Логотип Казан Утлары
2023 ЕЛ – ДАСТАННАР ЕЛЫ

ТҮЛӘК КИТАБЫ

Бу әсәр шактый борынгы сюжетка нигезләнгән. Барлыкка килү вакыты җәһәтеннән «Түләк» дастанын XIII – XV йөзләргә үк нисбәт итәләр.

Бу әсәр шактый борынгы сюжетка нигезләнгән. Барлыкка килү вакыты җәһәтеннән «Түләк» дастанын XIII – XV йөзләргә үк нисбәт итәләр. Мифологик үзенчәлекләреннән аның архаик тамырларының Кытай территориясендә яшәгән борынгы төркиләр фольклорына барып тоташкан булуы күренә. Түләк исеме белән бәйле әсәрләр татарлар һәм башкортлар яшәгән төбәкләрдә мәгълүм булып, башкорт халкында дастан, гадәттә, телдән башкарылган, ә татарларда, сөйләмә вариантлары белән бергә, кулъязма нөсхәләре бик нык популярлашкан. М.Госманов сүзләре белән әйткәндә, «бер эпосның ике халык репертуарында булу факты бик аңлаешлы: татарлар белән башкортлар борынгы заманнардан ук бергә аралашып, һаман янәшә яшәгәннәр. Гасырлар буена сузылган менә шушы янәшәлек, күршелек, хәтта гел яңарып торган кардәшлек нәтиҗәсендә фольклорда андый уртак сюжетлар барлыкка килүе әллә ни гаҗәп нәрсә түгел»1. 

«Түләк китабы» («Түләк белән Сусылу») фән дөньясына күптәннән таныш. XIX гасырда ук бу сюжет рус галимнәренең игътибарын җәлеп иткән. В.Даль2, Л.Суходольский3, Р.Игнатьев4, Г.Потанинның5 бу өлкәгә турыдан-туры кагылышлы хезмәтләре мәгълүм. XX гасыр башында дастанның янә бер вариантын Солтангәрәй Солтанов рус матбугатында бастырган6, 1910 елда мәшһүр шагыйрь Мәҗит Гафури әсәрне аерым китап итеп чыгарган. Китап «Заятүләк берлә Сусылу: башкорт хикәясеннән» дип атала (Уфа: «Кәримев, Хөсәенов вә шөрәкәсе», 1910. 24 б.). Соңгы елларда М.Гафури вариантының иске татар кулъязма китапларыннан алып төзелгән җыйнама текст булуы ачыкланды7. 

Татарларның элек-электән укып, «мәгънә һәм фикер, юаныч һәм ләззәт алып килгән» «Түләк» дастаны сюжетына мөрәҗәгать әле XX йөздә дә дәвам итте, әдип һәм галим Н.Исәнбәт бу бөек әсәргә өр-яңа яшәеш бирде8. «Түләк китабы» – үзебезнең борынгы җирлегебездә иҗат ителеп, гасырларны кичкән кулъязмалар аша безгә килеп ирешкән чын мәгънәсендә милли китаби дастаныбыз. 

сә чорга бәрабәр яңартылган лексика кулланылган булу һәм шигъри өлешләрендәге кайбер үзенчәлекләр һ.б. белән аерылып торалар. Беренче вариант – 1910 елда М. Гафури төзегән җыйнама текст. Татар телендәге китапчыкның «Сүз башы»нда ул үзенең 1909 елда Бәләбәй өязенә баруы, анда «Заятүләк»нең көен җырлап уйнаулары, «Заятүләк» дигән китап та бар дип ишетүе турында яза. «Мин элек бу китапның Уфада мәшһүр бер зат тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп, үзе вафат булуы сәбәпле бастырылмый калуы турында ишеткән идем. Монда да буның барлыгын ишеткәч, аны шундук эзләп таптым. Кулыма төшкән мөтәгаддид (күп санлы. – Л.М.) нөсхәләрне бергә китереп караганда, китапның әһәмияте мин уйлаганча булмаса да, түбәндәге сәбәпләр өчен язып алып, тугры килсә табигъ кылдырырмын (нәшер итәрмен. – Л.М.) дип уйладым» – ди ул. Әсәрнең шигъри өлешләре, стиле аның өченче вариант (Олы Кариле нөсхәсе) белән кайбер уртаклыгы турында сөйли. Дастанның М.Гафури варианты язучының соңгырак басмаларында яңадан дөнья күргән, ул башкорт халык иҗаты җыентыкларына да кертелгән (Башкорт халык ижады. Эпос. Беренсе китап. Өфө, 1972).

«Түләк»нең тагын бер варианты – Н.Исәнбәтнең шәхси архивында саклана торган кулъязма. Шуларга нигезләнеп, әдип «Түләк» исемле драматик поэма иҗат иткән9. Әсәр XX йөзнең утызынчы елларында ук языла башлаган. Беренче мәртәбә 1944 елда басылган10. Бу әсәрнең нәкъ менә кайсы чыганакларга таянып язылуы хакында, кызганычка, әлегә мәгълүмат бик аз. М.Госманов әлеге күчерү вакыты билгесез кулъязманы «Түләк» «эпосының татарча язма версиясенең дефектлы, соңгы өлеше югалган бер күчермәсе» дип тасвирлый11. 

Янә бер вариант – Олы Кариле нөсхәсе. 1969 елда Казан (Идел буе) федераль университетының (ул вакыттагы исеме – Казан дәүләт университеты) Миркасыйм Госманов җитәкчелегендәге археографик экспедициясе вакытында Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында табылган кулъязма вариант. Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана: шифр 4474Т. Бары 64 бите сакланган, 32 кәгазьдән гыйбарәт бик иске, таушалган тулы булмаган нөсхә. Бигрәк тә ахыргы өлеше фрагментар рәвештә генә килеп җиткән. Кулъязма XIX йөзнең икенче яртысында күчерелгән. Күчерүче – Олы Кариле авылыннан Хәсән атлы татар шәкерте. Текстны табып өйрәнүче, укып, беркадәр реконструкцияләп, хәзерге язуга күчерүче – академик М.Госманов. «Түләк»нең бу кулъязмасы хакында галим әтрафлы мәкаләсендә бәян итте һәм җиңеләйтелгән транскрипциядә текстны бастырып чыгарды: Госманов М.Каурый каләм эзеннән: археограф язмалары. Казан: Татар. китап нәшр, 1984. Б. 180 – 198. Шушы ук текст «Татар халык иҗаты» (1984, Б. 123 – 135) һәм «Татар эпосы. Дастаннар» (2004, б. 227 – 242) җыентыкларына кертелгән, шулай ук башкорт телендә дә дөнья күргән: Башкорт халык ижады: өсөнсө том. Эпос. Өфө: Башкортстан «Китап» нәшр., 1998. Б. 368 – 384, 388 – 393; Заятүләк менән Һыуһылыу// Ватандаш. 1998. № 2. Б. 67 – 74. 

Дүртенче вариант – Олы Мәңгәр кулъязмасы. 1994 елда  Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында М.Әхмәтҗанов тарафыннан табылган нөсхә. Галимгә аны шушы авылда яшәүче Закировлар гаиләсе тапшырган. Кулъязма дүрт кәгазьдән тора. Текст тулы түгел, дастанның фрагментларыннан гыйбарәт. Теленең борынгылыгы, кәгазь-карасының кулланылу дәвере әлеге нөсхәне XVIII йөзнең икенче яртысына нисбәт итә. Күчерүчесе турында мәгълүмат юк. Кулъязма Мирасханәдә саклана: колл. 39. Текст М.Әхмәтҗанов тарафыннан матбугатта басылды. 

Бишенче вариант – Камышлы нөсхәсе. Аны 1996 елда археограф, текстолог Р.Мәрданов Самара өлкәсендәге Камышлы авылы мәчетеннән табып алып кайткан. Бу нөсхә турында мәгълүматлар, җентекле махсус фәнни мәкалә һәм текст үзе табыш иясе тарафыннан матбугатта дөнья күрде12. Дастан тексты XIX йөзнең беренче яртысында күчерелгән җыентыкта теркәлгән, барлыгы 10 кәгазьдән гыйбарәт. Текст мулла Сибгатулла бине мулла Фәхретдин мөдәррис, мөхтәсиб Багданов (Сибгатулла Багданов (1820 – 1875), төп чыгышы Казан губернасы Чистай өязе (хәзер районы) Мөслим авылыннан, хәзерге Әлки районы Олы Тигәнәле авылында яшәп, муллалык иткән) исемле кеше тарафыннан күчерелгән. Шактый тулы вариант, башка нөсхәләренең һәркайсы белән аерым-аерым уртаклыгы бар. Сюжетлары  тәңгәл килә диярлек. Төп аерма – гарәп язулы сүзләрнең төрле вариантта төрлечә язылышы, бер үк сүзнең төрле фонетик яки синонимик вариантта  кулланылган булуы, егет белән кыз диалогындагы лексиканың соңгы нөсхәдә эмоциональрәк, җанлырак төсмер алуы, имля төрлелеге һ.б. Р. Мәрданов бу хакта җентекләп язган, китап ахырында кулъязманың факсимилесын, хәзерге язуга күчерелмәсен һәм М.Гафури, М.Әхмәтҗанов, М.Госманов тапкан вариантлар белән чагыштырма таблицасын тәкъдим иткән. Дастан теркәлгән кулъязма җыентык Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана: шифр 1761т. 

«Түләк китабы» ның һәрбер татар нөсхәсе һәм варианты бердәй газиз һәм фәнни әһәмиятле. Биредә китерелә торган текст – «XVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия» җыентыгыннан. (Казан, 2006. Б. 267 – 284). Ул – «Түләк китабы» кулъязмалары һәм, гомумән, язма китаби дастаннарның әлегә мәгълүм иң күләмлесе. Бу – М. Әхмәтҗанов тапкан һәм, текстологик эшкәртеп, басмага әзерләгән нөсхә. Шартлы исеме – Казан варианты. Текст 1985 елда Казан шәһәрендә яшәп бакыйлыкка күчкән, һөнәре белән инженер, язучы Зөфәр Кормашев архивында сакланган. Кулъязманы Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге (Мирасханә) фондына мәрхүмнең хатыны Мөнирә Җәләлетдин кызы Кормашева тапшырган.1887 елда күчерелеп, безнең көннәргә тулы килеш килеп ирешкән нөсхә. Күчерүче – Минзәлә ягындагы Теләнче Тамак авылы Габделҗаббар хәзрәт мәдрәсәсе шәкерте Мөхәммәтгәрәй бине мелла Шакирҗан. Текст 162 кәгазьдән торган кулъязмада теркәлгән. Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә (Мирасханәдә) саклана: колл. 39, сак. бер. 5011, оп. 1. «Түләк»нең Казан кулъязмасына багышланган берничә мәкалә матбугатта дөнья күргән13.
-------------------------

1 Госманов М. Г. Каурый каләм эзеннән..., 1994. – Б. 235.

2 Даль В. Башкирская русалка// Москвитянин. – 1843. – №1. – С. 97 – 119.

3 Суходольский Л. Легенда о Туляке// Вестник императорскоко Русского географического общества. Ч. 24. – СПб, 1858. – С. 65 – 72.

4 Игнатьев Р. Сказания, сказки и песни, сохранившиеся в рукописях татарской письменности и в устных пересказах у инородцев-магометан Оренбургского  края// Записки Оренбургского отдела императорского Русского географического общества. Вып. 3. – Оренбург, 1875. – С. 207 – 211.

5 Потанин Г.И. Дочь моря в степном эпосе// Этнографические обозрение. Кн. XII. – 1892. – № 1. – С. 38 – 69.

 6 Султанов С. Зоя-Тюляк и Су-сулу: башкирское предание// Самарская газета. – 1902. – № 83.

7  Бу турыда кара: Түләк китабы: дастан / төз. – авт. Мәрданов Р.Ф. Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2008. Б. 4 – 5.

8 Исәнбәт Н. Түләк батыр: опера өчен либретто// Совет әдәбияты. – 1944. – № 4. – Б. 27 – 36; № 5. – Б. 25 – 33; Исәнбәт Н. Сайланма әсәрләр: өч томда. Т. 1. – Казан: Татар. китап нәшр., 1960. – Б. 311 – 367.

9  Исәнбәт Н. Сайланма әсәрләр: өч томда. Т. 1. – Казан: Татар. китап нәшр., 1960. – Б. 311 – 367.

10  Исәнбәт Н. Түләк батыр: опера өчен либретто// Совет әдәбияты. – 1944. – № 4. – Б.27 – 36; № 5. – Б. 25 – 33.

11 Госманов М. Каурый каләм эзеннән: археограф язмалары. Тулыландырылган икенче басма. Казан: Татар. китап нәшр., 1994.  Б. 233.

12  Мәрданов Р. Якутлар табыладыр вакыт белән...// Бердәмлек. – 1996. – 2 – 8 июль; Мәрданов Р. Ун еллык археографик хезмәт// Китапханә хәбәрләре.Библиотечный вестник. – 2002. – №1. – Б. 15;  Мәрданов Р. Тарих битләрен актарганда...// Казан утлары. – 2002. – № 3. – Ю.127 – 128; Түләк китабы: дастан/ төз. – авт. Мәрданов Р.Ф... – 76 б.

13  Ахметзянов М.И. Казанский список дастана «Туляк и Суслу»// Старотатарский литературный язык: исследования и тексты. – Казань, 1991. – С. 89 – 97; Әхмәтҗанов М. Түләк белән Сусылу. Түләк китабы// Әдәби мирас. Дүртенче китап. – Казан: Татар. китап нәшр., 1997. – Б. 14 – 33.

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев