Логотип Казан Утлары
ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫ – ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ

Тәвәккәллек алпары ул – чечен халкы

Тәвәккәллек алпары ул – чечен халкы, Изге хисләр корбанына әверелгән.

Янгын булган сүнгән чаткы яралгысы,

Усал сәнгать тылсымчысы теләгеннән.

Тәвәккәллек алпары ул – чечен халкы,

Изге хисләр корбанына әверелгән.

Дөнья сөя залимнәрне, корбанны – юк...

Чечен дәгъва кылмады ла мәхәббәткә

Һәм шайтани лабиринтта булды корбан,

Канлы көчләр килгән чакта хәрәкәткә.

Үзфикергә чумган дөнья кабул итми

Йолаларын, кануннарын бабаларның.

Безнең өскә гаеп, яла белән бергә

Ыракшысы ява ядрә, бомбаларның.

Тормый тынып хатыннарның, карт-корының,

Балаларның аһ-зарлары, авыртынып.

Һәм көннән-көн азаядыр гади үлем,

Кешеләрне тоташ кыру тормый тынып.

Шулай да Бер Аллаһка тик бар мактаулар,

Ул яралтыр көл эченнән безне кабат.

Юкка чыгар – калмас эзе, даны, саны,

«Ят» кабихнең, «үз» кабихнең, сугар набат!

Явызлыкка бирешмәбез, ул – түбәнлек,

Дөнья йөзе килгәндә дә әвәрәнә...

Тәвәккәллек алпары ул –  чечен халкы,

Изге хисләр ялчысына әверелә.
 

Шәриф  Цуруев 

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе
 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев