...дисәң дә була (шаян әңгәмә)

– Әхмәт, Әхмәт!..

Ишетми, үзе музыкант, югыйсә. Ниндие генә әле – атаклы Камал театрында

эшли торганы! Уйга баткан ахрысы, ашыга. Артыннан йөгерәм, сыртына

баянын асса да, куып җитәрлек түгел.

– Әхмәт!

Ниһаять, борылды.

– Ай-яй, малай, кызу да йөрисең инде.

– Син икәнсең... Кем кычкыра соң миңа Алмаз тавышы белән дип уйлап

алдым алуын.

– Ни хәлләр?

– Әйбәт, дисәң дә була...

– Кая юл тоттың?

– Язучылар берлегендә кемнеңдер, үзем дә белмим, юбилей кичәсе ахрысы,

шунда барам, җырчыларга уйнарга. Ә үзең монда ничек килеп чыктың?

– Сине эзләп. Театр зур премьера әзерли бугай?

– Премьера, дисәң дә була инде...

– Сиңа, бәлкем, Берлеккә барасы түгелдер, Әхмәт, «Татарстан»

кунакханәсенең ресторанына чакырылгансыңдыр... Анда бүген өлкән

язучыларны хөрмәтләү мәҗлесе.

– Ә-ә, шулайдыр әле ул. Керик, юл уңае бит.

– Мин дә шунда җырларга тиеш. Син уйнамассың микән дип килүем иде.

Сиңа җырлау үзе бер рәхәт.

– Һәй, эшлибез аны!

Мәҗлескә җырлап килеп кердек.

Бездә биек таулар бар ла,

Тау астында таллар бар.

Талда яфрак, миндә сагыш

Сездә нинди хәлләр бар?

Шәп узды ул кичә: без язучыларның рәхмәтле карашында коендык. Ихлас

алкышлар шавы җаныбызны иркәләде, дәртләндереп җырлатты һәм уйнатты.

– Күпме чыгыш ясадык без синең белән бергә! – дип башлады сүзен

Әхмәт, театр фонтаннары каршындагы эскәмиягә утыргач. – Концертлар,

мәҗлесләр, бәйрәмнәр... Санап бетерерлек түгел, ә, Алмаз! Гомер буе сәхнәдән

төшмәдек бит. Сабантуйларны гөрләттек, кайларда гына йөрмәдек – Мәскәве

дә, Ленинграды да калмады...

– Ленинград, дигәннән... Безгә синең белән комсомолның Бөтенсоюз удар

төзелешендә катнашырга туры килде бит әле. Ленинградны су басмасын өчен,

Фин култыгында күтәрелә торган дамба эшчеләренә концерт куярга җибәргәннәр

иде. Татарстанның байтак артистлары белән бергә, әлбәттә. Хәтерлисеңме?

– Хәтерлим, дисәң дә була...

– Барып төштек Рәсәйнең төньяк башкаласына. Урнаштырдылар, ашаттылар,

эчерттеләр. Кунакханә яхшы, тамак тук. Син – егет кеше, күршедәге бүлмәгә

Казаннан килгән кызлар белән танышырга кереп киттең. Бераздан чыктың.

Әллә «тамак чылатып» алырга да өлгергән идегез инде шул арада? Битең

кызарган, хәер, син аның ише нәрсә белән чуалмыйсың бугай. Кызаруың –

берәрсенә гашыйк булгангадыр. Ошаткан кызың каршында күз кысышып

утырсаң да, биткә кан йөгерә дип язалар бит. Шулайдыр.

Миңа син:

– Йокларга җыеналар, – дисең.

– Әллә берәрсенә гашыйк булдыңмы? – дим.

– Әйе, теге кечерәк гәүдәлесенә. Бухгалтер икән...

– О-һо! Алай булгач, бай инде ул! Ә икенчесе кем?

– Анысы синең кебек – клуб директоры.

– Шәп икән!

– Ниме соң?..

– Нәрсә ни?..

– Әйдә, кер, анысы сиңа булыр.

– Юк, – мәйтәм, – мин өйләнгән кеше, килешмәс.

– Соң, алар да ялгыз түгелдер инде. Миңа дигәне ниндидер ишарәләр белән

өмет бирә бирүен.

– Калырга кушамы?

– Калып нишлисең инде анда? Тегесе карап ята бит.

– Анысы шулай...

– Безнең бүлмә ике кешелек, аларныкы да шулай...

– Алышыйк, дисеңме?

– Монда директор керер, ә мин – аның бүлмәсенә...

– Бар, әйтеп кара тегесенә!

Кабат кереп киттең. Ах, мин әйтәм, риза булмасалар гына ярар иде. Синеке

– матур матурын, ә миңа дигәненә – илле бишләр чамасыдыр. «Ташы»ң кызган,

нишләргә белмисең. Кызганам инде үзеңне. Ризалашсагыз, сөйләшеп кенә

утырырга карар кылдым.

Озак тормадың, кире килеп тә чыктың.

– Нәрсә, – мәйтәм, – эшләр пешми мәллә?

– Синеке карышып маташа. Үзең кереп юмалап чыкмыйсыңмы? – дисең.

– Әхмәт, син нәрсә, әби кешегә утыз биш яшьлек егет ялынырга тиешме?

– Юк инде кәнишне. Күзен дә йоммый, борылып та ятмый. Юрганыннан

тишек калдырып карап ята. Тукта әле, тагын кереп чыгыйм.

Шулчак кызлар бүлмәсенә атылдың да күп тә үтми кабат каршыма килеп бастың.

– Алмаз, сәгать ничә ул?

– Төнге бер.

– Шулай икән шул, дөрес икән. Тагын керим әле.

– Йөрмә инде, Әхмәт?!

– Минеке дигәне бит мөлдерәп карый...

Озак кына торганнан соң, инде шунда калдың бугай дип йокымсырап киткән

генә идем, синең аяк тавышлары үзебезнең бүлмәдә.

– Йокламыйсың ахрысы?

– Юк.

– Сәгать ничә?

– Ике.

– Минеке дә... ике, дисәң дә була. Нигә соң караңгы төшми? Мин бит

караңгы төшкәнне көтеп йөрим. Теге «директор киресе» һаман күзен йоммый.

– Әхмәт, Ленинградта «ак төннәр». Шундый чак.

Беркавым авызың ачып түшәмгә карап тордың да:

– Их, авылга кайтып, гади генә бер сыер савучы кызга өйләнсәм, хатыным

Герой соцтруда гына булса да, сөт кенә эчеп, бу язвылар булмас иде, – дип,

урын-җиреңне җәймичә, киенгән килеш караватыңа аудың.

Кызлар мәсьәләсендә юашрак идең ахрысы, Әхмәт. Үзең әйткәнчә, гел

уңышсыз килеп чыга бугай мәхәббәт маҗараларың.

– Әхмәт, ул ак төндә теге бухгалтер кыз белән эшләр уңдымы соң?

– Уңды, дисәң дә була... Алмаз дус, син беләсең бит инде, үзең дә гармунчы

кеше, клубларда тирләп-пешеп баянда уйнап утырасың кич буе. Яшьләр бииләр,

җырлыйлар, күңел ачалар да, кайтыр вакыт җитәрәк, дерт итеп урыннарыннан

кубалар. Һәм таралып та бетәләр. Утырып каласың баяныңны тотып. Караңгы

урамга чыгып, үзеңә яр эзләп кара, барысы да парлашып беткән була, ә син,

баяныңны тартып, өеңә атлыйсың.

Әй, гармун, гармун,

Яшьлек юлдашым,

Син йөрәгемдә

Сөю уяттың.

Моңланса минем

Кайгылы башым,

Җырларың белән

Мине юаттың.

Кем синең күңелеңә керә дә, кем сине аңлый. Гомерем буе баяным белән

сөйләшеп, серләшеп яшәдем инде. Бары тик ике яраткан кызны гына оныта

алмыйм. Мәктәптә укыганда ук булды аның беренчесе... Анысы да калды

күңелдә. Якты дөньядан бик иртә китте ул. Бик иртә...

Баяным белән ялгыз калам да уйга батам. Гел моңлы көйләр уйныйм. Моң

юата мине...

Елама, өзлегерсең, баяным,

Авыр чакта сиңа таяндым.

Безнең авыл тулы гармунчы иде бит, Алмаз дус. Дүрт абыем да хромкада теттерә,

каршыдагы йортта, янәшәдәге күршеләр – ярышып уйныйбыз. Әти әнине җырлата.

Алар миңа «уйнасын» дип куәт кенә биреп торалар иде. Аннан соң самоучитель

сатып алдым, грамотно уйнарга өйрәнер өчен. Радиодан Марс Макаровны

тыңлыйм, Рәфкать Гомәровны. Шулар кебек буласы килә, малай! Аларча уйнаган

булып шактый остардым. Бөтен авыл һәвәскәрләрен җырлатам. Җырчыларга

ничек уйнарга кирәген дә аңладым. Радиога колак белән ябышып, баянчыларның

Габдулла Рәхимкуловка, Зифа Басыйровага, Рәшит Ваһаповка, Таһир Якуповка,

Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага ничегрәк уйнаганнарын тыңладым.

Авыл малае булгач, табигать кочагында җилнең ничек искәнен, шаулаганын,

сызгырганын, чишмәләрнең ни төсле чылтырап акканын белеп, суының

тәмен татып үсәсең бит инде ул. Кояшның көлгәнен, айның сагышланганын,

йолдызларның җемелдәшкәннәрен күргән бала бит мин. Икмәк иккән, терлек

караган кеше; сандугач, тургай сайравына сокланган; адәм хәсрәтен, шатлыгын

уртаклаша торган йөрәгем бар.

Ул Фаянур сеңлемнең, Нәфига апамның игелекләрен гомергә онытасым

юк. Күршем Сабирҗан абыйның, колхоз рәисе булган Равил Әмин улының,

гомумән, туганнарымның, барлык авылдашларымның нинди гүзәл кешеләр

икәнен сөйләп бетерерлек түгел. Күңелем тула, күзләрем яшьләнә...

Эх, дускай, бер озаклап очрашып, рәхәтләнеп сөйләшергә җай табыйк әле.

Бетмәс бу дөнья мәшәкатьләре! Синең җырдагыча матур итеп яшисе килә!..

Сыерчыклы, сандугачлы,

Тургайлы һәм гармунлы,

Сагнам, сагнам ал кояшлы

Туган-үскән ягымны.

Ниһаять, очрашырга сүз куештык. Баянын да алып килергә куштым. Үзенә

көй язарга бер җыр тексты да әзерләгән идем.

Нинди көннәр килде безгә:

Сиблә нурлар өстебезгә,

Уңда дуслар, сулда дуслар –

Бүләк булсын бу җыр сезгә!

Мин онытылып шигыремне укыган вакытта Әхмәт яныма килеп баскан

булган.

– Каяле, каяле, – дип, җыр өчен язган текстны кулымнан алды да, уйнап,

җырлап та җибәрде.

Нинди көннәр килде безгә:

Сиблә нурлар өстебезгә...

............................................

Кәгазьгә карап, ахырына хәтле канатланып җырлады ул аны. Көен әллә

хәзер генә уйлап чыгарды шунда, әллә әзер көе бар идеме? Сорап тормадым.

Анысы әһәмиятле түгел – нәтиҗәсе әйбәт!

Әле һаман кул биреп күрешә алганыбыз юк, уйный да уйный. Икенче көйгә

тотынды – бергә эшләгәндә җырлап йөргән көйгә.

Күптән инде, күптән очрашкан юк,

Хәтерлимсең бергә чакларны?

Күңелләрдә йөргән татлы сагыш –

Шул чакларның моңлы ядкәре.

Мин дә кызып киттем.

– Әхмәт, әйдә, булгач булсын, тегесен дә сыздырыйк. Үзебезчә...

Уңда юллар, сулда юллар,

Юлларга кемнәр чыгар.

Таңда егет җырлап узса,

Кыз йөгреп каршы чыгар.

Әхмәт, җырның мәгънәсен кирегә борып: «Чыгар, бар!..» – дип тора.

Әхмәт, җырны бозып торма,

Чыгар да сугып егар.

– Куй әле баяныңны! Сөйләшик, искә төшерик бергә чакларны, үткәннәрне.

Хәтерлисеңме теге иртәнге биштә дворниклар өчен куйган концертны?

– Хәтерләмим, дисәң дә була... Рәхмәт сиңа, сүземне тыңладың.

– Ничек тыңламыйсың ди. Син бит ул – Син!

– Сөйлә үзең, мин шуны кырык тапкыр тыңларга әзер.

– Берзаман син миңа, Алмаз, сорарга да кыен инде, кәнишне, бармасаң да

үпкәләмим, – дисең.

Мин нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңламый торам. Аңлата башладың:

– Үзең беләсең, анда булганың бар, подселениеле фатирның бер бүлмәсендә

существую. Яшим, дисәң дә була.

– Әйе, беләм, күрдем, минәйтәм.

– Ул почмак миңа дворник булып урнашкан өчен бирелгән иде.

Аңлыйсыңдыр. Мин, кәнишне, урам себереп йөрмим, ләкин бәйрәмнәрдә

йортлар идарәсенең барлык мероприятиеләрендә уйнарга кирәк. Менә шуның

өчен бирделәр ул комнатны миңа. Акчасын кемдер ала инде аның, чурт с ним,

кирәкми – ләкин йокларга урын бар, – дидең.

– Әйе, нәкъ шулай.

– Менә шул комнатада яшәүне оправдать итү йөзеннән, «Кызыл почмак»та

дворникларга сәгать биштә концерт куярга кирәклеген әйттең. Мин ничек

каршы килим инде. Син миңа гомер буе булышып йөр дә... Әйттем, әбизәтелне

киләм, дидем. Куллар бирештек тә аерылыштык – икебез ике якка. Иллешәр

метр киттек микән, син миңа кычкырасың:

– Алмаз, туктале, әйтергә онытканмын, ул кичке биштә түгел, ялгыша

күрмә, иртәнге биштә, – дидең.

Нәрсә инде, вәгъдә биргән, иртәнге тек иртәнге...

Кичен иртәрәк ятып йокладым да иртән дүртенче яртыда хатынга сиздермичә

генә торып чыгып киттем. Шәһәр транспорты йөрми. Күк – болытлы, төн –

караңгы. Этләр кайтып беткән, мәчеләр генә йөри урамда. Кайсыдыр түбәдә

мәхәббәт куертып йөргәннәр, күрәсең. Ялгышып кына берәр транспорт куып

җитмәсме дип, артка карый-карый, син әйткән җиргә – автовокзалга төшеп

җиттем Совет мәйданыннан. Кайда икән инде бу домоуправление, дип, төнне

актарып йөри торгач, бер йорт артыннан син пышылдап кычкырасың:

– Алмаз, Алмаз, монда кил, монда... Юл буе уйлап килгән идем, мәйтәм,

кем булсын инде иртәнге сәгать биштә концерт карарга килүче. Син миңа

барышлый концертны ничек башлау өчен күрсәтмәләр биреп өлгердең.

– Хәзер керәбез, син, чишенеп, концерт кәчтүмеңне кия торырсың. Мин

сәхнәдә «Совет Армиясе маршы»н уйныйм. Минем уйнау сиңа күренеп

торачак. Син шул арада киенеп бетәргә тырыш. Мин дә сине күрәм, өлгермәсәң,

яңадан уйный башлыйм.

Шунда уйлап куйдым: «Ничек була икән инде бу – 8 нче Март – Хатынкызлар көнендә «Совет Армиясе маршы»н уйнау? Килешеп бетәр микән?..»

Ярар. Киендем. Сәхнәгә чыгуым булды, әллә кайлардан чиләкләр, көрәкләр,

ломнар ишелеп төште. Мин җырлап җибәрдем.

Дарите женщинам цветы,

Как символ поклонения...

..............................................

Менә шулай, начальниклар дворникларга бүләкләр өләшеп, бездән җыр

тәкъдим итеп, сәгать ярымлап бәйрәм тантанасы үткәрдек. Исеңә төштеме?

– Әйе, төште, дисәң дә була... Ну шәп чыкты ул концерт, әйеме?

– Кәнишне, безнең икәү бергә куйган концертның кайчан начар булганы

бар, Әхмәт дус?!

– Синең булышлык белән инде, Алмаз туган.

– Юк, уңыш – безнең бердәм булуда.

Шуннан соң өйгә кайтып яттым бит инде шәһәр транспортында. Трамвайтроллейбуслар йөри башлаган иде.

Берзаман хатын касыкка төртә:

– Тор, хөрәсән, йоклап ятасың, син бит Әхмәткә концерт куярга барырга

вәгъдә иткән идең, – ди.

– Концерттан кайттым бит инде, – мәйтәм.

– Алмаз дус, мин үземнең язмышымның музыка юнәлешендә китүенә

бик сөенәм. Музыка дөньясы мине милләтебезнең зур шәхесләре белән

очраштырды. Күңелемне баетты. Бергә эшләгән еллар да заяга үтмәде.

Син булмасаң, Ленинград хәтле Ленинградны күреп кайта алыр идемме?

Телевидениедә еш күренә башлавым да шул чорда. Син җырлаганда уйнавым

күп җырчыларны кызыктырды, аларны да аккомпаниатор буларак җырлатуга

каршы килмәдең, киресенчә, хуплый гына идең. Бер сүз белән әйткәндә, бик

шат, бик канәгать мин үземнең баянчы булып китүемә.

– Әхмәт, ә бит бәләкәй чагыңда табиб буласың килгән.

– Әйе шул. Мин, әниләргә ияреп, үләннәр җыярга ярата идем. Һәр үләннең

нинди авыруга каршы дәвалану өчен кулланылуын белеп үстем. Хәзер дә

берәр чир ябышса, аптекадан дару алырга ашыкмыйм, җыйган үләннәремнән

файдаланам. «Бакаларга» да операция ясаганым булды. Кайчак баян

ватылгалый. Аның да эчен актарып, кирәкле дәвалау чаралары үткәреп алам.

Менә әле баянның сулыш алу системасын төзәткәннән соң, бер җыр яздым.

Минем хыялымда яши иде күптән

Синең кебек чибәр яр табу.

Җиңә алмам кебек кыюсызлыгымны,

Дәвам итәр инде бу яну.

– Оныта алмыйсың икән шул син «икенчесен»...

– Аның белән укыганда таныштым. Тулай торакта күрдем мин ул кызны.

Безнең блокта тора иде. Ошаса ошый бит, нишләтәсең аны?.. Бик күңелемдә

калды. Исеме – Галиябану иде.

Таң әтәчләре кычкыра,

Әллә таң ата микән...

.......................................

Карарак кына, түгәрәк йөзле... Безнең аның белән саф мәхәббәт булды.

Яраткач шулай – кул тотышып йөри алсаң да, үзеңне бәхетле сизәсең. Кәнишне,

бер мәртәбә... Ни... Ярар, анысын кирәкми әйтергә...

«Мине көт!» – дим. «Ярар, көтәрмен», – диде. Укуын тәмамлады да

авылына кайтып китте, ә миңа тагын бер ел укыйсы калган иде. Бәлки, миңа

аны җибәрмәскә кирәк булгандыр?.. Нишлим соң, торыр өчен юньле җирем

дә юк, бандитлар белән янәшә яшим. Үзем дә, алай-болай була башласа, ягъни

ишекне ватып керсәләр, өченче этаж тәрәзәсеннән тышка бау асылындырып

калдыра идем бит, чыгып качарга.

Шулхәтле йөрәгем сызлады, кияүгә чыгуын ишеткәч. Тормышымның яме

калмады. Бу халәттә баяным юата иде.

Менә тагын көзләр җитте,

Менә тагын яфрак коела.

Салкын көзнең сары төсе

Сагыш сала, күңел боега.

Кайдан сине эзлим икән,

Кошлар белән китим микән?!

Иңнәремдә талмас җилкән,

Юлларымда сары чирәм.

Алмаз дус, сине дә сөйгән ярың армиядән көтеп алмаган түгелме соң?

– Шулай булды шул. Шуңа күрә мин синең ул чактагы хәлеңә керә беләм.

Кил син, кил син, үзең кил,

Яратам – шуны бел.

Кил син, кил син, үзең кил,

Әлегә соң түгел.

Әхмәт, хәтерлисеңме, безне, Тау Иле дигән авылда концерт куйгач, төн кунарга

балалар бакчасына урнаштырдылар. Анда Җыр һәм бию ансамбленнән Извил дә

бар иде, концерттан соң табын оештырдык. Мин кызыл шәраб бүләм, Извил, инде

аның тәмен күптәннән тоеп, иренен ялый. Ансамбльнең Япониядә концертлар куеп

кайткан чагы гына бу. Извил китәр алдыннан сиңа: «Әхмәт дус, әйт, Япониядән нәрсә

алып кайтыйм үзеңә», – дигән. Ул вакытларда ил буйлап чыра яндырып эзләсәң дә,

теш пастасы табар хәл юк чак. Тоткансың да әйткәнсең, булдыра алсаң, теш пастасы

алып кайт, дип. Ярар, дигән Извил. Менә кайтканнар болар. Мактана ди теге, егетләр,

Япониядән төсле телевизор апкайттым, килегез, бергәләп карап утырырбыз, янәсе.

Әйе, төсле телевизорлар да булганын ишеткәнебез бар, әмма күргән юк. Ну

Извил мактаныпмы-мактана ди. Үзе чокырындагы шәрабын авызына чөмәлтә

дә колбасага үрелә. Син, аның кулына сугып, колбасасын бәреп төшергәч:

– Кончай, Извил, телевизор турында сөйләргә. Син миңа теш пастасы алып

кайттыңмы? – дигәнсең.

Тегесе алып кайтмаган, күрәсең, әллә оныткан, үзенекен туглый:

– Мишәйт итмә әле, Әхмәт, сөйләп бетерим. Егетләр, парнуха күрсәтә

торган видик апкайттым. Сезнең андый нәрсәне гомерегездә дә күргәнегез юк.

Ә син яңадан Извилгә:

– Кончай парнуха! Син миңа теш пастасы апкайттыңмы?

– Әхмәт, дим, тыңлап бетер. Бөтен гаиләмә җитәрлек спортивкалар алдым.

Балаларга кечкенәдән алып үскәнчегә кадәрле – төрле размердан.

– Извил, не испытай терпение! Последний раз сорыйм, син миңа теш

пастасы апкайттыңмы?

– Юк, Әхмәт, онытканмын.

– Вәт, дус, дигән була. Мин сиңа иртәгә булачак концертта уйнамыйм. Теш

чистартылмаган – паста юк!..

Исеңә төштеме, болар, Әхмәт?

– Төште, дисәң дә була... Ну, менә, уйнамыйм дип әйткәнем хәтердә

калмаган.

– Да Извилне кызык иткәнсең син анда. Бетереп ыргыткансың, бөтен

Япун дифициты белән... Кстати, синең үз ишләреңне генә түгел, зур гына

кәнәфидә утырган дәрәҗәле җитәкчеләрне дә төп башына утыртканың булды.

Хәтерлисеңме?

– Геннадий Васильевичнымы?

– Әйе. Профком председателен.

– Ничек иде әле ул?

– Хәзер сөйлим, Әхмәт. Менә болай. Мин бу кызыкны төгәл беләм.

9 нчы Май – Җиңү көне иде. Клуб каршында, Бөек Ватан сугышында һәлак

булган төзүчеләргә куелган обелиск янында концерт куярга кирәк. Халык

күп, моңа хәтле уйнаган музыка тынып тора, һәр адым җаена чутланып

яңгыраган чекелдәү тавышына төзелештә эшләп дан казанган егетләр чыршы

ботакларыннан җыелган озын гирлянда чыгаралар. Аны обелиск постаментына

ипләп куйганнан соң, кызыл тасмасына язылган сүзләрне укырлык итеп

төзәткәләп алалар. Клуб баскычында – район җитәкчеләре, хезмәт батырлары.

Озакламый шуларның кайсысы булса да тантаналы доклад укый башлар. Аннан

соң – безнең концерт. Мин син килеп чыгарга тиешле клуб почмагына карыйм.

Нишләп күренми соң инде бу Әхмәт һаман, дип пошаманга төштем. Син килеп

җитмәсәң дә, вокаль-инструменталь ансамбль егетләре белән концерт куябыз

инде куюын. Ләкин син булсаң, тагын да яхшырак. Мин – бу бәйрәмгә җаваплы

кешеләрнең берсе – клуб директоры, чүтеки.

Юк, күренмәдең. Бөтен җырларымны син киләсе якка карап башкардым.

«День Победы»ны җырлаганда, Геннадий Васильевич та кушылып торды әле

янымда. Соңгы аккордны бирү белән:

– Кайда безнең Әхмәт? – дип сорап куйды.

– Кайдадыр монда, – дигән булдым.

– Күренү белән миңа керегез. Эштән куам мин аны! – ди.

– Мин ул көнне теге кызның кияүгә чыкканын ишеткән идем. Үземне үзем

кулга алалмыйча азапландым. Беләм, клуб янында бәйрәмдә уйныйсымны

да, үземнең кирәк булачагымны да. Сезне уңайсыз хәлгә калдырачагымны да

уйлыйм. Нәрсә әйтсәләр дә әйтерләр дип, соңга калып булса да килдем мин

ул көнне.

– Менә хәзер генә әйтәсең бит әле сәбәбен, бүген генә. Аннан соң Геннадий

Васильевич чакырды. Кердек бүлмәсенә. Торабыз ишек катында сүзсез. Мин әйтәм:

– Менә, Әхмәт!

– Күрәм. Әхмәт, син нигә эшкә йөрмисең? – ди. Тыныч кына сөйләшә

кебек үзе.

– Менә бит килдем, – дисең.

– Пожардан соңмы? – ди бу, җәелебрәк китеп. Нәрсәдер әйтеп бетерми, һаман

тыныч. Ручкасы белән өстәлгә шакылдата. Пауза. Көтәбез, тагын нәрсә әйтер?..

– Алмаз Наилович үзе өчен дә, синең өчен дә, башкалар өчен дә бәйрәмнең

башыннан ахырына кадәр берүзе пахал.

Мин сөйләшү, катлауланып, кире якка китмәсен дип әйтеп куйдым:

– Әйбәт баянист!

Геннадий Васильевич кызып китте.

– Яхшымы, начармы, ул турыда сүз бармый. Мин үзем дә беләм аның шәп

музыкант икәнен. Ләкин ул эшкә йөрми бит. Безгә андый кешенең нигә кирәге

бар, ә?..

Син дә кыза башладың.

– Дөресен әйткәндә, Геннадий Васильевич, синең урында эшләргә много

ума не надо. Монда любой кеше эшли ала, шул исәптән мин дә. Менә мин

сиңа хәзер баян алып киләм, шиш син анда уйный аласың...

– Әхмәт, эш бит анда түгел, теләсә нинди урында эшкә йөрергә кирәк! Понял!

 

ЯЗМАНЫҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА УРНАШТЫРЫЛГАН АРХИВТАН УКЫГЫЗ: “КУ” 9 (СЕНТЯБРЬ), 2017.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: