ТЕЛЛӘР БЕЛҮ – КЕШЕНЕҢ ИҢ ЯХШЫ СЫЙФАТЛАРЫННАН
(«Адымнар» полилингваль комплексы директоры Айдар ШӘМСЕТДИНОВ белән Алинә ХӘБИБУЛЛИНА әңгәмәсе.)
Казанның «Адымнар» полилингваль комплексы киләчәк буынны тәрбияләүгә, яңа заман шартларында белем бирүгә алдынгы карашы белән аерылып тора. Укучылар өчен камил шартлар тудырылган «Адымнар» комплексы директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, педагог Айдар Шәмсетдинов белән әңгәмә кордык.
– Бүгенге көндә «шәхси чикләр» дигән терминны кулланырга яратабыз. Сөйләшүне дә шуннан башлыйк әле. Кем ул бүгенге көн укытучысы? Аның шәхси тормышка хакы бармы яки ул тәүлек буена администрация, ата-аналар, укучылар белән элемтәдә булырга тиешме?
– Укытучының буш вакыты булырга тиеш, ләкин бүгенге көн укытучысына ул җитми. Мавыккан кеше үз кызыксынуларына барыбер вакыт таба ала, әлбәттә. Әгәр дә укытучы бер ставкага гына эшләсә, ул кадәр үк тыгыз да булмас иде. Ләкин безнең икътисади шартлар катлаулы булып кала.
Гомумән, хәзер Россия күләмендә дә, Татарстанда да укытучыларга кытлык бар. Укытучы булырга укыган яшьләр дә мәктәпкә килергә бик ашыкмый. Шул сәбәпле укытучыларга өстәмә сәгатьләр алырга туры килә, федераль үзәктән билгеләнгән проектлар да көннән-көн өстәлеп тора, мөгаллимнәр җитәкчелегендә сыйныфлар булуын да онытмыйк. Шуңа күрә хәзерге вакытта мәктәпкә укытучылык һөнәренә битараф булмаганнар гына килә. Бу җәһәттән бүгенге көн укытучылары үз эшенә мөкиббән, мөгаллимлекне кәсеп итеп түгел, ә яшәү рәвеше итеп кабул иткән кешеләр булып чыга.
– «Адымнар» мәктәбе – бүгенге көннең мәгариф системасында иң популяр, телгә кергән уку йорты. Директор кешегә мәктәпнең абруе, даны турында да уйларга кирәк.
– «Адымнар»да 446 хезмәткәр эшли, 4000гә якын укучыбыз, аларның 8000гә якын ата-анасы бар. Җавап таләп иткән сораулар, чишелешен көткән мәсьәләләр һәрвакыт туып тора. Әгәр Аллаһы Тәгалә шундый вазифаны биргән икән, димәк, юкка түгел, һәм мин халкыма хезмәт итәргә тиешмен дип уйлыйм.
– «Адымнар» – күп телләр өйрәтә торган мәктәп. Полилингваль система ул ана теленә нигезләнеп, чит телләр өйрәнүгә йөз тота. Сездә татар теле нигез телме?
– Безнең төп ике юнәлешебез бар. Гариза биргән вакытта ата-аналар уку траекториясен дә сайлап алалар. Беренчесе – күп телле, без аны татар телендә белем бирү корпусы дип атыйбыз. Ул Бондаренко урамында урнашкан. Әлеге мәктәптә төп укыту теле – татар теле. Димәк, башлангыч мәктәптә, математикадан кала барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Әлбәттә, хәзерге вакытта Казан шәһәре шартларында хәтта саф татар гаиләләреннән дә балалар туган теленнән читләшеп бара. Кызганычка каршы, чынбарлык шундый. Баланы күпме өндәсәң дә, моны гаиләдә генә контрольдә тотып булмый. Ләкин без кабул иткән укучыларның 99 проценты саф татар гаиләсендә тәрбияләнсә дә, чын мәгънәсендә ике телле балалар дип әйтер идем мин. Балаларның бит шактый күп өлеше татарча аңласа да, теле ачылмаган. Без хәзерге вакытта менә шундый чынбарлык белән эшлибез. Биредә без Казан федераль университеты белән дәреслекләр төзибез. Мәсәлән, «Адымнар» татар теле дәреслеген алыйк. Ул хәзерге белем бирү системасында моңарчы булмаган өр-яңа продуктыбыз, чөнки әлеге дәреслек туган телләреннән читләшкән балаларны күздә тотып, үз вакытында ата-аналары бирә алмаган күнекмәләрне исәпкә алып, лингводидактик принципларга нигезләнеп эшләнгән. Шушы дәреслек ярдәмендә без, кайбер очракларда чит телне укыту принципларына нигезләнеп, балаларны яңадан милли сафларга кайтарабыз. Безнең буын кешеләре, авылдан шәһәргә укырга килгән вакытта, гомумән алганда, русча сөйләшми иде. Соңрак руслашу тенденциясе күзәтелә башлады. Хәзер инде без балаларны, киресенчә, мөмкин кадәр татарлаштырырга тырышабыз. Ул укыту процессында гына бара дигән сүз түгел, без, мәктәп буларак, укучыларны төрле чараларда да катнаштырабыз. Мәсәлән, узган елны «Юллар чатында», «Минтимер һәм аның дуслары» дип исемләнгән гаилә форматындагы ике зур нәфис фильм төшергән идек. Максаты, әлбәттә, татар теленә кызыксыну уяту. Аудиоспектакльләрнең дә укучыларга йогынтысы зур булырга тиеш. Безнең сайтыбызга күз салсагыз, анда дистәгә якын татарча аудиоспектакльләр эленгән. Без аларны үзебезнең мәктәптә, тавыш яздыру студиясендә эшлибез. Ата-аналарның күбесе балаларын мәктәпкә машина белән йөртә. Укучы, мәктәпкә барганда, бу язмаларны тыңлый ала. Татар телен үстерү максатыннан, татар теле укытучылары белән һәр аудиоспектакльгә кагылышлы сораулар әзерлибез. Әти-әниләр исә, шул сораулар нигезендә, балалары белән әңгәмә кора ала. Гомумән, ул аудиоспектакльләр безнең сайтыбызда урнаштырылган һәм аны һәрбер кеше кулланырга мөмкин. Анда «Бремен музыкантлары«, «Мэри Поппинс», «Бәләкәч һәм Карлсон» кебек әкиятләрне табарга була. Ни өчен без нәкъ менә халыкара дәрәҗәдә танылган әкиятләрне сайлыйбыз? Чөнки бу әкиятләр белән танышу өчен рус теле бердәнбер чыганак булырга тиеш түгел. Мондый проектлар күп булган очракта балаларның татар теленә ихтыяҗы туачак.
– «Полилингваль система ул – телне өйрәнү генә түгел, башка фәннәрне өйрәнү чыганагы да», – дисез бер әңгәмәдә. Мондый уку рәвешенә укучы шактый әзерлекле булырга тиеш.
– Чынлап та, һәрбер тел – ул белем алу, башка фәннәрне өйрәнү чыганагы да булырга тиеш. Мәсәлән, мин төрек телен, инглиз телен өйрәнәм, һәрдаим төрек телендә китаплар укыйм. Димәк, шул китаплар аркылы мин төрек телемне шомарта барам. Һәрбер телнең куллану урыны булырга тиеш. Шул очракта гына тел өйрәнүебез юкка булмаячак. Балаларны мөмкин кадәр чит телдә дә укытырга тырышабыз, ләкин бар сыйныфлар да фәннәрне чит телдә өйрәнә дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, 7 нче сыйныфларның инглиз телендә биология, география, математика дәреслекләре бар. Ләкин бер шарт – бу системаны кертү өчен укучыларның чит телдән нигезле белеме тупланган булырга тиеш. Чит телләрне өйрәнү кешене мөмкин кадәр төрле яктан үстерә һәм баета. Мин бу мәктәпкә 2007 елда яшь директор буларак килдем һәм без аны гади микрорайон мәктәбеннән инглиз телен тирәнтен өйрәнүче мәктәпкә әйләндердек. «Нигә кирәк инде ул?» диючеләр дә табылды. «Нәтиҗәсен берничә елдан күрерсез», дигән идем ул вакытта. Әлбәттә, тел өйрәнү – гаҗәеп катлаулы һәм бу һәрбер баланың да кулыннан килә торган эш түгел. Ләкин без баланы тел ягыннан үстерәбез икән, аның бөтен интеллектуаль мөмкинлекләрен ачарга тырышабыз.
– Урта сыйныф укучылары мәктәпкә кабул ителгәндә, нинди сынаулар аша уза? Сынауны үтә алмаган балалар бармы?
– Мәктәп ачылган елны без балаларны әңгәмә уздырып, сайлап алган идек. Хәзер дә сәләтле балаларга ишегебез ачык. Безгә укырга кергәндә, таләпләр бар, әлбәттә. Бондаренко урамында урнашкан мәктәпкә кабул итәбез икән, укучы татар телен яхшы белергә тиеш. Шулай ук рус теле, математика һәм инглиз теленнән дә сынап карыйбыз. Июнь башында һәм август ахырында укырга теләк белдергән балаларны кабул итү комиссиясе эшли. Гариза биргән укучылар арасында күбесе – әлбәттә, сәләтле балалар. Ләкин кире каккан очраклар да шактый. Балалар бит төрле ситуацияләргә эләгә. Мәсәлән, башта аның укуга мотивациясе зур булып, яшүсмерлек чорына кергәч, ул мотивация юкка чыгарга мөмкин. Гаиләдә дә төрле проблемалар килеп чыга. Ләкин бала укырга килә икән, без аңа 11 нче сыйныфка кадәр белем бирәбез.
– Полилингваль мохиттә уку-укыту системасы укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә башка мәктәпләрдән ни дәрәҗәдә аерыла?
– Бу кайсы корпус булуыннан тора. Бондаренко урамында урнашкан мәктәпкә керсәгез, татар мохитен сизеп алырсыз. Без аны булдырырга, мөмкин кадәр үстерергә тырышабыз. Әгәр дә бала чит телне тирәнтен өйрәнә икән, ул башкалардан бер башка югары була, чөнки аның алдында яңа киңлекләр ачыла. Мәсәлән, мин 10-11 сыйныфларда инглиз телен сәнгатьчә укыту дәресләрен алып барам. Мин аларга еш кына: «Сез үзегезнең никадәр бай булуыгызны аңлап бетермисез. Әгәр дә сез Бернард Шоуны, яки башка инглиз классикларын оригиналда укыйсыз икән, бик зур байлыкка ия буласыз», – дип әйтәм. Аны бит теләсә кем укый алмый. Күпләрдә бер телдән икенче телгә иркен күчә алу, башка халык мохитен аңлау мөмкинлеге юк. Без – татарлар, кимендә ике телгә ия. Әгәр дә без инглиз телендә укучыларыбызны алсак, аларның бит күбесе – татар милләтеннән. Федераль университеттагы профессорларга күз салсак, аларның да күбесе – татарлар.
– Уку программасыннан тыш, укучыларга нинди түгәрәкләрдә шөгыльләнү тәкъдим ителә?
– Безнең күп телле мәктәп булгач, икенче телне укытуны да саклап калдык. Без моны сыйныфтан тыш эшчәнлек кысаларында да алып барабыз. Мәсәлән, бер корпуста – испан теле, икенчесендә исә гарәп һәм төрек телләрен үзләштерәләр. Ни өчен нәкъ менә шушы телләр дигәндә, чөнки нәкъ менә алар татар теле мохитен ныгытуга булышлык итә. Минемчә, татар зыялысы өчен шушы телләрне белү шарт булып торырга тиеш. Бездә шулай ук нәтиҗәле эшләүче кытай теле укытучыларыбыз да бар. Якын арада Корея иленнән делегация килергә тиеш. Хәзерге көндә Корея мәдәниятенә битараф булмаган яшьләребез бик күп. Димәк, укучыларның кимендә өстәмә ике тел өйрәнү мөмкинлеге бар. Безнең укучылар белемне үзләштерәләр һәм аларның никадәр күп тел белүенә мин һәрвакыт сокланып карыйм.
– Сезнең укучылар өчен интернатта яшәү мөмкинлеге дә каралган.
– Интернатта яшәүче укучыларыбыз да бар, ләкин аларның саны зур дип әйтмәс идем. Интернатта яшәүчеләр өчен, әлбәттә, бик яхшы шартлар тудырылган. Кимендә өч йолдызлы кунакханә дәрәҗәсендә дип әйтергә мөмкин. Анда күпчелек Казаннан читтәрәк урнашкан бистә яки шәһәрдән ерак булмаган районнардан килгән балалар яши. Мәсәлән, Әтнә, Биектау, Кукмара. Ераграк җирләрдән килгән укучылар юк, чөнки безнең инде республикада алты комплексыбыз бар. Алар бөтен республика географиясен каплап ала. Ул комплекслар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актанышта урнашкан.
– Мәктәптә тиешле белем бирү, киләчәк буынны тәрбияләү өчен, югары уку йортлары да тиешле дәрәҗәдә эшләргә тиеш, чөнки нәкъ менә университетлар мәктәпләрне яшь кадрлар белән тәэмин итә. Фәннәрне чит телдә укыта алырлык белгечләр киләме?
– Килә, әлбәттә. Без федераль университетлар белән бик тыгыз эшлибез. Директор урынбасары һәм мин үзем дә фән комиссиясе әгъзасы булып торабыз. Студентларны без башта практикага җәлеп итәбез. Берничә телдә укыта алырлык укытучыларыбызны да федераль университет әзерли. Әлбәттә, аларның укыту дәрәҗәсе бөтен телдә дә бер төрле дип әйтеп булмый. Ләкин укытучының теләге бар икән, без аны үстерәбез. Бу елны без 16 яшь укытучыны мәктәбебездә каршыладык. Әгәр яшь белгечләр безгә килә икән, алар бездә калалар. Алар сынап, сайлап алына. Без аларны һәрберсенең күңелен күреп, үзебездә үстерергә тырышабыз. Быел да үзебезнең бәйрәмебез кысаларында һөнәри бәйгегә йомгак ясаган идек. Һәм шушы бәйгедә катнашучылар арасында яшь белгечләр күп иде.
– Яшь укытучыларны сайлап алганда, нинди сыйфатларга игътибар итәсез?
– Аларның һәрберсе дә директор белән әңгәмә уза. Әлбәттә, яшь укытучы үз фәнен яхшы белергә тиеш. Икенчедән, педагогикадан да белемнәре нык булуы зарур. Әгәр дә ул, мәсәлән, уку-укыту теориясен белми икән, кызганычка каршы, моңа кадәр инде күп мәртәбә кабатланган хаталарны ясарга мәҗбүр булачак. Вакыт белән педагогика белеменең стандартлары да үзгәрә. Хәзерге яшь белгечләр, 1980-90 нчы елларда университет тәмамлаган укытучылар кебек, фәнннәрне нык үзләштермиләр. Мәсәлән, еш кына инглиз теле укытучысы булып килгән яшь белгечнең инглиз теле әдәбиятыннан белемнәре шактый зәгыйфь икәне ачыклана. Ләкин укытырга теләге бар, балаларны ярата, В.А.Сухомлинский, Я.Корчак һәм үзебезнең милли педагогларны атый ала икән, без ул белгечне үстерергә әзер. Безнең мәктәптә бик көчле методик завучларыбыз эшли.
– «Адымнар» мәктәбе укытучылары Татарстанның билгеле режиссёры Нурания Җамали белән спектакльләр дә куйды. Кәгазь эшенә чумган укытучыларны ничек сәхнәгә алып менәсез? Мондый теләк-ихтыяҗ каян барлыкка килде?
– Без хәзер монда сөйләшкәндә, яңа спектакль репетициясе бара. Туфан Миңнуллинның «Саташу» әсәрен куячакбыз. Анда мин ата ролен башкарам. Безнең үз төркемебез бар. Сәхнәгә чыгу бит ул укытучыны да баета. Беренчедән, хезмәттәшләрең арасында кайнап яшәгәндә, бер-береңне төрле яктан ачу мөмкинлеге бар. Монда төп максат нәрсәдә? Мәктәп укучыларының ата-аналары татар теленең никадәр мөһим булуын аңларга тиеш. Без спектакльләрне сәхнәгә чыгасы килгәнгә күрә генә куймыйбыз. Гомумән алганда, гаиләләрне мәктәптә булган чараларыбызга җәлеп итү максатыннан эшләнә бу эшләр. Ата-аналар тамашачы буларак киләләр, карыйлар. Без спектакльлне атна дәверендә уйныйбыз, соңыннан берничә ай узгач, тагын әйләнеп кайтабыз. Һәм ата-аналарның барысы да спектакльләрне карап чыга. Моңа өстәп, без әле төрле-төрле концертлар да оештырабыз. Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин һәм башка танылган җырчылар, артистлар мәктәбебездә чыгыш ясый. Бары тик бер максат белән, укучылар, гаиләләре белән килеп, кимендә ике сәгатькә татар мохитенә чумсын дигән теләк белән эшләнә торган проект бу.
– Республика һәм Россия күләмендә укытучылар арасында бик күп бәйгеләр уздырыла. Мондый бәйгеләрнең педагогик эшчәнлеккә йогынтысы. Бер яктан караганда – тәҗрибә алышу, икенче яктан – укытучының бик күп көчен һәм вакытын ала торган процесс.
– Һөнәри бәйгеләрдә катнашу укытучыны һәрвакыт төрле яктан баета. Бу елны без комплексыбыз күләмендә «Ел укытучысы» бәйгесен үткәрдек. Димәк, безнең шәһәр күләмендә узачак бәйгедә катнашасы укытучылар билгеләнде. Мин үзем 2002 елда Идел буе районының ел укытучысы исеменә лаек булып, Казан күләмендә узган бәйгедә икенче урынны яулаган идем. Кызганычка каршы, ул вакытта бәйге республика күләмендә ике елга бер генә мәртәбә үткәрелә иде. 2016 елда исә мин Россия күләмендә уздырылган «Иң яхшы мәктәп директоры» бәйгесендә көмеш диплом белән бүләкләндем. Укытучы, андый бәйгеләрдә катнашкан вакытта, үз дәресләренә башка күзлектән карый башлый. Анда аларның үз җәмгыяте барлыкка килә һәм һөнәри яктан аралашу, тәҗрибә уртаклашу укытучыны һәрвакыт баета. Мәсәлән, узган елны Казан күләмендә узган «Ел укытучысы» бәйгесендә рус теле укытучыбыз Лисина Екатерина Петровна беренче урынга лаек булды. Татарча да сөйләшә, чөнки Зәй шәһәрендә үскән кыз. «Мин бәхетле, чөнки татар теле укытучым үз эшенә битараф булмады һәм безгә төпле белем бирде», – ди ул.
– Киләчәккә күз салсак, ун елдан соң «Адымнар» комплексын сез ничек күзаллыйсыз?
– Күптелле укыту өлкәсендә бу комплекс яңалык дип әйтеп тә булмый. Әлбәттә, мәгариф өлкәсендә үсеш булырга тиеш. Ләкин безнең үзебездә дә, сәяси аренада да үзгәрешләр булырга тиеш. Без педагогик идеяләребезне туплап барабыз. Киләчәктә аны рәхәтләнеп республика күләмендә дә тарата алыр идек. Биредә эшләнгән һәрбер продукт – уникаль. Әлбәттә, укыткан вакытта эшнең йогынтысын хәзер үк күреп булмый. Инглизләр әйтмешли, «a teacher affects eternity, no one knows when his influence stops». Ягъни сез беркайчан да укытучының йогынтысы кайчан бетәчәген әйтә алмаячаксыз. Киләчәктә безне яшьләр алыштырыр. Киләчәктә дә бу кирәк булачак бер проект, чөнки тел белү – кешенең иң яхшы сыйфатларыннан дип саныйм.
"КУ" 11, 2023
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев