миңсылу Оксананы бертуганы кебек кабул итте. Хəлсезлəнгəн, ачлыктан

йончыган авыру кызчыкны ул бер дə үзенең игътибарыннан читтə калдырмады.

Сəрби əбисенең ничек дəвалавын искə төшереп, Оксанага көн саен яңа сауган

кəҗə сөте эчерттелəр. Аллага шөкер, бəрəңгесе, сөте булган кешелəргə

ачлыкны җиңəргə була...

Оксана күзгə күренеп тазарып китте, кешелəр белəн аралаша башлады.

Элекке куркаклыгы, шикчел карашы, йомыклыгы бетеп бара. Төнлə сискəнеп

уяну, куркып елаулары да сирəклəнде. Əминə кызларының татулыгын,

бер-берсе өчен өзелеп торуларын күреп сөенеп туя алмый, теге вакытта кешелəр

сүзенə карамыйча, Оксананы үзенә алуына үкенми ул.

Сугыш тəмамланды. Көн артыннан көн, ел артыннан ел уза торды, сугыштан

соң тормыш бераз рəтлəнеп китте.

Миңсылу белəн Оксанага быел җиде яшь тулды. Мəктəпкə бару өчен, əниләре иске

киндердəн букча тегеп бирде аларга. Миңсылу мəктəптə алдынгы укучы, əнисенең

горурлыгы булды. Оксана да татарча ипле генə итеп сөйлəшə башлады.

Мəктəпне «яхшы» билгелəренə генə тəмамлап, Миңсылу Казанга юл тотты,

Оксана балалар бакчасына тəрбияче булып эшкə урнашты. Миңсылуның телəге

табибə булу иде. Монда да сынатмады ул. Институтны «кызыл диплом»га

тəмамлап, Казанда республика хастаханəсенə табибə булып эшкə урнашты.

Шəһəрдə авыл кызына үзен табу җиңел булмады. Нинди генə эшкə алынса да,

Миңсылуның күз алдына ак фəрештə булып Сəрби əбисе килеп баса, аңа көч бирə.

Аның сынатырга хакы юк, чөнки бу юлны ул үзе сайлады. Сəрби əби фатихасын

алган кыз тырыш хезмəте, авыруларга карата шəфкатьлелеге, үз өстендə

туктаусыз эшлəве аркасында абруйлы табибə булды. Миңсылу Əмирхановнаның

үзенчəлекле дəвалау ысуллары, шифалы куллары турында сокланып сөйләделәр.

Кызы турында мактау сүзлəре ишетү ялгызы бала үстергəн ана өчен горурлык

иде. Əминə апа лаеклы ялга чыккач, Оксана белəн бергəлəп кызы янына күченеп

килделəр. Əминə апаның шатлыгы эченə сыймады.

***

Барысы бергə чəй эчеп утырганда, ишек шакыдылар. Акрын гына торып,

Əминə апа ишекне ачты. Ишек төбендə ап-ак чəчле, ябык кына бер абзый

басып тора иде. Ул беренче булып эндəште:

— Исəнмесез! Мин Степан атлы булам! Оксана Бондарчук бу йортта

торамы?

— Исəнмесез! Əйе. Оксана, кызым, сиңа килгəннəр!

Əминəнең күңеле нидер сизенгəндəй, йөрəге ашкынып тибəргə тотынды.

Оксана үз бүлмəсеннəн чыкты, таныш кешегə караган кебек, бусагада торган

ир-атка текəлеп карап торды. Степан кызның ирен өстендəге миңен күреп,

ишек катында басып торган Оксананың үз кызы икəнен таныды.

— Кызым!

— Əтием!

— Кызым, күпме еллар эзлəдем мин сине! Менə нинди булгансың син!

Сагындым сине, кызым!

Оксананың күзеннəн яшь бəреп чыкты. Ата белəн бала арасыннан күзгə

күренми торган җылы дулкын үтте.

— Əтием, мин дə сезне бик сагындым! — диде кыз, күз яшьлəрен йота-йота.

...Таң атканчы сөйлəштелəр алар. Əтисе кызын Украина якларына алып

китəчəген әйтте. Əминəне үз əнисе дип танып, аны кадерлəп яшəгəн Оксана

алдагы тормышын берничек тə аннан башка күз алдына китерə алмый иде.

Барысы да тып-тын калып, сагышлы уйларга чумып утырган минутларда

һəркайсы алдагы көннəргə план корды. Назлы сүзлəр, рəхмəтлəр күп əйтелде,

яшь аралаш көлүлəр дə, юатулар да шактый булды бу кичтə. Аерылуны йөрəге

белəн аңласа да, Əминə Оксана белəн хушлашырга əзер түгел иде əле.

***

Степан Казанда бер атна кунак булганнан соң, кызлары өлкəннəр өчен

көтелмəгəн тəкъдим ясады. Алар Степан белəн Əминəне картлык көннəрендə

бергə күрергə телəүлəрен, барысы өчен дə шулай яхшырак булачагын әйттелəр.

Балаларының фатихасы белəн, Əминə апа һəм Степан бергə тормыш кордылар.

 

Илүзә Кашапова 

 

 

"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: