Логотип Казан Утлары
Афиша

Язылып калырга ашыгыгыз!

Июль санында! “Бу куркыныч хәбәр авылда тиз таралып өлгерде, бигрәк тә чукындырылган татарларның эчләренә шом төште. Дөрес, аларның күбесе поп кенәгәләрендә генә керәшен дип язылган, ә чынлыкта мөселманча яшәп яталар – намазын укыйлар, уразасын тоталар, чиркәүгә йөрмиләр, тәре такмыйлар, икона-такталарын өйгә кертмиләр. Моңа кадәр Кызылъяр побы да, Актауныкы да аларга әллә ни бәйләнмәде.” Фәүзия Бәйрәмованың “ГӨЛӘЙЗА” тарихи романыннан (милләтебезнең үтә авыр чорларын бәян иткән әлеге күләмле әсәр журналыбызның алдагы саннарында да дәвам итәчәк)   “Безнең взвод командиры Виктор кемнең гаепле бу­луы турында бүтәннәрдән сорашкан ахры, су алырга барган барыбызның да күпмедер дәрәҗәдә гаебе бул­ганга, мине күрсәткәннәр. Мин селкенмичә дә, тын да алмыйча ятканга, мине үлгән дип исәпләгәннәр. Шуңа да бөтен гаепне миңа аударганнар. Моны азак­тан санитар Николай аңлатты. Сугышта ничек? Кем га­епле? Иң башта – үлгәннәр. Аннан соң гына тереләр. Сугышның язылмаган законы шулай. Без­нең белән булган күңелсез хәлләрнең барысына да мин гаепле булып торып калдым.” Хисаметдин Исмәгыйлевнең “Әфган тауларын кичеп” повестеннан   Тукранбашлар, зәңгәр чәчәк, Ак чәчәге... Бәллүрләнеп җемелдәшә Чык-яшьләре... Гөлләр елый, мин чак түзәм – Ирексездән Иеләм дә әрем өзәм, Телгә салам – баллы, чындыр! Мин чак түзәм, йөрәк түзми, Әрнеп-әрнеп Әчеттерә күкрәгемне – Җирсү шулдыр... Сирень ЯкупованыңКүзләремә авыл карый ” шигыреннән  Хөрмәтле милләттәшләр, ашыгыгыз! “Казан утлары” журналына язылу өчен санаулы көннәр калып бара! ЖУРНАЛГА 2018 ЕЛНЫҢ II ЯРТЫЕЛЛЫГЫНА ЯЗЫЛУ – 462 СУМ. Индекс: П2365.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев