Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Без кемнән ким?

Ел саен яфрак әзерләргә задание бирәләр бит — фәлән центнер тапшырып, колхозның яшь терлеге өчен үзеңнән өлеш кертергә кирәк... Безгә, бюджетта эшләүчеләргә, аерым көн һәм машина билгеләнгәч киттек Иж буе әрәмәлегенә. Килеп туктавыбыз булды, андагы тамашага беркавем хәйран-вәйран булып, шаклар гына катып карап тордык...

Юмореска

Ел саен яфрак әзерләргә задание бирәләр бит — фәлән центнер тапшырып, колхозның яшь терлеге өчен үзеңнән өлеш кертергә кирәк...

Безгә, бюджетта эшләүчеләргә, аерым көн һәм машина билгеләнгәч киттек Иж буе әрәмәлегенә. Килеп туктавыбыз булды, андагы тамашага беркавем хәйран-вәйран булып, шаклар гына катып карап тордык. Анда машина, анда палатка, янында ярым шәрә ирләр, хатын-кыз, бала-чага. Су коеналар, ит кыздыралар, учак якканнар. Безнең Иж буйкайларыбызда, безнең әрәмәлеккәйләребездә, безнең җиләкле, чәчәкле болынкайларыбызда шәһәр әтрәк-әдәмнәре рәхәтләнеп яталар бит, ачуыңнан шартлаплар ярылырсың. «Безнең алардан кай җиребез ким? Нигә безгә дә җыелып бер чыкмаска?» — дигән уй килде башка. Шул арада кичкә план әзер иде инде.

Ирем эштән кайтканчы мал-туарны әйбәтләп ябып, шәңгә-өчпочмакларымны төйнәп көтеп алдым. «Әйдә, атасы, — минәйтәм, — бер рәхәтләнеп ял итеп кайтыйк әле Иж буйларында. Балалар үсеп, читкә таралышканнан бирле аулак өй ясап та туйган, урын үзгәртик», — мин әйтәм. Сүземне көткәндәй сумкадан башын чыгарып торган шешәнең елтыравыклы бөкесенә күз генә төшереп алды да гаражга машина кабызырга кереп китте ирем. Күршегә кайткан дачникларның палаткасын алган идек, аны куйдык, учакта чәй кайный, табын корып җибәрдек, һай, ул елга буйларының матурлыклары, саф һавасы, әрәмәлектә сайрап торган кошлары! Бакаларның кичке җырлары тансык инде менә, тансык прәмәе. Тау өстендәге авылда берсе дә юк бит боларның. Рәхәтләнеп утырабыз да утырабыз. Караңгы төшә башлады. «Әйдә, ятыйк», — ди ирем. Күп сөйләшми ул, талканы коры. Бу хозурлыктан аерылып, палатка түренә үрмәләдек, һай, ул яшь үлән исләре. Прәме, мин сиңа әйтим... Озак та узмады... «без дә без, без дә без». Рәтен белеп җиткермәгәнбез, палаткага черки тулган. Папирос төтенен уйлап та бирмиләр. Әллә үзләре тәмәке тарта башлаганнар инде су буе черкиләре. Кисәү башлары алып кереп, көч-хәл белән арындык дошманнардан.

Ярар, ятабыз, ятабыз, күзгә йокы керми. Бүген числоның ничәсе соң әле? Кичә 20нче июнь иде бугай. Бүген 21е... ә? Соң бит исәпләргә уңай булсын диеп, 1 июньдә чуар тавык астына йомырка салган идем, кара тавыкны чуарыннан бер атна элек үрдәк йомыркасына утырттым. Хараплар гына булдым бит, бүген чебиләр борынлар көн ләбаса, җитезрәкләре чыга башларга да мужет, әйтәм лапас буенда күршеләрнең ата мәчесе йөри иде. Сизсә, төне буе иркенләп ташый инде бәбкә-чебиләрне... Иргә әйтсәм инде... «Гомергә бер чыктык, анда да...» — диячәк. Шулай да тучны бүген ничәсе микән, сорыйм әле, ул да йокламый ята бугай. «Кара, сиңа әйтәм, бүген числоның ничәсе?» «Путёвкага 21е дип яздым», ди. «Ә, ә, ә... абзар тирәсеннән узганда, чебеш тавышы ишетмәдеңме?»... «Синдә чеби кайгысы, менә мин чылбырдагы үгез ычкынмаган микән дип ятам». «Теге дачникларның көн белән төнне аера белмәгән бройлерлары яшелчә бакчасын хәл итеп куймасыннар, димен». «Аерып япкан тәкә чыкса, яшь бәрәннәрне харап итеп бетерер». «Җитте, әйдә, җыен кайтабыз!» Әй... Бу җәйге төннең кыскалыгы... Без кайтып абзар-курадагы малларның исән-иминлеген тикшереп кереп ятканда, таң сызылып килә иде инде.

Рәмзия Җиһангәрәева

Әгерҗе районы, Кичке Таң авылы

Фото: pixabay.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев