Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

"Әйе", – диям, чөнки яратам...

Ашык, җаным...

«Юк» дияргә мең дә бер сәбәп бар,

«Әйе», – диям, чөнки яратам.

Казан автобусы бүген китә,

Ашык!

Мин аңарга билет таратам.

Казан автобусы бәхет шәһәренә

Иртән китә, сәгать алтыда.

Озак торыр өчен, Кояш булып кылан,

Көндез ян да, кыздыр, балкы да,

Кичен югал.

«Көтәрсеңме?» – дисең, яшь тыгыла,

Ашык, җаным, инде ата таң!

«Юк» дияргә мең дә бер сәбәп бар,

«Әйе», – диям, чөнки яратам.

 

Алсу Салахова

 

"КУ"  6, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев