Бәләкәй Рөстәм

Туган як яме

Мин үземнең туган авылыма, аның тирә-ягына, кешеләргә гашыйкмын. Безнең яктагы чыпчыкларның чырык-чырык килүләре башка җирдәге сандугачларның чут-чут сайравыннан матуррак, ягымлырак, назлырак тоела миңа. Җилләре дә, нинди генә булсалар да, көчлеме, талгынмы – мине танып, битемә кагыла төсле, иркәли сыман. Каргасының карылдавы да күңелгә рәхәтлек биреп тора, билләһи. Авыл тыкрыкларында безнең ялан тәпиләрнең эзләре күптән җуелган инде. Ләкин күңелемдә, хәтеремдә алар бар да саклана әле. Кайларда гына булсам да, бик еракларда йөрсәм дә, сыер мөгрәүләре, сарык бәэлдәүләре, эт өрүләре, әтәч кычкырулары, тавык кытаклаулары, каз каңгылдаулары колагымда һаман яңгырап тора.

Дөньяга күз ачу

Мин – Чаллы районының Чыршылы авылында 1952 елның 2 февралендә туып үскән малай. Шунда укый башладым. Әнием дә, әтием дә укытучылар иде. Әтине Үзбәкстанга укытучы итеп җибәргәннәр. Ни өчен шулай иткәннәрдер – анысын белмим инде. Шуннан сугышка да алганнар. Сталинград сугышына эләгеп, каты гына яралана да госпитальдә ята. Башына күп яралар алып, контужен булып, бер кулын юньләп күтәрә алмыйча кайтып кергән кеше ул. Шул контузиясе аркасында аңа инде укытырга рөхсәт итмәгәннәр. Сугышта аның башыннан кичкән хәлләрдән берсен миңа Бәкер бабайның улы Бәширов Равил сөйләде – ун ел чамасы элек бу. Мин шуннан ирләр арасындагы чын дуслыкның нинди булганлыгын белдем. Бәкер бабай – безнең авыл кешесе. Аның унбер баласы бар иде. Сугышка хәтле ундүрт яшьлек кызга өйләнеп киткән кеше ул. Сугышта, алгы сызыктагы гаскәрне тулыландыру өчен, яңа солдатлар алып киләләр. Әтине госпитальдән соң алгы сызыкка җибәрмәскә булалар. Ул, араларында якташлар юк микән дип, боларны карап йөри дә күрә: Бәкер бабай! Күрешәләр. Кочаклашалар. Шуннан соң әти Бәкер бабайны, безнең частьта калсын әле дип, сорап калдыра. Бер атакадан соң Бәкер бабай кайтмый. Әти, күңеле ниндидер афәт сизеп, эзләргә чыгып китә. Яу кырын байтак таптый ул. Бер заман караса, ярты гәүдәсе күмелгән Бәкер бабай ята. Алып кайта инде әти… Алар фронттан да бергә кайталар…

Балык булу рәхәт түгел икән!

Без гаиләдә өч бала үстек. Мин – уртанчысы. Миннән олысы, апам – Энҗе, кечесе – Алсу исемле. Туганнан туган бер абыебыз гаиләсе белән Камчаткада яши иде. Авылга еш кайткалыйлар һәм алар миңа бервакыт кармак алып бирделәр. Балык тотарга ярата идем мин. Малайларның күз явын алырдай кармак иде бу. Балыкка төшкәндә ничек итеп кармакны еракка атарга кирәклеген өйрәнеп барабыз. Болай итеп аталар, юк, менә болай итеп, дип осталык күрсәтеп бара торгач, берсенең кармагы минем борынга килеп эләкмәсенме! Чыгарып кына булмый бит. Җебен кисеп, мине күрше авыл амбулаториясенә алып киттеләр. Анда кармакны келәшчә белән кисеп чыгардылар. Врач апаны «Патыйма апа» дип йөртәләр иде.

Эшкә ярый башладым

Элек, без үскән вакытта, печән бик юк иде бит. Бар иде ул, ләкин кеше малны күп тота иде. Печәнне гел сатулашып бүләләр инде. Ул чорларда урман чистарту эшенә йөрде кеше. Май урталарында ук китәләр дә аннары процентка печән чабалар. Мин аларга виләсәпид белән ашарга ташыйм. Менә аларның андагы чәйләренең тәмлелекләре! Аннары инде чүмәләләр өеп куялар да, монысы кемгә, монысы кемгә дип, мине артка борып әйттерәләр иде. Бүлеп бетергәч, Бәкер бабай тальянын сызып җиппәрә. Әй, матур да уйный инде! Күңелнең әллә нинди җепләренә хәтле дерелдәп куя. Анда аларның, патшадан калган дип әйтәләр, зур өстәл кебек бер ташлары бар. Имеш, патша шул тирәдән үткәндә туктап, шуның өстендә чәй эчкән. Булгандыр, булгандыр – бик матур таш ул, өсте тигез, шома. Тарихта билгеле бит, патшаның юлы Минзәләгә барганда шушыннан үткән, Минзәлә янындагы күперне дә «Әби патша күпере» дип йөртәләр ич. Печән чабучыларның өстәл кырыенда шалашлары да бар иде. Шул агач ботаклары һәм печән түшәп ясалган шалаш эчендә яту рәхәтлеген сөйләп аңлату мөмкин түгел. Мин хыялга чумам. Күктә йөзсәң дә, җиргә төшәсең шул. Урманчыдан калган процент өлешен төяп, бастырыклап өйгә алып кайтасың. Мин печән өстендә. Уйланам, күктә ак болытлар, әнә самолётның ак юл эзләре калган, менә шул күренеш минем күңелдә очучы булу теләген кабызып җибәрде. Их, ак юл сызып авыл өстеннән узасы иде бит бер!

Печән өстендә

Печәннең мәшәкате күп бит аның.

Аны иң элек чабасы бар. Чалгыны мин сигез, тугыз яшьләрдә тота башладым. Ә менә тырманы, сәнәкне печәнне әйләндереп киптерергә яшьрәк чакта ук тоттыралар иде. Мин бу эшләрне бик яратып эшләмәдем, әлбәттә, ләкин ашыйсы килә бит. Әти-әнигә булышу– куанычлы гамәл. Әйткән сүзне тыңларга кирәк. Эшләмәсәң, уйнарга да чыгармыйлар бит. Каймагы да эләгә, сөтен дә мул чөмерәсең, маен да калын итеп ягып ашыйсың. Эшләсәң, баштан сыйпап мактыйлар: «Улыбыз булдыра!» – диләр. Рәхәт. Аннан соң печәнне абзар түбәсенә тутырасы бар бит әле. Безнең түбә өчпочмаклы. Шунда мине менгерәләр. Почмакларына тыгызлап тутырырга кушалар. Белсәгез иде андагы печән тузанын. Борынга, авызга гына түгел, колак тишекләренә хәтле тула иде. Төчкертә, йөткертә, тончыктыра. Әле сәнәк очыннан да сакланырга кирәк. Астан ыргыткан печән кире төшеп китмәсен өчен бик зур осталык сорала анда. Бу эшне гел мин башкардым. Апам белән сеңлемә кушыйммыни инде?! Таптап өй, таптап өй, диләр. Малай гына булсам да, егетлек күрсәтәсем килә – кушмыйча да үзем түбәгә менәм.

Шулай эшләп үстек.

Аннары бит әле шунысы бар: печәнне алып кайтасың, түбәгә тутырырга өлгерми каласың – яңгырга эләгә. Яңадан таратып киптерәсең инде! Әй ул печән әзерләүләр!..

Чатаклы шаянлыклар

Яз көне малайлар белән боздан бозга сикерешле уйный идек. Елга буйлап бер-берсенә бәрелә-сугыла бозлар ага. Каршы якта – чирәмлек. Без анда учак көленә күмеп бәрәңге пешерергә чыга торган идек. Шунда боз өстендә сикереп ярышабыз. Шулай бер тапкыр елга уртасында суга төшеп киттем. Әмма ләкин ничектер бозларга ябыша-ябыша үрмәләп чыктым барыбер малайлар ягына. Нишләп көләсез дип әйтмәкче идем, тагын чумдым. Ярый әле йөзә беләм. Тагын чыктым да өйгә йөгердем. Бөтен киемне салып ыргыттым да мич башына менеп утырдым. Эштән кайткач, әни бик яхшы гына эләктерде үземә. Әти әллә ни кул күтәрми иде, әни бирә инде кирәкне. «Чукынмыш!» – дип каты итеп чеметә иде ул. «Әйттем бит мин сиңа, әйттем бит мин сиңа!» – диеп үтерә иде чеметеп.

Хоккей уйный идек

Безнең кырыйда сиксән гектар алма бакчасы бар иде. Шуның җиде гектарын әтигә сакларга бирделәр. Җилкәсенә ау мылтыгы да астылар. Тоз белән ата торган патроны да бар. Шул мылтык күңелне гел кытыклап торды, ләкин мин аңа, иң өстемә асып йөрүдән гайре, кагылмадым. Ул вакытта Чаллыдан Минзәләгә юл салалар иде. Без икенче сменада укыйбыз. Ут юк. Кнәз дигән авылга йөреп укый идек ул вакытта – анда урта мәктәп. Биш километр ара. Моңа хәтле дүрт классны укыган идек, шунда тагын дүртенчегә барып кердек, авыр булмасын дип. Бишенче класста укыган чак булгандыр, белдем, юл салучыларның прожекторлары бар. Караңгы булгач, без икенче сменадан соң хоккей уйный алмыйбыз бит инде. Юлчылар миннән алма сорыйлар. Мин әйтәм, бер капчык алма бирәм, прожекторга алмашып, дим. Нәрсәгә сиңа прожектор, диләр. Безгә хоккей уйнарга кирәк, дим. Ә Рафаил дигән дус малайның абыйсы электрик иде. Кайткач, куя баганага, төне буе уйныйбыз. Шулай иттереп мин бер капчык алманы прожекторга алмаштырдым. Сөйрәп кайттым шуны авылга. Ара ике чакрым чамасы. Әни, мине күрде дә: – Сине бит утырталар, – ди. – Бар, илтеп бир кире. – Юк, – мин әйтәм, – илтмим, бу безгә хоккей уйнарга кирәк! Менә шундый көчле иде бездә уйнау дәрте! Аннары елга өстендәге бозны да үзебез чистарта идек. Без шул елларны Чаллы командасын 15кә 8 исәбе белән җиңдек. Безне чүт кыйнап кайтармадылар. Туганнар гына саклап калды.

Һавалы хыяллар

Элек авылда машиналар аз иде бит инде. Машина күренсә, артыннан чаба идек. Берсенең ике көпчәге арасына шешә кысылган булган. Мин куып җитә алмадым да, инде кире борылган гына идем, башыма шул шешә килеп бәрелмәсенме!.. Аның хәтта төбе дә чәлпәрәмә килгән иде. Мин исә аңсыз егылдым. Арбага салып алып киткәннәр. Озакламый айнып, күземне ачтым. Күрәм, зәңгәр күктә ак болытлар... Менә шунда тагын очучы буласым килү исемә төште. Ниһаять, 10нчы классны тәмамладым һәм лётный мәктәпкә киттем. Анда барганчы комиссия үтәсе әле. Комиссия үтеп йөрим – минем ангина бар, гландалар. Наил дигән дус малай белән Чаллыга барып, операция ясатып, тамак төбендәге гландаларны алдырдык. Ә 28 апрельдә соңгы көн – Казанда комиссия үтәргә кирәк. Кыскасы, өчме-дүртме генә көн өйдә яттык та, безгә проезднойлар бирделәр, Казанга киттек, Бөгелмә аша. Юлда үтереп ашыйсы килә бит. Поездда андый нәрсә юк. Плацкарт вагонда барабыз. Шунда мин шыгырдап каткан коржик ашап, тамак төбендәге яраны ачтым. Гөбердәп кан ага башлады. Туктамый гына бит! Инде проводница да күрде, алдыма чиләк куйды, тыштан кар алып керде. Карны муенга куеп катыралар, янәмәсе. Инде болар, элемтәгә кереп, мине Ульяновскидагы Тимер юл больницасына озаттылар. Врач әйтә: – Сынок, что ты делаешь над собой? – ди. Сүгә инде. Мине анда әллә ниләр кыландырып бетерделәр дә, боларга әйтәм: – Минем бит бүген соңгы комиссия үтәсе көн... Шуннан соң кулыма әллә нинди пичәтле кәгазьләр биреп, самолётка утыртып җибәрделәр Казанга. Шулай итеп, Татвоенкомат врачларына күренеп, комиссия уздым. Авылга кайттым. Шулвакыт Бәхтегәрәев Тәлгат абый – ул «Урожай» спорт оешмасында безне йөгертүче, чаңгыда чаптыручы – миңа, ди, Казанга команда җыеп барырга кирәк, ди. Әйдә, син бар әле анда, училищега җитешерсең, вакыт күп, ди. Инде хәзер мин «Урожай»да ярышка барырга проезднойлар, билетлар, командировочныйлар көтеп утырам. Берзаман мине эзләп таптылар. Син бит инде Оренбургта, лётное училищеда булырга тиешсең, диләр. Мин бу ярышны ташладым да, Наил дигән малай Чаллыга матай белән йөри иде, утыртып китте мине. Военкоматта юл документларын бирделәр, Оренбургка киттем. Училищены таптым. Гагарин укыган училище ул. Комиссия уздым. Тикшерделәр. Анда биш километр биеклектәге атмосфера басымын барлыкка китерәләр. Синең колакларың, припонкаларың кызармаска тиеш. Шул шартларда 45 минут утырасың. Минем уң як колак сынатты. Димәк, ангинаның чалымнары үзен сиздергән иде. Шулай итеп, мине сыздылар. Әлбәттә, бик борчылдым. Проезднойларның көче беткәнче дип кайтып киттем. Кайтышлый Әлмәт физкультура техникумына кердем. Анда минем белгән кеше, халыкара спорт остасы Фирдәүс абый Шәимов укыта. Сөйләштем. Шуннан соң без, Чыршылыдан дүрт малай, аның булышлыгы белән техникумга укырга кердек. Бөтенебез дә чаңгы буенча специальләштек. Без бит инде ул вакытта даими рәвештә хәрби комиссариатта тикшерелеп торабыз. Шундагы майор Чумаков әйтә: «Сиңа Сызраньга барырга кирәк иде, анда колак зур роль уйнамый, – ди. – Әйдә, син техникумыңда бер курс бетер, мин сине армиягә алам да, хезмәтеңне тутыргач, Сызраньдагы очучылар әзерли торган училищега керерсең, вертолётчик булырсың», – ди. Мин аның бу сүзләрен хәтергә салып куйдым. Инде менә физкультура техникумының бер курсын бетердем. Майор Чумаков мине хәрби комиссариатка чакыртып алды, сөйләшкән буенча армиягә җибәрергә дип. Мин, техникумдагы имтиханнарны алдан биреп бетердем дә, бер айга Чумаковтан повестка алып, авылга кайтып киттем. Армиягә әзерләнәм. 20 май. Килеп төштем Казанга. Иртәнге сәгать унда стройга бастырдылар да, кемнәрнең парашютта сикергәннәре бар, дип сораштырганнан соң (32се сикергән булып чыкты), теләгәннәр десантныйга бара, диделәр. Бөтенесе дә риза булгач, мин дә аларга иярдем. Безне Бакуга алып киттеләр. Килеп җитүебез булды, шунда ел ярым хезмәт иткән солдатлар: – Сигезәр кеше үлә парашют белән беренче мәртәбә сикергәндә, – дип котны алды. Учебкада без парашюттан өч тапкыр сикердек. Беренче мәртәбә сикергәндә, миндә курку булмады. «Ан-2»дән сикердек – «кукурузник»тан. Самолётка ун кеше кереп утырдык, берсе артыннан берсе күтәрелеп, сикерә торалар. «501, 502, 503, 504, 505» дигәчтен, боҗраны тартасың. Авызны ачарга ярамый. Сикергәч, һава агымы, авызыңа тулып, күкрәгең кабарып шартларга мөмкин. Мин теге саннарны санап тормадым, боҗраны тартып та җибәрдем, стабилизирующий парашют ачылып та китте. Һәм бөтенесеннән дә биек булып һавада калдым. Андагы дөньяның матурлыгын күрсәң – шаккатырлык, зур парашют та ачылып китте бит әле – шатлык. И, ул Кавказ тауларының очындагы карлар, андагы зәп-зәңгәр күк! Ә аста, ә аста мәк кырлары – кып-кызыл. Нинди ләззәт, нинди хозурлык! Менә моны үзеңә күрергә кирәк, үзеңә! Икенче, өченче сикерүләр – уйландыра. Җиргә төшкәч, җил парашютны үз уңаена тарта башлый, син аны тиз генә җыясың да, җыйгачтын, күккә карап ятасың. Күпләр әле һаман самолёттан сикерә торалар. Ә бит синең парашютың ачылмаска да мөмкин иде... Менә шуны уйлау сикергәндә икеләнү тудыра башлый инде. Аннары үзем дә бер мәртәбә сикергәч, елга яры кырыена эләгеп, аякны кайшалттым. Бер заман шундый хәл булды. Чабаксардан бер малай бар иде. Самолёттан сикердек, парашют ачылды. Матурлыкка сокланып, зур рәхәтлек тоеп, дөньямны онытып төшеп киләм. Карасам, минем аяклар теге малайның парашюты өстендә. Нишләргә, бетәбез бит. Ул, мине күреп алды да: – Что ты делаешь, ненормальный татарин?! – дип кычкыра. Купол өстеннән тиз генә ычкынырга кирәк бит инде миңа. Стопорны тартып, үзеңнең парашютны кырыйга чыгарырга кирәк. Һәм шулай итә алдым да. Бер ел үтте дигәндә, безне Рязаньдагы десант училищесына алып киттеләр. Минем балачак менә шунда төгәлләнде…


Фото: blue-pics

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: