Кичер мине, кичералсаң... (хикәя)

Кунакханәнең мин туктаган бүлмәсе кояш карый торган якта булып, төн уртасы якынлашуга карамастан, һаман бөркү иде. Йокыга китә аямаячагымны аңлап, диңгез ярына чыктым.

Кая да булса барасым булса, яки барып кайткан булсам, алган хисләремнән тәэсирләнеп тә йоклый алмый торган гадәтем бар минем. Бер дә барасым килмәгән иде бу юлы бу сәфәргә, әмма ни хәл итәсең, өстән фәрман булгач, безгә буйсынырга гына кала.

Һәм мин монда, ерак Каф тавы артларында, дулкыннар кочагында диярлек хисләнеп басып торам. Күктә бихисап күп йолдызлар, кул сузымында гына үзләре шундый шаян, үзләре шундый куркыныч миңа таныш булмаган ярсу дулкыннар. 

Чү! Бу нинди аяк тавышлары? Тыныч кына миңа таба култык таякларында бер ир якынлаша. Аның ап-ак күлмәге дә, төймәләре каптырылмаган кара кучкыл плащы да, дулкын-дулкын бөдрә чәче дә, зәңгәр күзләре дә миңа елмаялар түгелме соң?

— Йа Аллам! Бу синме, Рузәл? — дидем мин каршымдагы ирне күрүемә ышанырга да, ышанмаска да белмичә. 

— Менә бу очрашу ичмасам! Синме бу, Зөлфия? Баярак күземә ышанмадым. Мин монда бер ай яшәдем инде, иртәгә китәм. Әллә китмәскә микән? 

Рүзәл дә, мин дә, артык дулкынланудан тынсыз калып, бер-беребезнең кочагына чумдык.

Мин күземне йомдым. Яшьлектә калган, ничә еллар хыялымдагы зәңгәр күзле, якты карашлы Рүзәлне мине кочагына сеңдергән култык таяклы Рүзәл белән янәшә куйдым. Бөртек тә үзгәрмәгән ул! Шундый эчкерсез, шундый ихлас, шундый якын. Йа Алла! Өнемме бу, төшемме? 

…Мин беренче курста укыйм. Иптәш кызларым белән трамвайга утырдык та, театрга барабыз. Күңелле көлешәбез, рәхәт! 

— Кызлар, безгә дә әйтегез әле, нәрсәдән көләсез шулай? Бергәләп көләрбез! 

Чибәр генә ике егетнен безнең компаниягә кушыласылары килә икән. Рәхим итегез! Билгеле инде, таныштык. Егетләр - кыю халык, биш минут эчендә безнен кайларда укуыбыз да, кайда торуыбызны да, исемнәребезне дә белеп алдылар.

Шуннан инде очрашулар башланды. Аны сагынып-сагынып көтеп ала идем.

— Рүзәл, хәтерлисенме, без синен белән кулга-кул тотынышып йөри идек. Син мине чәнти бармагымнан гына тота идең. Чәчәкләр, бөҗәкләр исемнәрен әйтеп, ярыша-ярыша атлый идек...

Без беседка эченә кереп утырдык. Салкынча булып китте.  Мин артык дулкынлануданмы, калтырана башладым. Рүзәл плащын салды, иңнәремә каплады. Тынычландым. 

— Син гел шулай игътибарлы икән. Күзен дә шундый ук зәнгәр, чәчең дә бөдрә. Ә без нигә аерылыштык сон, Рүзәл? 

— Мин дә синнән шул турыда сорамакчы идем. Син минем солдат киемендәге фоторәсемемне алдынмы соң? 

— Алдым, хат та яздым әле. Шуннан сон мин сине югалттым. Ни хатың, ни открыткаң килмәде. 

— Ә мин сиңа ул рәсемле хаттан соң ярты ел буе хат яздым. Аннары туктадым. Кая китте бу, нишләде бу Зөлфия дип ел буе синнән хәбәр көттем. Кияүгә чыккандыр дип уйладым да, сине онытырга тырыштым. 

— Ә мин Әми тавыннан соң Киров районындагы жизнәмдә тордым, аннан общагага күчендем. Хатларыңны күрмәдем. Кичер мине, яме, кичералсаң... 

Сулкылдый-сулкылдый елыйсым килде, әмма күземнән яшь чыкмады. Күз яшьләрем минем туган Казанымда, үзем аңлы рәвештә сайлап алган, бергә балалар үстергән «бәхетем» янында утыз еллык гомерем кысаларында коелып беткән иде шул инде. 

Мина Рүзәл алдында оят булып китте.Тик нихәл итәсең, язмышың шулай язылгач? 

— Син гаепле түгел, Зөлфия. Мин гаепле. Мин бит егет кеше. Командир булган кеше. Сине эзләмәдем. Гомеремне армиягә багышладым... 

Әфганнарда сугышкан, шунда аягын калдырган, сәламәтлеген җуйган ир-егетнен күзендә чып-чын эре-эре яшь бөртекләре жемелди иде... 

Надия ВӘЛИЕВА 

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: