Логотип Казан Утлары
ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫ – ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ

Тау иңендә шәфәкъ җемелдәүгә...

Күз карашың, бәлки, үзгәрер. Балкып, таҗын кагышлары – тылсым!

Тау иңендә шәфәкъ җемелдәүгә,

Җиргә иңеп кызгылт-сары моң,

Альп итәген баскан хуш гөлләрдән

Мин гөлләмә җыеп алырмын.
Кагып, чыгын койгач, бәллүр җамга

Челтерәвен салып кизләүнең,

Лалә-эдельвейслар тезәрмен дә...

Күз карашың, бәлки, үзгәрер.

Балкып, таҗын кагышлары – тылсым!

Шул балкыштан кими караңгы.

Син, кызганыч, буй җитмәслек читтә

Бүләк итим, дисәм, аларны.

Арынганда җаным караңгыдан

Әйтер идем, басып ярсуны:

Юк, такыя түгел – бәхет юрап,

Таҗ кидертәм сиңа, таңсылу!..

Бу сәгатьтә күк гөмбәзе гүя

Манарадай, җиргә авышып,
Җәясеннән кулын ала Укчы,

Һәм Лираның тына тавышы.

Ә син ишетмисең, син күрмисең

Бәллүр җамда чәчәк бәйләмен...

Әнә Йөкче, атта чапкан килеш,

Күк томанга кинәт әйләнде...

Аһ, искиткеч тылсым – көн тууы.

Тау иңенә сарылып яткач таң,

Бел син: һичбер кайгы тимәс миңа.

Димәк, таҗың шиңмәс һичкайчан.
 

Асламбәк  Тугузов 

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН тәрҗемәсе

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев